Шәһри Казан

ГЫЙБАДӘТХАНӘДӘ

Һиндстан. Сикхлар гыйбадәтханәсе. Йөзләгән һинд кешесе, кызыл розалар сатып алып, шул гыйбадәтханә эченә агыла. Мин дә, унбиш рупийлык кызыл розага ия булып, аяк киемен калдыра торган урынны эзли киттем. Һиндстанда гыйбадәтханәләргә аяк киемен салып, кул-аякны юып керәсе. Миңа боларны һинд дусларым өйрәтте.

Реклама

Бар халык, сәерсенеп, миңа текәлеп карый. Мин инде моңа өйрәнгән, барысына да, елмаеп, «намасте» дип әйтәм дә үз юлым белән китәм. Ә алар минем артымнан әкрен генә пышылдашып бара бирә. Бүтән урында булсак, алар, әлбәттә, яныма килеп, сез кайлардан буласыз, сезнең исемегез ничек, сезнең белән фотога төшәргә ярыймы, дип сорап, тинтерәтеп бетергән булырлар иде.
Аяк киемен салып, гардеробта калдырдым. Халык белән бергә беренче ишеккә таба юл алдым. Хатын-кызлар ир-атлардан аерым керә. Һәрберсе, тупсадан узар алдыннан кыска дога укып, башын җиргә иеп, бина эченә уза. Бина эчендә дистәләгән кеше, кемдер чәчәкләрне алтарьга куя, кемдер сәдака калдыра, кайберләре хәтта дөге пешереп алып килгән. Дөгене бер казанга салып, соңыннан хәерчеләргә тараталар.
Бу бик күңелле күренеш: һәр кеше елмая, балалар кул болгый... Халык әкрен генә икенче бүлмәгә агыла. Бу бүлмә салкынча, бүлмә уртасында роза чәчәкләре яфраклары белән түшәлгән карават тора. Карават өстендә кырык яшьләрдәге ир-кешенең фотосурәте эленгән. Шуны күргәч, күңелем болганып куйды. Ничек инде бу йөзләгән-меңләгән халык ниндидер кешенең фотосурәте алдында тезләнеп, дога кылып утыра? Бу чыннан да аларның Аллаларымы? Тизрәк өченче бүлмәгә юл тоттым. Бу бүлмәнең диварларында павлиннар, роза чәчәкләре ясалган. Бик матур, искиткеч сурәтләр. Ләкин чәчәкләр арасыннан миңа яңадан шул кырык яшьлек ир кеше карап тора... Сәер халык бу һиндлар.
Шундый бер хәл искә төште әле. 2000 нче ел. Түбән Новгород (Нижгар). Шунда баргач, кызыксынып, экскурсиягә ияреп, чиркәүгә керергә туры килгән иде. Нигә икәнен үзем дә белмим, мәчетләрне, чиркәүләрне, гыйбадәтханәләрне бик яратам, күңелем тынычлангандай була бу урыннарда. Ләкин Нижгар чиркәвендә, изге сөякләр өстенә ятып, үксеп елаган хатынны күргәч, күңелем төште, кәефем, хәлем начарайды. Бу хатынның чинап елавына чыдый алмыйча, әлеге чиркәүдән чыгып китәргә туры килде. Шуннан соң биш-алты ел буе чиркәүләргә һәм башка гыйбадәтханәләргә кермәдем...
Кеше дигәнең теләсә нәрсәгә ышана ала. Мин моның белән килешәм. Тик... Урысча әйткәндә, только не до фанатизма!
Бәлки бу һинд «Алласы» акыллы кеше булгандыр, кайчандыр шулай фәлсәфи уйларга бирелеп утыргандыр. Халык аны тыңлагандыр һәм, ул үлгәч, аны үз аллалары итәргә булганнардыр... Әмма «Не сотвори себе кумира». Кеше беркайчан да Алла була алмый. Бәлки ялгышамдыр, ләкин ниндидер кеше сурәте янында дога кылып, изге теләкләремне әйтеп беркайчан да утыра алмаячакмын.
Һиндстан, Джаландар каласы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: