Шәһри Казан

Гөлзадә Сафиуллинаның оныгы Ширин: «Пиар – чын сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерә»

Интервью турында килешкәч тә, беренче сүзе «әйдә «Лакомка»га барабыз» булды аның. Исеме баллы, татлы дигәнне аңлаткан Ширин Аль-Анси үзе дә тәм-томга битараф түгел икән.

- Ширин, син татар альтернатив музыкасында иҗат итүчеләрнең берсе. Ни өчен бу юнәлешне сайладың?
- Татар җырын яңарту теләгем бу. Мин җырларны үзем ничек сизәм - шулай башкарам. Ул джаз юнәлешендә дә, рок буларак та формалашырга мөмкин. Моннан биш ел элек бөтен «попса» булмаган җырларны альтернатив татар музыкасы дип йөртә башладылар. Ләкин алай әйтү дөрес түгел. Минемчә, аларны жанрларга аерырга кирәк. Татар җырында рокка, джазга омтылышлар һәрвакыт бар иде. Ләкин ул киң масштабларга чыга алмады. Нинди юнәлештә башкарылса да, татар җырының үзенчәлеге югалмасын иде.

- Син җыр дөньясында экспериментлар яратасың дип беләм, ә тормышта аңа ничек карыйсың?
- Минем иҗаттагы экс­периментларым үзеннән-үзе килеп чыга, махсус ясамыйм. Хәзер менә татар җырларын дөрес башкарырга өйрәнәм. Әйе, тормышта да шундый мин. Көтелмәгән, экстрималь очракларда калырга яратам. Әйтик, быел парашют белән сикердем. Тәлинкәдә китереп биргәннәрен ошатмыйм, гел нәрсәгәдер омтылырга, ирешергә кирәк миңа.

- Кайчандыр, музыка ул ирләр эше түгел, дигәнсең, хәзер, белүемчә, энең Мурат та иҗатка тартыла, әле дә үз фикереңә тугры булып каласыңмы?
- Бу сүзләр минем яш­үс­мер максимализмы булгандыр, чөнки хәзер мин башкача уйлыйм. Һәр кеше үз һөнәрен үзе сайлый. Ир кеше, хатын-кызга караганда, төплерәк булырга тиеш. Ә сәнгать тотрыклы өлкә түгел. Бәлки шуңа иҗат ир-ат эше түгел дигәнмендер. Энем рэп яза, араларында сәяси темага булганнары да бар. Кайвакыт ул: «Ширин апа, әйдә мин бу җирен җырлыйм, ә син бу урында менә болай җыр­ларсың», - дип ялыктырып бетерә. Ул сәнгать юлыннан китәргә теләсә дә, барыбер төпле белем алачак.

- КФУның социология бүлеген дә тәмамладың, ГИТИС дипломы да кулыңда, үзеңнең төп юлыңны сайладыңмы инде?
- Әлегә юк. Сәнгать бе­лән акча эшлисем килми. Төп кәсеп иҗат юнәлешендә булса, ул инде бизнеска әверелә. Ә бизнес булган сәнгать чын сәнгать түгел инде ул. Мин шоу­-бизнес өлкәсеннән читтә торыр­га тырышам. Яшәр өчен башка җирдән акча эшләп, күңел өчен, үзем өчен иҗат белән шөгыльләнер идем.

- Сәнгать дөньясын эчтән беләсеңме инде?
- Сәнгать ул - зур бизнес. Һәрвакыт күз алдында торган, радио, телевидениедә яктыртылган «йолдыз»лар иң сәләтле кешеләр икән дигән ялгыш фикер туа. Бу бик яхшы пиар хезмәте генә. Бик сәләтле, искиткеч кешеләр бар, ләкин аларны күрмиләр. Мин, гомумән, пиарга каршы, минемчә, ул чын сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерә.

Реклама

- Дәү әниең, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллинаны белмәгән кеше юк, син аның нинди сыйфатларын үзеңдә булдырыр идең?
- Ул - көчле холыклы шәхес. Мин, киресенчә, барысын да күңелемә якын алам. Дәү әнинең менә шул ягын үземә алырга теләр идем. Кеше әйткән сүзгә игътибар итмәскә өйрәнергә кирәк. Ә бәлки дәү әни читтән караганда гына көчледер, бәлки ул да кеше әйткән сүзләргә игътибар итә, күңеленә якын аладыр, ләкин ул аларны күрсәтми.

- Гаиләгездә берничек тә бозарга ярамый торган кагыйдәләр бармы?
- Бездә ислам дине, татар милләте кануннары бик көчле. Биш тапкыр булмаса да, көненә бер намаз укырга тырышам. Өйдә гел татарча сөйләшәбез. Вакытыбыз тыгыз булса да, бергә сөйләшеп утырырга, дебатлар корыр­га яратабыз.

- «Татар кызы - 2011», «Краса студенчества России» бәйгеләрендә җиңгән кеше син. Ширин, әйт әле, синеңчә, хатын-кыз матурлыгы нидән гыйбарәт?
- Хатын-кызның матурлыгы эчке дөньясында чагыла. Тыштан матур булсаң да, эчтәге яну-көюләрне барыбер яшереп булмый. Минемчә, кешенең эчке дөньясы нинди булуы олыгайгач күренә. Кайчакта җыерчыклы биткә дә сокланып карыйсың, аннан нур бөркелә. Матурлык конкурсында да тышкы матурлыкка гына карыйлар дип уйламыйм. Кешедәге харизма, сәләт башкаларны җәлеп итә. Минем бу конкурсларда катнашуым «Ширин, син бер урында таптанасың, алга бармыйсың, әйдә яңа әйбер уйлап табабыз!» дигәннән башлана. максатка ирешү өчен бу - бер баскыч кына.

- Бер юлы: «Мин көн саен төрле кеше булам», - дигән идең, бу үзгәрүең нидән бәйле?
- Минем холкым шундый. Мин уйларымны, проб­лемаларны төрле яктан карарга яратам. Шуңа күрә социология дә кызыксындыргандыр үземне. Төрлечә фикер йөрткәндә, син үзең дә төрле кешегә әйләнәсең ул.

- Тормышта иң зур хыялың нинди?
- Минем хыялларым күп. Быел менә берсе тормышка ашты - парашют белән сикердем. Тагын бер кечкенә чактагы хыялым бар - океанда коенасым килә. Инде быел анысы да Һиндстанга баргач тормышка ашыр дип уйлаган идем - булып чыкмады. Һиндстанның бөтенләй икенче ягына барып чык­тык, ләкин мин моңа сөендем генә. Бөтен хыялларым тормышка ашса, максатсыз калырмын дип куркам. Һәр кешегә хас булганча, мин дә яраткан эшем, мәхәббәтле гаиләм булуын телим. Иҗатта да үз юлымны табасым килә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: