Шәһри Казан

Галимнәр МИРАСны саклый

Рафаэль Миргасим улы ВӘЛИЕВ Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе. Ул мәдәният министрының беренче урынбасары булып ун ел хезмәт куйды. «Болгар» һәм «Зөя»не бөтендөнья мирасына кертергә нигез барлыгы Рафаэль Вәлиев тарафыннан язылган...

Рафаэль Вәлиев университетта «Охрана культурного наследия», «Нумизматика», «История культуры РТ» дигән фәннәрне укыта. Без проректор белән аның укыту эшчәнлеге хакында сөйләштек.
- Рафаэль әфәнде, Сезнең уку йортында ел саен нинди дә булса яңалыклар булып тора. Сүзебезне дә әнә шулардан башлыйк әле. Быел университетка күпме студент кабул ителде?
- Бездә сигез факультет бар. Аларга өч йөздән артык кеше алдык. Быелдан полиграфия һәм нәшрият эшләре буенча белгечләр әзерли башладык. Шулай ук кино операторлары һәм уйналмый торган телевидеофильм режиссерлары да әзерләячәкбез.
- Сезнең галимнәр барына да өлгерә. Үзегез дә мәдәни мирасны саклау юнәлешендә шактый эш башкарасыз. Сезнең уку йорты укытучыларының күп кенә фәнни эшләр белән шөгыльләнүен беләбез.
- Әйе, быел гына безнең университет тарафыннан уналты конференция үткәрелгән. Шулар арасында Бөтенроссия күләмендә узганнары да бар. Күпләрне кызыксындырганы «Җәмәгатьчелек элемтәләре һәм реклама» дигәне булды. Анда Россиянең БДБ илләреннән һәм Франция уку йортлары вәкилләре катнашты. Шулай ук «Казан Кремле» тыюлыгы музее белән берлектә мәдәни мирасны саклауның актуаль проблемалары турында конференция үткәрдек. Бирегә 21 илдән яшьләр килде. Быел октябрь ахырында яшьләрне бөтендөнья мәдәни мирасын саклау юнәлешенә тарту буенча конференция үтәчәк. Быел октябрь башында Санкт-Петербург дәүләт университеты белән берлектә күренекле тарихчы Лев Гумилевның йөз еллыгына багышланган конференция оештырырга җыенабыз.
- Сезнең университетны тәмамлаучылар өчен укуларын дәвам итәргә нинди мөмкинлекләр бар?
- Бездә җиде аспирантура һәм ассистентура эшли. Соңгы вакытта студентлар алар белән кызыксына башлады. Без «Университетның иң яхшы аспиранты» дигән конкурс та үткәрәбез. Аспирантларның фәнни эшләреннән торган «Вестник университета культуры и искусства» журналы чыгарабыз. Анда аспирантларның фәнни мәкаләләре урын ала. Хореография буенча да аспирантура ачарга уйлыйбыз, чөнки бездә хореография укытыла башлауга тиздән кырык ел тула.
- Бүген сездә белем алган биючеләрне төрле ансамбльләрдә күрергә була. Ел әйләнәсендә университетта да студентлар катнашында төрле мәдәни чаралар үтә...
- Әйе, ул мәдәни чараларда бездә укып, хәзерге вакытта филармониядә, җыр һәм бию ансамблендә эшләүче яшьләр катнаша. Быел заманында бездә укыткан күренекле хореограф Фәйзи Гаскәровның йөз еллыгы һәм танылган бию остасы Гай Таһировның 105 еллыгы уңаеннан биюләр китабы чыгарырга җыенабыз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: