Шәһри Казан

«Гомер заяга узмады»

Бу көннәрдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара гуманитар академиянең мөхбир-әгъзасы Рифкат Вахитовның юбилей күргәзмәсе эшли. Киң җәмәгатьчелек катнашында зурлап ачылган күргәзмә эргәсендә атна-ун көн дигәндә янә бер кат җыелырга сәбәп чыкты - Рифкат Мөхәммәт улы Вахитовка Халык рәссамы дигән мәртәбәле...

- Рифкат абый, бу бүләкне озак көтәргә туры килдеме?
- Русларда бер сүз бар: «Россиядә танылу алыр өчен, озак яшәргә кирәк». Минеке русча булып чыкты инде. Озак яшәвемнең файдасын күрәм, Аллага шөкер.
- Инде төп эш эшләнде дип уйлыйсызмы? Рәссам ул иҗат белән генә яшиме?
- Иҗат итүнең чиге юктыр инде аның. Яшәүне иҗаттан аерып булмый, ул бер-беренә үрелеп бара. Менә кош сайрар өчен яралган. Ул, уңны-сулны карамыйча, сайрый бирә. Тормышны яңадан башларга мөмкин булса да, мин шушы вазифама тотыныр идем, чөнки мин тормышымны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Бер көн эшләмәсәм дә, кәеф китә, ул көн бушка үткән кебек тоела. Хәтта отпускага китсәм дә, эшсез тора алмыйм. Әле күптән түгел генә Грециягә бардым - унлап эш алып кайттым. Моннан элек Төркиядән - Анталиядән, Бодрумнан 20ләп эш белән кайта идем. Теләсә кайсы уңышның нигезендә хезмәт тора. Системалы эш кирәк. Рәссам да шулай. Мин болай уйлыйм: бу дөньяда бөтен нәрсә алдан билгеләнеп куелган, һәркем Аллаһы тәгалә тарафыннан йөкләнгән үз программасы, үз вазифасы белән килә дөньяга. Әлбәттә, сәгатьләр буе остаханәдә генә утырсаң, оешасың. Биш вакыт намаздан тыш та хәрәкәт кирәк, шуңа күрә дә, абонемент алып, атнасына ике-өч тапкыр бассейнга, саунага йөрим.
- Рифкат абый, дингә килү иҗатыгызга нинди йогынты ясады. Сез ничә яшьтә идегез ул вакытта?
- 45 яшьләрдә килдем. Мин инде 30 еллап намазда, Аллага шөкер. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгаләдән: дингә килү дә, шул ук талант та. Йә ул синдә бар, йә юк. Аз гына көмәнле булып булмый дип әйтәләр бит. Кемдәдер юк икән, димәк, ниндидер пәрдә бар һәм ул аңа ирешә алмый. Мин - татар мохитендә үскән-тәрбияләнгән кеше. Әти-әнием бик дини иде. Балачактан дини бәйрәмнәрдә катнаштым, тәкбир әйтүче бабайларга ияреп, мәчеткә йөрдем. Әти-әнием совет чорында да тәрәзәгә пәрдәләр ябып, намаз укый, ураза тота иде. Балачактан Коръән аһәңен ишетеп, татар-мөселман мохитендә үскәч, моны үтәр өчен шартлар туа барды, кирәкле кешеләр дә очрады, юллар ачылып торды.
- Дини әти-әни рәссам булуыгызны ничек кабул итте?
- Әни: «Әй, балам, бер дә әйбәт эшкә тотынмадың, безнең ислам динендә тере кешене ясау тыела бит. Кыямәт көнендә һәр ясаган кешеңне җанландырырга тиеш буласың», - диде. Классигыбыз, Коръәнне яттан диярлек белгән Бакый ага Урманче белән аралашкач, икеләнүләр таралды. «Коръәндә беркайда да ярамый дигән сүз юк. Бөтен нәрсә нияттән. Син бары тик пот, ягъни табына торган нәрсә генә ясама, башкага чикләү юк», - диде ул. Ә Аллаһ Тәгалә алдында ниятем ачык: халыкка хезмәт итү, тарихыбызны күрсәтү, яшь буынны шул рухта тәрбияләү, аның зәвыгын үстерү.
- Үзегез генә рәссам булып калмыйча, рәссамнар династиясенә дә нигез салдыгыз.
- Кәкре агачтан - кәкре шәүлә, туры агачтан туры шәүлә төшә дип әйтәләр бит. Кызларымны сәнгать мәктәбенә дә, училищега да бирергә тырышмаган идем. Үзләре теләп бардылар. Хәзер прагматиклар заманы, хатын-кызга хас башка өлкәне сайласыннар дип уйлаган идем. Наилә белән Мая икесе дә сынлы сәнгатьне сайлады. Наилә кызым Мәскәүдә интерьер дизайнеры, ә Мая Америкада яши. Моңа кадәр ул балалар үстерде. Хәзер, клуб оештырып, рәсем ясарга өйрәнергә теләүчеләргә осталык дәресләре бирә. Бик мавыгып эшлиләр, үз хезмәтләренә җитди карыйлар. Наилә кызым, бригада белән, Сочидагы Олимпиада корылмаларындагы интерьерларны эшләүдә катнашты. Мин канәгать.
- Сезнең эшләрне әйтеп биреп булмый торган моң белән чагыштыралар.
- Минем күңелем чыннан да моңга бик сизгер. Кайчак, халык көйләрен тыңлый-тыңлый, күңел тула. Ташкентта 7 еллап яшәдем. Анда, татар артистлары килеп, күңелне уяталар иде. Илһам Шакировны, бер килгәч, үземнең остаханәгә чакырып, чәйләр эчеп утырган булды. Шунда аның портретын ясарга ниятләдем. Ул портрет аның өендә дә озак кына торды. Моннан соң да җырчының бер портретын эшләдем. Алар икесе дә җырчының үзенә багышланган музейда урын алачак. Моң дигәндә, шәхсән үзем нәкъ менә Илһам Шакиров башкаруындагы озын халык көйләрен күздә тотам.
- Сез бүгенге көндә КФУда доцент, бик күп яшьләргә остаз. Институтта укыту, гел яшьләр арасында булу үзенекен итәме?
- Мин инде 7 ел укытам. Беренче буларак, татар төркемендә татарча дәресләр алып бардым. Бер төркем инде чыкты. Аларда татарлык бар иде. Менә тагын яшьләр килде. Әмма күренеп тора: тел белү, аны белергә омтылу, ягъни татарлык әллә ни мактанырлык түгел. Бу юнәлештә эшләргә кирәк булачак дип уйлыйм. Казанның үзәгендә утырып та моны эшләмәсәк, безне аңламаслар. Студентлар, әлбәттә, егәр-энергия бирә. Яшьләр арасында кайчак ничә яшьтә булуың да онытыла. Остаханәмдә 30 ел элек ничек эшләгән булсам, әле дә шул гадәтне куам. Артка карамаган кеше ул һәрвакыт алга бара. Велосипедтагы кебек инде: әйләндерсәң - барасың, әйләндерүдән туктасаң - туктыйсың. Әле мин үземне ат өстендә, иярдә сизәм, Аллага шөкер.
- Шулай да вакыт сидермичә генә уза. Менә тагын бер юбилей күргәзмәсе. Олыгайган саен, күбрәк нәрсә турында уйланасыз?
- Нәрсәдер эшләнде. Казандагы төп музейларга эшләрем кереп урнашты. Ягъни иҗат җимешләрем үзләренең төп тору урыннарын таптылар. Төркиягә, Америкага, Франциягә барып җиткәннәре дә бар. Аллаһы Тәгалә миңа биргән сәләтне әрәм итмәдем. Мөмкинлекне файдаландым шикелле. Иң мөһиме - гомерем заяга үтмәде.
- Рифкат абый, ниндидер теманы күңелдә йөртеп-йөртеп тә, юк, моны эшләргә ярамас, тез астына сугулары бар, дип, үз-үзеңне тыйган, үзеңә-үзең каршы төшкән чаклар булдымы?
- Бар андый нәрсә. Күңелемнән китми йөдәткән бер әйбер - Казанны алганда, унар кешене бүрәнәгә бәйләп, суга агызганнар. Кызгылт һава, кара болытлар фонында ниндидер бер поп шуларны чукындыра. Менә шул күз алдымда. Әлеге фаҗиганең аһәңен ишеткәндәй, күргәндәй булам, әмма...
- Ә менә соңгы эшләрдән бик саллысы булган «Сөембикә»нең идеясе озак йөрдеме, әллә, кем әйтмешли, «лап» итеп әзер килеш «төштеме»?
- Әзер килеш килде, чөнки озаклап уйланып йөрдем. Сөембикәнең язмышы - татар халкының фаҗигале язмышы. Моны татарның моң-зарын раслый торган образ буларак эшләдем. Башка рәссамнар тарафыннан күп эшләнүгә дә карамастан, бик ышанып, икеләнмичә алындым. Символлар аша тарихка мөнәсәбәт чагыла монда. Безнең татар халкының язмышын күрсә-тергә Сөембикә образы бер сәбәп кенә булды.
- Болгарда галерея булдыру турындагы концепциягез инде тормышка ашты дияргә була. Бу хакта үзегез ни диярсез?
- 1984 елны Ташкенттан кайткач, иң беренче мин барган җир Болгар булды. Теплоходтан төшүгә, элеккеге ерак бабалар рухына багышлап намаз укыдым. Ничектер күңелемә уелды: монда килүем очраклы хәл түгелдер, дидем. Рәссам буларак, Болгарга үз өлешемне кертергә кирәклеген тойдым. Шуннан үзеннән-үзе әлеге тема өстендә эшли башладым. Болгарга Ибн Фадлан килгәннән башлап, тулы бер чорларны эченә алган «Татар тарихы» дигән биш өлештән торган эш башкардым. Урта өлеше - «Мәдрәсә», чөнки татар мәдәниятенең нигезе мәдрәсә булган. Аннан - «Сөембикә» һәм «Мөһаҗирләр». Соңгысы - халыкның чукындыру афәтеннән, талаудан качып, кара урманнар аша илдән китүе. Аннан Алтын Урда чорын, «Идегәй»не эшләдем. Болгардагы галереяга килгәндә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән алдан ук, галерея өчен Болгар стилендә эшләнгән аерым бина кирәк, дип сөйләшкән идек. «Без аны эшлибез. Без хәерче түгел», - диде ул. Мин инде әлегә эшләнгән кадәрлесе бу олы эшнең «бисмилласы» гына дип уйлыйм. Бүгенге көндә 7 эшем Болгардагы галереяда даими экспозициядә тора. Болгарга ел саен 60-70 мең халык килә. Күрсеннәр - галереяга кереп, безнең бөек шәхесләребез, мәдәниятебез белән танышсыннар. Күргәзмә залына бер ишектән кереп, икенче ишектән чыкканда татар рухын тоеп, шуның белән хозурланып, горурланып, икенче кеше булып чыксыннар иде дим. Бигрәк тә яшьләрнең татарлыгын уятып җибәрә торган җир бу.
- Соңгы вакытта Олуг Мөхәммәтнең атлы портреты буенча Казанда һәйкәл торгызу нияте белән янып йөрүегезне беләбез. Бу эш нинди стадиядә?
- Минем альбом-монографияне тәкъдим иткән вакытта ук: «Менә бу атлы портрет буенча һәйкәл торгызылса, бик яхшы булыр иде. Хәтта отышлы килеп чыккан очракта, ул, Сөембикә манарасы, «Кол Шәриф» мәчетеннән кала, Казанның өченче символы да була алыр иде», - дигән сүзләр булды. Сүз дә юк, Петербургта Петр I, Уфада Салават Юлаев, Киевта Богдан Хмельницкий торганда, Казанда Олуг Мөхәммәтнең атлы һәйкәле торса, начар булмас иде. Мин аны күргәзмәләрдә дә күрсәттем. Ул проектны хупладылар. Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән, интернетка, киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга, дип, өч сайтка урнаштырдык. Бу тәкъдим белән мин Мәдәният министрлыгына да чыктым, анда да ул комиссиядә хуплау тапты. Бу олы эшкә мин үзем, скульптор Рөстәм Габбасов, архитектор Ринат Насыйров алынырга торабыз. Өчебез дә Уралдан, бу очраклы булмас кебек. Әмма баш архитектура идарәсе күрсәткән һәйкәл торасы урын әлегә ошап бетми. Урын ачыклануга, бәйге игълан итәчәкләр. Әлбәттә, бәйге булгач, башка кешеләр дә катнаша алачак. Без отарбызмы, башка берәүме - әлегә әйтүе кыен. Ни булса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә тапшырдык. Кем булса да булсын, әмма яхшы булсын...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: