Шәһри Казан

Гармун, курай кирәк әле

Бүгенге көндә халык уен коралларын ничек популярлаштырырга? Мәдәният министрлыгында әнә шул хакта сөйләшү узды. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, популярлаштыруның юллары төрле.

Шуларның берсе - музыка мәктәпләре. Әлеге үзәк хезмәткәре Фәридә Кислякова чыгышыннан күренгәнчә, гармунны популярлаштыру максатыннан, республикада Ф.Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе, «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме үткәрелә. Уйнарга өйрәнүчеләр өчен җыентыклар чыгарыла. Киләчәктә дисклар чыгару, остаханәләр үткәрү күздә тотыла.
Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов үзен борчыган мәсьәләләргә тукталды. «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәм кысаларында узганга күрә кечерәеп кала. Шуңа күрә аны аерым үткәрергә тәкъдим итте. «Бездә курайга әһәмият бирелми. Башкортстанда курайчылар конкурсында җиңүчеләргә машина бирелә. Курайчыга һәйкәл дә куйганнар. Бездә аның моңнары радио-телевидениедән сирәк яңгырый. Күренекле курайчы Ифрат Хисамов исемен дә онытып барабыз», - дип белдерде ул.
Музыка мәктәбе укытучылары яшьләр арасында әлеге уен коралында өйрәнергә теләүчеләр аз булуын әйтте. Бүгенге көндә балаларны өйрәтү өчен иң яхшы курай заманында Ифрат абый ясаганы булуын да искә төшерделәр.
Мамадыш районының Кече Кирмән авылы мәктәбендә гармунчылар һәм курайчылар ансамбле оештырган Фарил Дулмиев та үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның балаларда уен коралларына мәхәббәт тәрбияләве эзсез калмаган. Ул җитәкләгән ансамбль чит өлкәләргә фестивальләргә барып та республиканың йөзен билгели.
Әлмәт районы Миннебай авылы «Яшь күңелләр» ансамбле җитәкчесе Әсхәт Мотыйгуллин гармуннар төзәтү белән бергә кубызлар да ясый икән. Ул үзенең иҗат җимешен биредә катнашучыларга да тәкъдим итте. Казанның 20 нче музыка мәктәбе директоры Рафаэль Гайзетдинов бүген үзе курайлар ясый башлаган. Ул бу уен коралын чаңгы таягыннан ясарга ярамаганлыгын да әйтте. Чөнки аның составындагы титан сәламәтлек өчен зыянлы икән. «Башкортлардагы кебек безнең үз кураебыз булырга тиеш. Без анда уйнау серләренә мәктәптә үк өйрәтик», - дип, үзенең теләкләрен дә белдерде педагог.
Урман аръягы бистәсендәге гармунчылар ансамбле җитәкчесе Дилүс Мәҗитов авылларда гармун моңнары яңгырамавына җаны әрнеп сөйләде. Шәһәрдә гармун төзәтер кеше булмавы да борчый икән аны. Ә инде тальян гармун ясаучы бөтенләй юк.
Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин курайдан башка безнең халыкның думбра, гөслә, саз, мандолина кебек уен кораллары барлыгын да искә төшерде. Мандолина шәһәребезнең 23 нче музыка мәктәбендә генә укытыла икән. Ул теләгән балаларны гармунда нотасыз гына тизләтелгән алым нигезендә укытырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты, чөнки музыка мәктәпләрендә балалар сольфеджио фәнен яратмый.
Казан федераль университеты профессоры Рәгъде Халитов сорнай, саз һ.б. уен коралларын эшләп чыгарып, милли оркестрлар төзү турында уйланырга кирәклеген әйтте. «Безгә музыка коралларын аякка бастыру, аларны төзекләндерү кирәк», - диде ул.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, безнең күңелләрне юаткан курай, гармун ише уен коралларының кирәклеген исбатлады.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: