Шәһри Казан

«Гашыйклар көймәсе» дулкынында

Ирле-хатынлы рәссамнар Руслан Латыйпов белән Гөлнара Галиуллинаның Кремльнең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ай дәвамында үзе бер унисон булып «яңгыраган» күргәзмәләре тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Нигездә, парлы-парлы сыннардан торган экспозициянең гармония, мәхәббәт хисләре белән сугарылуы бәхәссез. Яз башы белән старт алган «Гашыйклар көймәсе»нә (күргәзмә шулай атала) алга таба да җил гел уңай килеп...

Реклама

Табигать сулышын тоеп
Аларның моннан 6-7 ел элек, болгавыр шәһәр тормышыннан арынып, Аккош күле буенда яшәгән вакытларын еш искә алабыз. Урман эчендә алпавыт утары кебек утырган ул йортта кемнәр генә булмагандыр: депутатлар, язучылар, Мәскәү кунаклары, дусларының танышлары дигәндәй. Руслан Латыйпов һәм Гөлнара Галиуллина кулы белән иҗат ителгән һәр нәрсәне - серле панноларны да, нигезендә геометрия яткан сыннарны да һәркем: «Гаҗәп!» - дип хәйран калып карады ул чакларда. Монда табигый сәләт, гакыл көче, тырышлык, иҗади эзләнүдән гайре, табигать белән бергә уяну, аның рухын, сулышын тоеп яшәү, урман шавына, лепердәгән яфракларның сүзенә колак салу, андагы сафлык та үзенекен итми калмагандыр. Тора-бара табигать белән бербөтен булып яшәүнең серләре күзгә күренеп үзен сиздереп, искәртеп тора үзләренә. Урманга керүгә, берни булмагандай, аяк очында еланнар шуышуы да, яраланган керпенең, сине генә көткәндәй, аякка уралып йөрүе дә табигый нәрсә кебек тоела башлый. Иң кызыгы шунда: чакмыйлар да, курыкмыйлар да. Ә берсендә, өлешчә әзер эшләрен кояшта кипсен дип тышка чыгаргач, куып китергән кебек, әйләнә-тирәдәге бар булган күбәләк, көтүе белән чикерткә шул сынга килмәсенме!.. Шул мизгелдә, әлеге тере матурлыкны куркытмас өчен, тораташ булып катып калудан башка чара калмый рәссамнарга. Берсендә (монысына үзем шаһит) Гөлнараның: «Менә болары ике канатың булыр», - дип, чираттагы сынның эшен төгәлләп куюга, бер кош тышкы яктан әле бер, әле икенче тәрәзәгә түше белән килеп бәрелеп, аһ иттерде. Керә алмагач, бөтенләй икенче яктагы тәрәзәгә «һөҗүм» итеп карады. 15-20 минут эчендә шул рәвешле берничә тапкыр талпынды кошчык. Матурлыкны җаны белән тоеп, эчкә керәсе килүе булдымы, әллә үзе кебек үк камил затка җаны да жәл түгел идеме икән аның?!.
* * *
Гөлнара Галиуллина- КДПИның мехматын, Руслан Латыйпов исә Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә бу иҗади пар берсен-берсе тулыландырып эш итә. Гөлнара, булачак сыннарны әвәләп, аларга форма биреп, образлар тудырса, Руслан шуларны материалга күчерә. Шунысы кызык, эш барышында зиһенен «тугарып», бары кулларына гына ирек куюын гел әйтә килә Гөлнара. «Нәрсә килеп чыгасын тәгаен генә үзем дә белмим. Кулымны ниндидер илаһи көч үзе йөртә. Кайчагында әвәләнгән форманы, ни өчен шулай кирәклеген белештермичә, пычак белән икегә ярам. Нигә шулай эшләгәнемне соңыннан гына күрәм. Миңа кирәкле әйбер шунда яшеренгән була», - ди ул. Ягъни сынчы үзе күзаллаган сынны турыдан-туры ясарга тотынмый, ул, билгеле бер форманы трансформацияләп 40ка төрләндереп, үзгәртеп ясый торгач «килеп чыгалар». Аларның һич көтмәгән-уйламаган яктан пәйда булуларына ул үзе дә хәйран кала күп вакыт. Әйтик, әнә парлы песиләре баштарак мәлдә нәкъ Мисырның саклану символы булып саналган кондызга охшаган булалар. Шуларның эчен алып әвәли торгач, күзгә күренеп песи кыяфәтенә керә алар. Шул рәвешле, тагын бер яңа әйбер килеп чыкканчы, форманы гел үзгәртеп тора. Үз-үзеңә: «Җитте, тукта!» - дигән әмерне бирү вакытын да эчке тоемлау үзе сизә, күрәсең. Менә шулай, җан кушканча эшли рәссам. Һәм иҗатчыга бу бик мөһим, ди ул.
Шул ук вакытта алар һәркайсы үз алдына, мөстәкыйль рәвештә дә, төрле юнәлештә иҗат итәрдәй рәссамнар. Руслан иҗатының башлангыч чорында картиналар эшләде. Чаллыда, Казанда, Азнакайда һәм Бөгелмәдә шәхси күргәзмәләр уздырган, күмәк күргәзмәләрдә катнашкан рәссам. Дизайнер эше - иҗатының икенче юнәлеше. Ул монда да стильләштерелгән әллә нинди образлар уйлап таба тора. Гөлнара ханым исә - журналистика өлкәсендә дә, костюмнар бәйгесендә дә, фитодизайнда да үзен сынап караган, заманында призлы урыннар яулаган иҗатчы. Инде күргәзмәдән соң үз-үзләренә бераз булса да ял биргәннәрдер дисәм... Чәчелеп эшләп ятулары. Зилә Вәлиева, «Эрмитаж-Казан» үзәгенең җитәкчесе, сәнгать белгече Ольга Пиульская белән якыннан аралашу, аларның игътибарын тою тагын да канатландырып җибәргән булса кирәк. Руслан да, компьютерына чумып, яңа проект өстендә эшли. Гөлнара ханым инде икенче эшен төгәлли. Максаты - хатын-кыз сынын төрле кимәлдә күрсәтү. Моңа кадәр парлы сыннар булса, хәзер 1 саны белән эш итәчәк икән. Һәркем үзалдына иҗат итәр күк. «Руслан күбрәк рәсем сәнгатенә, дизайнер эшенә игътибар бирәчәк, ә мин сыннар белән мәшгуль булачакмын. Хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны, роле - менә шул фикер алга чыгачак. Хатын-кызларның нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә тиешмен», - ди ул, сигезле рәвешендәге, галәмгә күкрәкләрен ачкан хатын-кыз сынын кулына алып. Бусы да әле икегә ярылачак икән. Үзгәрәчәк, димәк. Каты чималдан җиңеллек, динамика күрсәтү нияте белән яна сынчы бүген. Шуңа күрә дә биючеләр шәкеленә тукталган. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип, аларның һәр икесеннән яңа эшләр көтик.
«Гашыйклар көймәсе» гадәти проект түгел
Күргәзмәне ачканда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева рәссамнар, күргәзмә белән таныштырып, «Гашыйклар көймәсе»нең гадәти проект булмавына басым ясаган иде.
- Бәлкем, әле бу күргәзмә заманча сәнгатьне Кремльдә активрак тәкъдим итә башлауга нигез дә салыр. Безнең Кремльдә чын-чынлап классик әсәрләр бар. Алар тирәсендә инде ниндидер бәхәс булу мөмкин түгел, чөнки аларга бәһане вакыт үзе куйган. Менә шул саллы классик эшләр эргәсендә сәнгать, иҗатчылар язмышы турында гәп куертырлык, иҗат күгендә бүген ниләр бар, нинди сәнгать әсәрләре туа, вакыйга буларак кабул итәрдәй эшләр языламы, дип сөйләшергә форсат бирерлек эшләр булуын да телибез, - дип белдергән иде ул.
Бу очракта ниндидер бәһа бирү, чүпне чүбектән аерырлык мисаллар китереп аңлату күргәзмәне оештыручыларның үзмаксаты түгел иде. Әлбәттә, Кремльгә кадәр үтеп керерлек эшләр мәгънәсез, төссез була алмый. Ул эшләүче остадан да, караучыдан да бары яңа фикер генә даулый ала. Экспозициянең үзәген тәшкил иткән «Тормыш агачы»н аласыңмы, яки судан ярга чыккан «Эволюция»неме, үзе бер шәкелне тәшкил итәрлек фәрештәләрне яки үзе бер могҗиза булып тоелган «Патша балык»ны, яисә үзенчәлекле милли сувенирларны аласыңмы - һәркайсы әйләнә-әйләнә өйрәнеп, кызыксынып карарлык эшләр. Үз югарылыгыннан, үз калкулыгыннан торып, теләсәң - сокланасың, теләсәң - бәхәскә керәсең. Моннан элек Петербургта узган бәйгеләрнең берсендә югарыда телгә алынган «балык»ны сынчы, фәлсәфә фәннәре кандидаты Эдуард Барсеков та югары бәяли. Кемдер аны нәкъ менә су стихиясе символы буларак кабул итсә, кемгәдер ул кытай, һинд стилендәге корылманы хәтерләтергә мөмкин. Әлеге циклның Гөлнара ике яшьлек кечкенә кызы Майя белән Һиндстанда яшәп кайтканнан соң тууы да очраклы түгел. «Ашрамнарга кергәндә, кулымдагы үзем эшләгән сызымнарымны күрсәтә идем. Ул үзенә күрә бер серле таяк кебек тәэсир итә иде андагыларга», - дип, Гөлнараның иҗат кешесенә булган хөрмәт турында сөйләгәннәре әле дә истә.
* * *
Мәскәүдән махсус рәвештә әлеге күргәзмәне күрергә дип кайткан дуслары, журналист Юля Шакирова бу икәүнең иҗатын күптәннән күзәтеп, өйрәнеп килгәнлектән, әйтер сүзләре дә котлау белән генә чикләнми иде.
- Алар белән һәр очрашуым әйтеп бетергесез мәгънә белән сугарыла, ниндидер алга китеш, үсеш бирә. Беренче карашка көндәлек нәрсә булып тоелган гади генә әйберләрне дә бөтенләй яңа ракурстан тоя башлыйм. Тормыш, табигать законнарын санга сукмасаң, иҗатка юлның ябык булуына ихластан ышандым. Гөлнара үзе турында күп сөйләгәнне яратмый. Әмма мин аның тормышындагы бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Бу аның чын иҗатчы икәнлеген тагын бер кат раслый күк, - дип, күңеленә уелып калган бер сәхифәне дә яңартты әле ул.
- Фитодизайн белән шөгыльләнгәндә, сазлыклар буйлап йөреп, гаҗәеп камышларга тап булды Гөлнара. Эчкәрәк кереп алыйм дигәндә, сазлыкка батты. Ул куркып калды дип уйлыйсызмы? Юк. Бернинди паника, бернинди шок булмады. Без - аны, ул исә үзенең булачак кыйммәтле экспонатын тартып чыгарды. Корыга чыгып, учак янында җылынып суыктан калтыранып утырганда да, яңаны иҗат итү идеясе белән янган йөзе балкый, күзләре яна иде аның. Руслан турында нәрсә әйтә алам. Ул бик тыйнак, кычкырып та сөйләшмәс, күзгә-башка бик бәрелеп тә йөрмәс. Ә бөтен эчке дөньясы аның киндергә иңгән эшләрендә, куллары белән җан өргән сыннарында чагыла.
* * *
Баштанаяк иҗат белән яшәүче бу гаиләдә янә бер рәссам үсеп килә. Май аенда туганга Майя булган ул кыз кулыннан каләмен төшермичә рәсем ясый торганнардан. Аның анда үз дөньясы, үз танышлары, үз фәлсәфәсе. Балалар өчен республикада чыга торган газета-журналларда эшләре ялтырап-ялтырап китә аның да. Иҗади мохиттә үсеп килүче бала чын-чынлап әти-әнисенең үкчәсенә басып бара. Болай булса, нефть төбәге булган Азнакайдан тагын бер рәссам чыгачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: