Шәһри Казан

Гашек рәссамнарны үз итә

«Бөгелмәгә картада урын аз булса да, минем йөрәгемдә аңа урын күп», - дигән заманында чех язучысы Ярослав Гашек. Юкка әйтмәгән. Россиядә уздырган 10 ел аралыгында биредә нибары ике ай ярым гына яшәп калса да, үз иленә кайткач, 9 хикәясен әлеге шәһәргә багышлап, махсус «Бөгелмә хикәяләре» циклына берләштергән ул.

Бөгелмәлеләр дә җавапсыз калмаган, 1966 елдан бирле биредә Россиядә бердәнбер булган Я.Гашек музее эшләп килә.
Узган ел тууына 130 ел тулуы билгеләп үтелгән язучының сынлы сәнгатькә мөнәсәбәте тәгаен генә билгеле түгел. Әмма аның дуслары арасында иҗат әһелләре, шул исәптән рәссамнар да күп булуы мәгълүм. Шуңа да, Я.Гашек сынлы сәнгатьнең дә бәһасен белгәндер, диясе килә. Музейда рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен уздыру - дистә еллар дәвамында килә торган матур традицияләрнең берсе. Узган елны гына алсак та, оештырылган 15 күргәзмәнең 6сы музей фондларыннан булса, калганы рәссамнар өлешенә тия.
- Без, гадәттә, яшь рәссамнарны чакырырга, аларның тәүге күргәзмәләрен эшләргә тырышабыз, ягъни без рәссамга старт мәйданы бирү ягында. Бу безнең үзебезгә дә кызык. Күпмедер вакыттан без аны тагын чакырабыз, әмма ул чагында инде аларның кайберләре: «Сездә урын тар», - дияргә дә мөмкин. Бу инде аның үсүе. Без моңа, билгеле, үпкәләмибез, - ди музей директоры Светлана Владимировна Бенковская.
Авторлар төрле, әмма барлый башласаң, аларның һәркайсы тамашачы күңелендә истә калуы, үз урынын алуы бәхәссез. Моны теләкләр-тәкъдимнәр кенәгәсе дә дәлилләп тора. Узган ел, әйтик, Лениногорск шәһәреннән шагыйрь-рәссам Н.Горюнова-Стороженконың «Сүз һәм образ»; Татарстанның халык рәссамы О.Кульпинның Җиңүнең 68 еллыгына багышланган «Туган йорт бусагасы»; В.Чихановның «Туган як»; «Степановларның иҗади дуэты» (ирле-хатынлы рәссамнар) кебек күргәзмәләр аеруча җылы тәэсир калдырган.
Музейдан бәйрәм көннәрендә дә кеше өзелмәде, чөнки биредә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Дамир Хафизов күргәзмәсе ачылды. Үзенең туган ягы Чатыр таулы Азнакай табигатенә мәдхия җырлаган авторның иҗаты бигрәк тә сәнгать мәктәбе укучыларында зур кызыксыну уятты. Алар, һәр эш янында туктап, әйтерсең үзләренчә осталык дәресе уза иде. Кунаклар һәм чыгыш ясаучылар арасында танылган рәссамнар Камил Акманов, Рабига Круглякова, Фәрит Газизуллин, Владимир Степанов, кылкаләм остасының кайчандыр Лениногорск сәнгать училищесында бергә укыган сабакташлары, бүген инде Лениногорск сәнгать училищесының сынлы сәнгать һәм графика бүлеген җитәкләүче Риана Әхмәтвәлиева белән Лениногорск сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Галләмованың булуы тантанага үзгә бер бөтенлек, ниндидер гаилә җылысы бирә иде.
- Дамир безнең өчен ачыш булды. Ул, ниндидер көтелмәгән агым булып, гел искәрмәгән яктан килеп кушылды рәссамнарга. Аз гына вакыт эчендә без аны кеше буларак та, рәссам буларак та үз иттек. Иң мөһиме - ул эш күрсәтте. Бу аның, әлбәттә, беренче генә күргәзмәсе түгел, әмма ТР рәссамнары белән берлектә узган беренче күргәзмәсеннән үк ул «Чатыртау» күренеше белән «Зур Идел»гә үтте. Афәрин! - ди аның турында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Акманов.
Мондый очрашуларга буш кул йөрергә гадәтләнмәгән Рабига ханым бу юлы да рәссамга бүләккә кылкаләм алып килгән. Яңа эшләргә сәбәп булсын ул! Яңа төсләр, яңа гамьнәр алып килсен рәссамга!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: