Шәһри Казан

Гали Чокрый эзләре

«Мәдәни җомга» газетасы чыга башлап аякка гына басып килгән бер көннәрдә редакциягә Кайбыч районының Борындык авылыннан бер хат килеп төште. Әлеге хатны минем исемгә элекке укытучы, Борындык мәктәбендә озак еллар укыткан бер апа язган иде. Ул үзенең атаклы шагыйребез Гали Чокрый (1826-1889) нәселеннән булуын әйткән, Гали Чокрыйның кайчандыр Сарман төбәгендә...

«Мәдәни җомга» газетасы чыга башлап аякка гына басып килгән бер көннәрдә редакциягә Кайбыч районының Борындык авылыннан бер хат килеп төште. Әлеге хатны минем исемгә элекке укытучы, Борындык мәктәбендә озак еллар укыткан бер апа язган иде. Ул үзенең атаклы шагыйребез Гали Чокрый (1826-1889) нәселеннән булуын әйткән, Гали Чокрыйның кайчандыр Сарман төбәгендә мөгаллимлек иткәнлеген ачыклавын хәбәр иткән иде. «Сез бит Сарман ягыннан икәнсез, кайда, кайсы авылларда укытты икән ул, аның ул якта башка туганнары калмадымы икән?» - дип мөрәҗәгать иткән иде ул апа.
Аның миңа мондый хат юллавының сәбәбе минем Сарманнан булуыма гына бәйле түгелдер. Беренчедән, мин ул вакытта Кайбыч якташлар җәмгыятенә «Кайбычым - куанычым» исемле китап эшләп чыгаруда, әдәби киңәшче буларак, ярдәм иткән идем, икенчедән, «Мәдәни җомга» әдәби мирасыбызны барлауга зур игътибар бирә иде.
Менә шул хат килгәч, мин инде Сарманга шылтыраттым, анда яшәп иҗат итүче язучы-галим Дамир Гарифуллинга мөрәҗәгать иттем. Дамир абый Гарифуллинның китапларын укучылар беләләрдер: авыллар тарихын, аерым шәхесләрнең шәҗәрәләрен өйрәнүдә соңгы елларда аннан да күп эшләүче юк.
Менә шушы Дамир абый Гарифуллин, берникадәр вакыт үткәч, миңа хәбәр итә:
- Беләсеңме, мин Гали Чокрыйның эзенә төштем бит, - ди.
- Ничек? Чыннан да, безнең якларда мөгаллимлек иткәнмени?! - дим мин, гаҗәпләнеп.
- Әйе, атаклы шагыйребез Гали Чокрый синең туган авылың Каташ-Каранда, синең Әкмәлетдин бабаңның атасы Афзалетдин мулла мәдрәсәсендә укыткан, - ди Дамир абый.
Соңыннан ул моны, документлар белән раслап, матбугатта язып та чыкты.
Менә шундый хәлләр. Димәк, минем әткәмнең атасының атасы әдәбиятка бер дә битараф кеше булмаган, үз янына Гали Чокрый кебек зур шагыйрьләрне чакырган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: