Шәһри Казан

Гармунсыз яши алмый ул

Адәм баласының язмышы туганда ук маңгаена языла, дигәннәре хактыр ул. Балачактан ук Рамилнең гармунга хирыслыгын күргән күрше-күлән дә аны бары тик сәхнә кешесе итеп күз алдына китергәндер. Аның әтисе Хисаметдин дә, ветеринар булуына карамастан, яшьтән үк мәҗлесләрдә гармун уйнап, авылдашларын үзенә каратып тотарга яраткан бит.

Реклама

4-5 яшьләрендә үк әтисеннән гармун уйнау серләренә өйрәнгән малайны башта Стәрлебаш районындагы музыка мәктәбенең баян классына бирәләр. Ә инде 11 нче сыйныфтан соң ул бөтенләй башка юлны сайлый. Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең физика-математика факультетында белем ала. Әлеге уку йортындагы «Нәүрүз» ансамблендә җырлый, аннары Башкортстан сәнгать осталары белән бергә концертлар куеп йөри.
Бервакыт Рамилнең әтисе шифаханәгә ялга баргач, Миңгол Галиев белән танышып кайта. Миңгол абый егетне шунда ук үз янына чакыртып китерә дә, аның тавышын тыңлап карый. Шулай итеп җырчы-педагогның хәер-фатихасы белән Казанга килә. Хәер, барыбер мәркәзебез үзенә тартыр иде Рамилне. Биредә сәхнә кешесенә үсәргә мөмкинлек бар, дип саный ул. Ә инде Казанга килүгә үзләренең фатирына сыендырган Миңгол абый белән Фәния апага һәрвакыт рәхмәтле егет. Бүгенге көндә Рамил Гүзәл Әхмәтова, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек яшь башкаручыларны үзенең гармун моңнарына кушылып җырлата.
«Педагогия академиясендә укыган елларыңны заяга узган дип санамыйсыңмы?» - дип соравыма каршы Рамил: «Юк, минем анда алган белемнәрем беркайчан да юкка чыкмас. Физика көндәлек тормышта гел кирәк бит ул. Ә гармунсыз яши алмыйм мин», - дип җавап бирде.
Рамил Исмәгыйлев сәхнәдә өчәр сәгать баян күтәреп уйнап кына тормый, үзе дә җырлый. Буш вакытларында ул йорт җиһазлары ясау белән дә шөгыльләнә, туйларда катнаша. Читтән торып Казан дәүләт федераль университетының филология һәм сәнгать факультетында белем ала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: