Шәһри Казан

«Ханбикәне уйнау өчен, башта үзеңне ышандырырга кирәк»

Тиздән К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Мәдинә Маликова әсәре буенча, «Соңгы риваять» спектакле куелачак. Анда Сөембикә ролен башкару нәкъ әлеге образга туры килердәй артист Гүзәл Гайнуллинага тапшырылган. Шул уңайдан укучыларыбызны да аның белән якыннанрак таныштырабыз.

Гүзәл, сәхнә юлын сайлавы турында сүз чыкканда: «Мин үземнең артист буласымны кечкенә чагымнан ук белеп үстем», - дияргә ярата. Мәктәптә тәнәфес вакытларында башка балалар коридор буйлап йөгереп йөргәндә, ул пьесалар укып утыра. Үзе дә шундагы рольләрдә уйнарга хыяллана башлый кыз. Математика укытучысы чиреккә билге чыгарганда аңа: «Ярый, син барыбер артист булачаксың, дүртле дә җитәр, - ди торган була.
Ни кызганыч, башка дуслары кебек ата-ана назын тоеп үсәргә насыйп булмый Гүзәлгә. Аңа - сигез, апасына унике яшь тулганда, алар ятим калалар. Иптәшләренең әниләре чәч толымнарын үзләре үреп мәктәпкә озатканда, кайтканда тәмле ризыклар пешереп каршы алганда, кызларның да «әни» дип өзгәләнгән мизгелләре күп булгандыр. Әмма фронтта утны-суны кичкән, гомерен 40 ел буе балалар укытуга багышлаган Заһидулла бабай оныкларын җил-яңгырдан сакларга тырыша. Ул аларга өйдә дәресләр әзерләгәндә дә ярдәм итә. Иншалар яздыра, китаплар укыта. Әнә шул бабасының йогынтысы нәтиҗәсендә, әдәби әсәрләргә тартыла да инде кыз. Заһидулла абзыйның балаларының икесен дә югары белемле итәргә омтылуы да юкка булмый. Ә инде үзенең уку йорты бусагасын атлап кергән көннәре Гүзәлнең бүгенгедәй күз алдында.
- Мин, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 1993 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына килдем. Беренче имтиханда ук «өч»ле билгесе алганнан соң, елый-елый чыгып та киттем. Башка имтиханнарымны яхшы тапшырганга күрә, институтка соңыннан барыбер алдылар. Шунда үземнең укырга сәләтле икәнемне исбатларга туры килде. Институтны гел «биш»легә генә тәмамладым. Без режиссер Рәшит Заһидуллин белән Тәслимә Хәләф укыткан курста белем алдык. Аннары курсыбыз белән К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына эшкә дә алдылар.
- Сезнең төркем бердәм булуы белән әллә каян аерылып тора. «Бер коллективта эшләп тә шундый дуслык саклыйлар бит», - дип, сезгә сокланучылар да бардыр.
- Әйе, шатлык-сөенечләрне, моң-зарларны бүлешерлек кешеләр алар минем курсташларым. Без бер-беребезгә таянабыз, ярдәм итешәбез. Иң мөһиме - бөтенесе дә яраткан кешеләрен тапты.
- Артист кешенең рольсез утырган чаклары да була. Андый вакытларда сәхнәне ташлыйсы килгәне юкмы?
- Күңелгә андый уйлар да керә. Әмма миңа ирем гаилә ятимлеген сиздермәде. Минем өчен гаилә учагын саклап тотучы хатын роле мөһимрәк. Кемгәдер бәлки киресенчәдер.
- Син Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе»ндә Ләйсән ролен тетрәндерерлек итеп уйныйсың. Егете ташлап киткән кызның кичерешләрен күреп, тамашачының да үзәге өзгәләнеп утыра. Сәнгатьнең көче - тетрәндерә алуда, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Үзең аны уйнаганда нинди хисләр кичердең?
- Башта мин аның ул хәтле тетрәндерерлек булуына ышанып бетмәдем. Беренче мәхәббәтне кичермәгән кеше юктыр ул, әмма бөтенесенең дә бәхетле мәхәббәт кенә булмый бит. Аны йөрәк аша үткәреп, ялкынланып, яратып эшләгәндә һәм үземне дә шул халәткә куеп уйнаганга күрә, шундый образ килеп чыккандыр, дип уйлыйм.
- Син сәхнәдә тиз елыйсыңмы?
- Мин бик нечкә күңелле. Һәр күзәнәгем ярсый. Тиз кабынам һәм тиз тынычлана алам. Организмым мизгел эчендә уяна ала. Безне укытучыларыбыз шулай өйрәтте.
- Сиңа «Сөембикә» спектаклендә режиссер Сөембикә ролен биргән. Аны ничек кабул иттең?
- Күптәннән тарихи шәхесләрне уйныйсым килә иде. Рәшит Муллагалиевич, уйларымны укыган сыман, мине бу рольгә алган дип белерсең. Мин башта сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәдем, куркып калдым.
- Әлеге роль өстендә эшләгәндә, башкалары белән чагыштырганда, кыенлыклар сизеләме соң?
- Режиссерыбыз безнең белән тарихи дәресләр үткәрде. Ханбикәне уйнау өчен, аңа үзеңне ышандырырга кирәк бит әле. Аның холкын ачып бирү әлегә кыенрак бирелә. Дөрес, әкиятләрдә принцессаларны уйнарга туры килгәне бар. Ханбикәнең гәүдә йөрешләре дә, сөйләшүе дә тотнаклы, затлы булырга тиеш. Шулай да әле без эзләнүдә. Сөембикәнең күз карашларын, хәрәкәтләрен эзлибез. Тарихтан билгеле булганча, ул ханбикәне халык яраткан бит. Спектакльдә дә ул образны халык яратырлык булсын иде, дип тырышам.
- Әлеге образ белән үзеңнең уртак якларыңны тапмадыңмы әле?
- Сөембикә миңа ана булуы белән якын. Минем дә аның кебек өлгергән чорым. Минем дә үземә күрә кечкенә генә «ханлыгым» бар, дип йөрим. Без узган ел Казаннан ерак түгел җирдә - Ташовка авылында йорт салып чыктык.
- Сәхнәдә төрле язмышлы хатын-кызларны гәүдәләндерәсең. Ә тормышта бәхетлеме син?
- Аллага шөкер, яраткан кешемне таптым. Мин шундый мәхәббәт көткән идем дә. Инде кызыбыз Ясмингә алты яшь тула. Ирем Әнәс - мине аңлый торган кеше. Үзе дә элек «Заман» төркемендә музыкант булып эшләгән иҗади шәхес.
- Артист тормышында хәтердә калырлык хәлләр дә булмыйча калмый. Шундый мизгелләреңне искә ал әле.
- Бервакыт тулай торакта яшәгәндә ял көнне көндезге уникенче яртыда телефон шалтырый. Сәгать уникедә Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» спектакле башланырга тиеш. Шунда бер артист авырып киткән дә, ул башкара торган Чулпан ролен уйнарга чакырулары икән. Шул чакта тизрәк чыгып йөгердем. Үзем дә спектакльне бер тапкыр гына караган идем әле. Шуны уйнап чыкканнан соң: «Әйбәт уйнадың», - дип, ул рольне икенче төркемдә уйнарга үземә тапшырдылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: