Шәһри Казан

Граммофон тәлинкәләре нәрсә сөйли?

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев тамашачыларны әнә шул хакта сөйләргә Г.Тукайның әдәби музеена җыйды. Ул 1899 елда ук граммофон тәлинкәләре чыгуы, Франциядәге китапханәдә 27 татар җыры тупланган тәлинкә саклануы турында сөйләде. Җырчы аларны дискларга яздырып та алган. Арада «Калфагым бар, шәлем юк», «Баламишкин», «Саҗидә көе» һәм...

Реклама

Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев тамашачыларны әнә шул хакта сөйләргә Г.Тукайның әдәби музеена җыйды. Ул 1899 елда ук граммофон тәлинкәләре чыгуы, Франциядәге китапханәдә 27 татар җыры тупланган тәлинкә саклануы турында сөйләде. Җырчы аларны дискларга яздырып та алган. Арада «Калфагым бар, шәлем юк», «Баламишкин», «Саҗидә көе» һәм башкалар бар. Шулай ук театрның күренекле артисты булган Габдулла Кариев укуындагы язмалар да сакланган. Идрис Газиев кичәдә Мәрьям Искәндәрова, Камил Мотыйгый кебек җырчыларның тавышларын да ишеттерде. Мәсәлән, К. Мотыйгый башкарган «Сәлим бабай бәете»нең көе бүгенге көндә нәкъ менә «Туган тел» җырыныкы белән аваздаш. Әлеге граммофон тәлинкәләрен ул чорда Франциянең «ПАТЕ» дигән ширкәте чыгарган. Алар җырчыларның тавышын Мәскәүдә яздырып, үзләрендә тәлинкәләрен эшләгәннәр. Беренче граммофон тәлинкәсе Казанда 1901 елда чыгуы билгеле. Ул чорда да тормыштагы ямьсез күренешләрдән көлеп, аларны көйгә салып җырлаучылар булган. Шунысы кызык, граммофон тәлинкәсенә оркестрга кушылып та җырлар яздырганнар.
Заманында Габдулла Тукай граммофон тәлинкәләрендәге җырларны тәнкыйтьләсә, Гаяз Исхакый: «Әгәр сез музыкага тартылсагыз, Казанга барыгыз», - дигән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: