Шәһри Казан

«Гыйшык» уты

Аһ, җаным! Яңа алган амрикан кәвеш олтаным! Ул - синең ике данә мәскәүский дуга кеби кәкре кашларың! Ул - кап-кара чәчләреңнең озынлыгы һәм куелыгы! Гүя Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгы! Ул - синең китайский чынаяк төсле зур күзләрең! Ул - синең галанский мич кебек йөзләрең! Ул - синең тәрәзәләргә...

Реклама

Аһ, җаным! Яңа алган амрикан кәвеш олтаным!
Ул - синең ике данә мәскәүский дуга кеби кәкре кашларың!
Ул - кап-кара чәчләреңнең озынлыгы һәм куелыгы! Гүя Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгы!
Ул - синең китайский чынаяк төсле зур күзләрең!
Ул - синең галанский мич кебек йөзләрең!
Ул - синең тәрәзәләргә яуган боз кебек сөйләшкән җылы сүзләрең!
Ул - синең Бохар кавыннарыннан да җомры башларың! Ул - синең чынаяк төсле күзләреңнән дөге-дөге тамган яшьләрең! Ул - биш тиенлек пыртманит кеби генә кечкенә калфагың! Ул - Җаекъ, Орынбур ягыннан килгән куй мае берлән сачыңны майлавың!
Ул - синең Ак идел камышлары арасына качып чебен аулаган бакалар төсле генә, пәрдә артыннан матур егет сайлавың!
Ул - синең нарасый балалар уйнаган кузна кеби матур борыннарың! Ике җилкәңә ябышкан ике сөлек кеби салынган толымнарың!
Ул - синең кара урманнарда ап-ак каеннар башындагы карга оялары кеби кабарып торган күкрәгең!
Ул - Шам шәриф мәдрәсәләре почмагына корылган чаршаулар кеби киң аклы ситса күлмәгең! Аның эчендә - аятел-көрсиләр язылган яшел чардуганлы ап-ак кабер ташы кеби тәнең!
Ул - синең борай уртасында май чокыры кеби гүзәл авызларың!
Ул - авызда Мәккәй Мөкәррәмә вә Мәдинәң Мөнәүвәре төяләре авызындагы «зәгъфераннар» кеби чәйнәлгән сагызларың!
Ул - синең, барышнялар итәге кеби, ләштер-лөштер генә өстерәлеп йөрешләрең!
Ул - Сәет Баттал газиның киерелгән җәясе кеби, авыз җырып көлешләрең!
Ул - аглиский ак тарак төсле, рәт-рәт тезелеп торган вак кына тешләрең!
Әйтсәнә, и җаным! Кайчан булырбыз икән мин - әфәнде, син - ханым?!
Күрерменме тыгызлап чорналган чолгаулы читегемне мышный-мышный салдырган чакларың?!
Кайчан җитәр, чияләп бәйләгән путамны чишә алмасаң, яңагыңнан аллы-гөлле утлар чыгарачакларым?!
Кайчан насыйп булыр икән ак мунчалардан эссе, гатырша майларыннан исле кочагың?!
Син җаный-җанашымны күпме мактасам да, бу дөнья сүзләрен җитдирәк тапмыйм.
Бигрәк тә мондый көйсез нәрсәләр белән тик эчеңне генә пошырырмын дип уйлап, шушы түбәндәге көйле нәрсәләрне язарга каләм тибрәтәм. Көйле нәрсә:
Ундыр җаный бармагы, ди,
Уникедер балдагы;
(Ай җаный, ичмасам,
Уң битеңдин тешләсәм!)
Тагы да берне кияр иде,
Инде урын калмады.
(Ай алма кисәгем!
Тибеп-тибеп кисәрем!)
Мендем тауга, тоттым карга,
Саескан түгел, чәүкә;
(Ай җаный, ичмасам,
Уң битеңдин тешләсәм!)
Җегет күргәндә дә качмый,
Нишләп йөри ирдәүкә.
(Ай алма кисәгем!
Тибеп-тибеп кисәрем!)

Син җаныйның дидарына җан вә дилдән гашыйк булып вә син җаныйның васфыны язудан көйләп тә, көйсез дә гаҗиз калып, каләм тибрәткүче Шүрәле дию белгәйсез.

(«Ялт-йолт» журналы, № 8 (1 июль), 1910 ел.)

Сүзлек:
Шам шәриф - Сүриянең башкаласы Димәшкъ шәһәре.
Сәет Баттал гази - «Сәет Баттал гази хикәясе» исемле төрек әдәбияты әсәре каһарманы.
Аглиский (англиский) - инглизләрнекедәй.
Дидар - йөз, бит.
Дил - күңел.
Васфыны - сыйфатын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: