Шәһри Казан

Габдулла Тукай

Мәшһүр әдипләр - Тукай турында Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды... Шәхси тормыштан мәрхүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләренең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде. Фатих Әмирхан (1886-1926) * * * «Тукаев...

Мәшһүр әдипләр - Тукай турында
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды...
Шәхси тормыштан мәрхүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләренең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
Фатих Әмирхан (1886-1926)
* * *
«Тукаев үлде...» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде...
Тукайҗан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең һичбер вакытта да үләчәк түгелдер.
Сәгыйт Рәмиев (1880-1926)
* * *
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай.
Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.
Шәехзадә Бабич (1895-1919)
* * *
Тукай - үзенең шигърияте белән инкыйлабка кадәр килгән шагыйрьләр дөньясының атасы булып калачак.
Фәтхи Бурнаш (1898-1942)
* * *
Тукай - диңгез кебек тирән һәм катлаулы шагыйрь ул. Без аны тулысынча белеп җиткергәнебез юк әле.
Хәсән Туфан (1900-1981)
* * *
Минем буын язучыларга Тукай, билгеле, якынрак тора. Без туганда, Тукай үзе дә исән булган әле. Өч яшьтән үк без аны белеп, укып үстек. Тукай белән телебез ачылды, Тукай белән дөньяга күзебез ачылды. Безнең рухи дөньябызга иң тирән эз салучы да Тукай булды.
Әмирхан Еники (1909-2000)
* * *
Бүгенге көндә Габдулла Тукай күз алдыбызга үз заманының зур фикер иясе, кабатланмас талантка ия булган бөек шагыйрь, халык бәхете өчен еллар буена көрәшеп килгән үткен телле, батыр йөрәкле җәмәгать эшлеклесе булып килеп баса.
Гомәр Бәширов (1901-1999)
* * *
Сер түгел, Тукайга охшаш язмышлы язучыларны башка илләрдә, заманнарда һәм милләтләрдә дә табарга мөмкиндер. Ләкин Тукай шикелле үк булмас, чөнки ул «чакырылмаган кунактан да яманрак» булып күренгән заманга туры килүе белән дә аерылып тора. Ирексез милләтнең ирекле шагыйре булып яшәве, әлбәттә, икеләтә авыр.
Наҗар Нәҗми (1918-1999)

*
МОҢЛЫ ГӨЛ
Фатих КӘРИМ (1909-1945)
Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең.
Бу түбәнлек түгел, һич түгел,
Чөнки Тукай - халык моңнарының
Бакчасында тибрәп үскән гөл.

Реклама

*
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА
Әхмәт ФӘЙЗИ (1903-1958)
Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере, -
Тик син үзең халык йөрәгеннән.
Халык мәхәббәте - синең исемең,
Халык гомере - синең гомерең.

*
КАЧКЫН
Марат ЗАКИР
..Авыл халкы эзли чыккан:
- Кайда икән, кайда үгез?
Көтүеннән качкан бүген
Моңсу күзле кара үгез.

Сагыш иңгән җан иясе,
Таза муен, сынык мөгез -
Булса булыр япа-ялгыз
Тирә-юньдә мондый үгез.

Чаба! - Гүя баскан үгез
Җитез җилнең канатына! -
Каян сизгән, бахыр, диген:
Кичкә - ит комбинатына...

Болын буйлап чаба үгез.
Арттан килә вәкарь давыл:
Пычак сыман үткен дә ул,
Учак кебек кайнар да ул...

Туктап калды кинәт бахыр -
Карап-карап торды да ул,
Тезен чүкте бу нигәдер -
Тынды җилләр, тынды давыл...

Кызыл яулык болгый икән
Кызыл шәлле миләш кызы!
Карап тора үгез аңа -
Әйтерсең лә киңәш сорый.

*
Сынау
Харрас ӘЮП (1946-2008)
Тукайның өстәл тартмасында
Коръән белән револьвер сакланган.

Бер иңдәге ике фәрештә күк -
Бер тартмада Коръән, револьвер:
Бер үк җанны икәү сагалаган...
Мәрхәмәт бир, берүк, иман бир!

Револьверга кагылмаган шагыйрь...
Тик әле дә тора яңгырап:
Дошманына төбәп аткан сүзе
Кургаштан да булган саллырак.

Өметләре өзелеп калган чакта,
Ничә тапкыр кискен уй керде.
Тартма почмагына ятты шәүлә,
Бөгәрләнгән елан шикелле.

Кара еллар буган сулышыңны
Коръән генә ничек сакласын -
«Ходаң» үзе килеп тартса синең
Язмышыңның кара чакмасын?!

Бер үк җанны икәү сагалаган:
Йә сынасы син, йә чыдасы;
Кара нокта куясыдыр берсе,
Икенчесе - ясин чыгасы.

Баш бирмәде шагыйрь берсенә дә,
Кагылырга хәтта чирканды:
Китеп барды бер тартмага ябып
Револьверы белән Коръәнне...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: