Шәһри Казан

Горур ир булып калды

Мин аны беренче мәртәбә М.Щепкин исемендәге югары театр училищесындагы татар студиясенә студентлар кабул итү комиссиясендә күрдем. Өстәл артында уртада бик зур борынлы, бик дәһшәтле кыяфәтле бер абзый утыра. Сорауларны ул гына бирә. Нәрсәләр сораганнарын инде хәтерләмим, ничек җавап биргәнем дә истә калмаган, бары тик бу абзыйдан тизрәк котыласым гына килгәне...

Реклама

Ул чакта педагоглар безнең белән дусларча елмаеп кына сөйләштеләр. Чөнки алар инде сайлап алу процессын тәмамлап, кемнәр кабул ителәчәген ачыклап, нокта куйган булганнар. Имтихан дәвамында без инде аларның якыннарына, танышларына әверелеп беткәнбез, күрәсең. Менә шул ягымлы абзыйга әверелгән кеше - кабул итү комиссиясенең рәисе, театрның баш режиссеры Ширияздан абый Сарымсаков булган икән...
Татар театры, аның сәхнәсендәге «чынбарлык» мине беренче күрүемдә үк әсир итте. Тамаша залы буп-буш, кап-караңгы. Менә әкрен генә пәрдә ачыла. Сәхнәдә сукыр лампа яна. Тынлык. Тышта, шыбырдап, дымык кына яңгыр ява. Сәке тирәли утырган берничә хатын-кыз әкрен генә җыр суза:
Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы, дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул...

Бар дөньяңны онытып, кайда утырганыңны да сизми җаның-тәнең белән сәхнәгә чумасың...
Сәхнә әкрен генә ябыла. Репетиция тәмам. Син, айнып, уянып китәсең... Могҗиза. Шулай да була икән, юкса бит, чын тормышта яңгыр яуганны да күргән, сукыр лампа яктысында да утырган бар, әгәр үз күзләрем белән күрмәсәм, шушындый да гади генә ысул белән шушындый да сихри дөнья ясап буладыр дип күз алдыма да китерә алмас идем. Менә нинди була икән ул Театр. Тәмам сихерләде мине бу дөнья.
Сәхнә ябылганнан соң, залда кечкенә генә фонарь яктысында утырган абзый кәгазьләрен җыештырды да сәхнәгә менеп китте. Ул шушы спектакльне куючы режиссер Ширияздан абый Сарымсаков иде. Бу - Мәскәүгә декадага барачак гүзәл әсәрләрнең берсе - Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясенең репетициясе булган.
Татар академия театры Мәскәүдә үтәчәк Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына алты спектакль әзерләп алып барды. Аларда без - щепкинчылар да күмәк күренешләрдә катнаштык. Декадада катнашкан әлеге алты спектакль - татар театры тарихын бизәгән алтын хәзинә. Шушы шедеврлар арасында да иң гүзәле дип Ширияздан Сарымсаков куйган «Ташкыннар» спектаклен саныйсым килә.
Бу спектакльдә барлык труппа артистлары, без - студентлар һәм Биктимер карт ролендә бөек артист Хәлил Әбҗәлилов катнашты. Спектакльнең уңышын сөйләп кенә бетерерлек түгел.
Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы башка халыклар декадаларыннан күп мәртәбәгә саллырак та, данлырак та үтте. Безнең декада көннәрендә тыныч кына яшәп яткан Мәскәү уянды, һәр тарафта Татарстан рухы хөкем сөрде. Татар әдипләре, сәнгать коллективлары чыгыш ясаган театр заллары, мәдәният сарайлары, клублар халык белән шыгрым тулы булды. Юкка гына бу ыгы-зыгыны: «Второе нашествие татар в Москву под руководством Батыева», - дип атамаганнардыр (Обком секретаре С.Батыев декаданың төп җитәкчесе иде). Бу уңышка Ш.М.Сарымсаков җитәкләгән Татар дәүләт академия театрының керткән өлешен басым ясап әйтеп китү урынлы булыр. Декадада күрсәтелгән алты спектакль дә шыгрым тулы залда шаулап узды. Шушы уңышны бәяләп, театрга илнең иң зур бүләге - Ленин орденын бирделәр. (Тик, кызганыч, ни өчендер, шушы зур казанышлар өчен бирелгән лаеклы бүләк турында хәзер кычкырып әйтергә оялалар. Ә күбесе, «СССР» дигән дәүләтне каһәрләсәләр дә, ни өчендер, «Народный артист СССР» дигән тагылманы йөртә.) Бу театр коллективын олылау һәм, әлбәттә, сәнгать җитәкчесе, режиссер Ш.Сарымсаковның хезмәт җимешен бәяләү дә булгандыр.
Мин Ширияздан абый куйган «Ай тотылган төндә» (Акъегет роле), «Юлдан язган» (Робер), «Хәерле юл» (Илморза), «Без аерылышабыз» (Илдар), «Чаткылар» (Гаяз) спектакльләрендә катнаштым. Аның репетицияләре бик җитди, эшлекле үтә иде. Ул актерларга үз коллегалары итеп, хөрмәт белән карады, үз итте. Ләкин аңа карап, аның үзенә артык якынаеп булмый иде. Аның актерга кычкырганын, аны кимсетеп, нәрсә дә булса хилаф эш кылганын хәтерләмим. Чөнки ул үзен тота, үзен куя белә иде. Казанга кайтып эшли башлагач, безне - яшьләрне, әлеге декадада Мәскәүне шаулаткан легендар «Зәңгәр шәл» спектакленә керттеләр. Без Р.Таҗи белән икәү күренекле артистлар Ибраһим абый Гафуров белән Дэллюс абый Ильясовны алыштырдык. «Сабан туе» күренешендә бии-бии көрәшергә, ярышырга тиешбез. Артыграк тырышып ташлаганбыздыр, күрәсең, сикерешкәндә икебезнең дә баштан түбәтәйләр очып төште. Башыбыздан чәчләребез бүселеп чыкты. Ничек була инде бу?! Без бит татар малайлары. Сәхнә бетте. Без, шау-гөр килеп, грим бүлмәсенә чабабыз. Йа Ходай! Каршыбызда баскычтан әкрен генә Ширияздан абый менеп килә. Туктады. Икебез дә катып калдык. Ачуланмады, тавышын күтәрмәде, тыныч кына: «Мин сездән артист чыгармы әллә дигән идем», - диде дә кире борылып төшеп китте. Шушы сүз Таҗига да, миңа да мәңге сабак булып, күңелгә сеңеп калды. Тәртип, җаваплылык, кайда икәнеңне, кем икәнеңне онытма!
Ширияздан абый, кайсы гына өлкәне алма, һәркайда да үрнәк зат булды. Аккоштай гүзәл хатыны - талантлы актриса Галия апа Булатова белән алар гаҗәеп пар иде. Казан урамнарыннанмы, гастрольләрдә башка шәһәр урамнарыннанмы - аларның килгәне әллә каян аерылып, гүзәллек үрнәге кебек күренәләр иде. Алар моны үзләрен күрсеннәр, карап калсыннар дип эшләмәделәр, үзләре шундый, табигатьләре шулай булды.
Ләкин тормыш сукмагы сикәлтәле шул, хәтфә келәм белән генә түшәлмәгән. Ширияздан абый да - тормышында күп кыенлыкларны күргән, күп түбәнсетүләрне кичергән кеше. Ширияздан абый белән Галия апаның туганы сөйләгәне һаман колагымда. Бервакыт театр оешмасында җыелыш бара. Президиумда, башка әгъзалар белән, Ширияздан абый да утыра. Теге, «халык дошманнары» эзли торган заманнар бит. Галия апаның кайсыдыр туганы кулга алынган булган. Залдан: «Халык дошманының туганы президиумда утырырга тиеш түгел, төшсен президиумнан!» - дип кычкырып, аны куып төшерәләр.
Театрда берничә мәртәбә партиягә керергә гариза язса да, аны үткәрмиләр. Партия әгъзасы булу аңа ул кадәр үк мөһим дә булмагандыр, ләкин ул заманда театрда иң мөһим, иң глобаль мәсьәләләр парткомда хәл ителә иде. Ә ул - режиссер кеше анда катнаша алмый, чөнки партия әгъзасы түгел. Ул бюро утырышы беткәнне, анда нәрсә хәл иткәннәрен көтеп торырга мәҗбүр. Ләкин Ширияздан абый ул хәлләрдә дә сынмаган, горур кеше, ир булып кала алган.
Без кайтып, Камал театрында эшли башлаганда, ул инде баш режиссер түгел иде. Берара театр баш режиссерсыз яшәде, әллә каян бер режиссер чакырып китереп куйдылар. Театрга шундый зур хезмәт күрсәткән кеше буларак, аңа бу хәлләрне күреп тору җиңел бирелмәгәндер. Аннан, үзенә хөрмәт белән карау кимегәч, пенсия яшенә бик аз гына вакыт калуга да карамастан, гариза язды да, бөтен гомерен багышлаган сөекле театрын калдырып чыгып китте. Ул вакытта сөекле хатыны актриса Галия апа Булатова, бик каты авыру сәбәпле, театрдан киткән иде инде.
Ширияздан абый аннан соң мәдәният һәм сәнгать университетында укыта башлады, озак еллар дәвамында университетның мәртәбәле профессоры булды.
Ширияздан Сарымсаков гаҗәеп тыйнак, түзем, сәнгатькә тугрылыклы, сынмас-сыгылмас горур Ир кеше булып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: