Шәһри Казан

Галәм күргәзмәсе Гиннессның рекордлар китабына кергән?!

Ул продюсер да, астроном да, хәтта ки киләчәгеңне йолдызларга карап, фал ачкандай әйтеп бирүче астролог та түгел. Иллә мәгәр архитектор, Татарстанның халык рәссамы (2009), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2005), Россия Сәнгать академиясенең академигы (2012), Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы (2008), Халыкара меценатлык академиясе академигы (2011) Ильяс Сайяр улы АЙДАРОВ...

Реклама

Чөнки берәүләр аны Алла Пугачева, Лев Лещенко, Валерий Леонтьев, Филипп Киркоров, Владимир Винокур, Кристина Орбакайте, Вячеслав Добрынин, кече Пресняков, Звездинский, Овсиенко (һ.б.) кебек Россия эстрадасы күгендәге йолдызларның портретларын эшләүче мәшһүр рәссам буларак телгә алганда, икенчеләре, сүз дә юк, галәми фикер иясе Ильяс Айдаровның Халыкара космик станциясе бортында узган тиңе булмаган күргәзмәләрен искә төшерәчәк. Рәссам нәкъ менә шуның өчен Гиннессның рекордлар китабына (Россия бүлекчәсе) кертелә дә инде. Йә, моңа кадәр кайсы рәссамның башына килгән нәрсә әле бу? Гафу итәсез - юк. Хәер, бөтен кешенең дә танышлары арасында очучы-космонавт (Юрий Маленченко белән Сергей Залётин) булырга димәгән анысы. Ни булса да, ул - Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз Ильяс Айдаров үз дигәненә ирешә. Беренче карашка акылга сыймаслык тоелган әлеге проектын үзе туып үскән Казанның 1000 еллыгына багышлый рәссам. Шулай итеп, Казан күренешләре, Казан мәчетләре (тора-бара аңа Лондон, Париж, Прага, Мәскәү һәм Санкт-Петербург күренешләре дә өстәлә) галәмне иңләп кайта. Әле күптән түгел генә Г.Тукайның әдәби музеенда рәссамның шул циклдагы 30га якын эшен эченә алган «Иске Казан күренешләре» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Архитектор буларак, мәһабәт биналарны ул, бөтен купшылыгы-нәзакәтлелеге белән, ташка баскан кебек итеп, күз алдыбызга китереп бастыра. Зур сабырлык, төгәллек таләп итә торган эшләр бу. «Оригиналь алымда башкарылган, үзенә генә хас-индивидуаль язу стиле бар», - зур-зур бәйгеләрдә әнә шундый аерым бәя бирелә аның эшләренә. Рәссамның иҗатын күздән кичерәсең дә архитектураны шигърият белән чагыштыруның никадәр дөрес булуына инанасың. Кем ничек күрә бит. Әйтик, әнә рәссам Булат Гильванов: «Бу эшләрдә бербөтен моң ишеттем. Эчке аңлавым белән әлеге көйнең тәңгәл килүеннән ләззәтләндем», - ди. Шәһәр пейзажлары белән беррәттән, рәссам Г.Тукай темасына да кагыла. «Тукай әкиятләре», «Мотыйгулла Төхвәтуллин портреты» һәм М.Төхвәтуллинның улы, бер үк вакытта Г.Тукайның иҗатында һәм шәхси тормышында зур роль уйнаган «Камил Мотыйгый портреты» тамашачыга беренче тапкыр күрсәтелде. Рәссам Ильяс Айдаровның әлеге нәселнең дәвамчысы, Җаек шәһәренең Кызыл мәчете имамы Мотыйгулла Төхвәтуллинның (1845-1920) оныкчыгы, мәшһүр җырчы Галия Кайбицкаяның (1906-1993), татар театрының мәшһүр артисты Ситдыйк Айдаровның (1895-1938) оныгы булу бу эшләргә аерым мәгънә, үзенә бер төсмер бирә. Тамашачы авторга куйган таләп рәссам буларак кына түгел, ә зыялы нәсел дәвамчысы буларак та бермә-бер арта. Ул аңа ниндидер җаваплылык йөкли дә йөкли кебек. Ачылышта сүз алган күп кенә зыялылар уй-фикерләре белән уртаклаштылар, кызыклы гына тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.Үзара аралашканда да, сүз үзеннән-үзе югары сәнгать, аның мөмкинлекләре, рухи чыганакларына барып тоташты. Россия Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Фиринат Халиков исә: «Ильяс Айдаровның эшләрен карыйм да аннан өйрәнәсе килә...» - дип тә юкка гына әйтмәгәндер. Чөнки күренеп тора: фальшны өнәмәгән үтә күренмәле акварельгә дә, графикага да тел-теш тидерерлек түгел. Ильяс Айдаровның шатлыгын уртаклашучылар арасында рәссамның әнисе Люция Хөсәен кызы Айдарова да бар иде.
Очрашуны Г.Тукай исемендәге әдәби музей директоры шагыйрь Рәмис Аймәт алып барды. (Рәссам белән әңгәмә киләсе саннарның берсендә биреләчәк.)
Күргәзмә 2 апрельгә кадәр эшли.
Үз татарыбызны үзебез күтәрик
Әзһәр ШАКИРОВ, Г.Камал театры артисты, Татарстанның һәм РФнең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе: «Мәскәүдән безгә кунак килгән икән, монда рәхмәт әйтми һич мөмкин түгел. Беләсезме ни өчен? Әгәр дә без үзебезнең халкыбызга хезмәт итә торган кешеләрне күтәрмәсәк- зурламасак, сүз дә юк, үзебезнең милләтебезне үстерә алмаячакбыз. Тукай музее, Ильяс әфәнденең эшләрен дә куйгач, борынгы Казанны күз алдына китерер өчен иң кулай урын дип уйлыйм. Вакытлар үтәр, бәлкем, шәһәр дә булмас, ләкин менә мондый сәнгать әсәрләре алар мәңгелеккә калачаклар. Күргәзмәне карагач, күңелдә җылылык, мәхәббәт, үзебезнең тамырларыбызга булган ифрат зур хөрмәт хисе калды».
Бу панорамада Мәрҗани, Г.Кайбицкая яшәгән йортлар да булса икән...
Рабит БАТУЛЛА, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты: «Сезнең каршыда күргәзмәнең үзәген тәшкил итүче өч портрет. Бу нәселдәнлекнең бер исбаты булып тора. Ильяс әфәнде ул - иң кечкенә Төхвәтуллиннарның, Айдаровларның берсе. Нәсел алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз. Кызганыч, «Иске Казан» дигәч, без 200 ел элек салынган биналарны рәсемнәрдә генә күрәбез. Чөнки иске Казан җимерелеп беткән, таш өстендә таш калдырылмаган. Берничә бина гына басып тора. Аларының да өске катлары нигезләренә соңыннан җиткерелгән дип беләбез. Иске биналар мәңгелек икәнне белгертер өчендер, күрәсең, Ильяс әфәнде вакыйгаларны элеккеге заманда сурәтли: әнә фаэтон килеп туктаган яки анда муллалар сөйләшеп тора, полицейский, шул чордагы киемнәрдәге дама, малай... Бу безне, биналарны 200 елга артка - кирегә кайтара. Мине иң сокландырганы Камил Мотыйгыйның портреты булды. Без, рәсем сәнгатендә суда йөзгән балык кебек йөзмәгән кешеләр, гадәттә портретны, охшаганмы-юкмы, дип тикшерәбез. Тышкы охшашлыгыннан битәр, әле аның рухы да күренеп тора. (Аның зыялылыгы, укымышлылыгы йөзендә. Күп телләр белгәнлеге, укытучы артист, профессиональ җырчы, көрәшче булганлыгы да мәгълүм. Шул ук вакытта ул азанчы да...) Университетны тәмамлаганнан соң, башына чалма урап, фрактан кайта ул...
Тагын шуны әйтәсем килә: Галия Кайбицкая күп еллар бүгенге Профсоюз урамы буйлап урнашкан почмак йортта яши. Аның тәрәзәләре исән. Тинчуринны шуннан алып чыгып китеп аталар. Анда Заһидә Тинчурина яшәгән. Ул йорт исән, ул тәрәзәләр исән. Сүтеп ташлаганчы, аларны алып калырга кирәк. Аннан Каюм Насыйри урамында мулла йорты, Мәрҗанинең йорты бар. Нариман урамында Г.Камал йорты тора - менә мин шушы панорамада аларны да күрергә теләр идем».
Ул Тукайлар заманындагы рухны өйрәнгән
Ренат МӨХӘММӘДИЕВ, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күп санлы халыкара премияләр лауреаты: «Ильяс Айдаров иҗаты турында мин һәвәскәр буларак кына сөйләшә алам. Әмма шул ук вакытта мин, аның иҗатын тулаем оригиналларында күргән кеше буларак, арагызда иң бәхетле кешедер. Ильяс Айдаровның остаханәләрендә булып, анда икәүдән-икәү генә дөнья хәлләре, татар халкының үткәне һәм бүгенгесе хакында күп тапкырлар сөйләшкәнем булды. Безнең уртак эшләребез дә бар. Ул мин җитәкләгән «Татар дөньясы» газетасында даими рәвештә үзенең рәсемнәре белән катнашып килә. Һәм мин җитәкләгән «Талант» Мәскәү нәшрият йортында чыгучы китапларны бизәүдә дә зур роль уйный. Гомумән, Ильяс Айдаров дигән рәссамны бу бинада күрсәтелгән рәсемнәр белән генә бәяләү бик авыр. Аның иҗаты искиткеч зур. Ул, Франциядә булсын, Нью-Йоркта һәм бик күп Көнчыгыш илләрендә булсын, үзенең портретлары белән билгеле рәссам. Бездә кайвакытта: «Ул үз телендә чиста сөйләшми, ул кеше милләтеннән аерылган», - дип тә бәяләп җибәрә торган гадәт бар. Ләкин И.Айдаровның милли рухының тирәнлегенә мин күргән саен сокланып туймыйм. Ул безнең моннан 200-150-100 ел элеккеге тарихыбызны бик күп тарихчыларыбыздан да яхшырак белә кебек тоела миңа. Чөнки ул менә шушы Тукайлар, Мотыйгулла хәзрәтләр заманындагы рухны өйрәнгән. Ильяс Айдаровның Уральск шәһәрендә Тукайга багышланган махсус күргәзмәсе бүгенге көндә дә эшләп килә. Ялгышмасам, Кайбычта Галия Кайбицкая музеенда да бар эшләре. Ильяс Айдаров, чын мәгънәсендә, Россиядә иң киң билгеле булган татар рәссамы. Шуңа күрә, Ильяс Айдаровның Татарстанга, Казанга тартылуы тиешенчә бәяләнергә тиеш. Аның эшләрен зуррак галереяләрдә тулаем бер күрәсем килә».
Рәссам 1956 елда Казанда архитектор, Россия Архитектура һәм төзелеш ФАнең мөхбир-әгъзасы, архитектура фәннәре докторы, профессор Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров гаиләсендә туа.
1980 елда Мәскәү архитектура институтын тәмамлый.
1983 елдан - СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: