Шәһри Казан

Ханымнардан ул беренче булды

- Ул чагында Кырлайда музей эшли иде. Бу минем әтинең колхоз рәисе булып эшләгән еллары. Көннәрдән бер көнне шул музейга рәссам килде. Без, билгеле инде, аны өйгә, чәйгә чакырдык. Ә ул безне утыртты да рәсем ясады. Анда мин, апам һәм дус кызым бар иде. Аннан абый кайтты. Гармун тоттырып, аны...

Реклама

- Ул чагында Кырлайда музей эшли иде. Бу минем әтинең колхоз рәисе булып эшләгән еллары. Көннәрдән бер көнне шул музейга рәссам килде. Без, билгеле инде, аны өйгә, чәйгә чакырдык. Ә ул безне утыртты да рәсем ясады. Анда мин, апам һәм дус кызым бар иде. Аннан абый кайтты. Гармун тоттырып, аны да безнең янга утыртты рәссам. Шулай ясады да. Минем уйлавымча, ул менә шушы картина булырга тиеш...
... Дөресен әйтергә ки­рәк, күргәзмә ачылышына килүчеләр арасында һич көтмәгәндә-уйламаганда әнә шулай үзләренең балачакларына тап булучылар көн дә була торган нәрсә түгел. Ә менә халык рәссамы Гайшә Рахманкулованың тууына 100 ел тулуга багышланган «Казан аквареле» күргәзмәсе бу нисбәттән ниндидер искәрмә булды шикелле. Чыннан да, хәтер-хатирәләр уянган, тарих баш калкыткан ниндидер үзгә көн иде ул. Хәер, училищены тәмамлап, 1941 елның 22 июнендә диплом яклаган кыз турында сүз барганда, ул башкача була да алмый торгандыр. 3 нче курста укыганда ук 13 нче мәктәптә рәсем укыта башлаган кыз хезмәт юлын сугышчыларга, авыл эшчәннәренә өндәмәләр язып, изба-читальныйлар бизәп дәвам итәргә мәҗбүр була. Бер елдан ул инде Татарстан АССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә һәм беренче татар хатын-кыз рәссам буларак, тарихка кереп кала. Мәскәүдә узган Бөтенсоюз акварель күргәзмәләрендә Татарстаннан беренчеләрдән булып катнашучы да ул була.
- Ул бүгенге көндә дә әйдәп баручы акварелист булып кала бирә. Иң кызыгы шунда - рәссамның эшләрен караганда, аларның кичә генә язылмаганын, ә ХХ гасыр рәссамы тарафыннан башкарылганын тоясың. Һәр эшендә вакыт үтәли җил урынына йөри... Гайшә Габдрахмановна сәяхәт итәргә яратты. Грециядән кайтамы, Италиядәнме, Англия яки Голландиядәнме - аның сөйләгәннәрен сәгатьләр буе тыңлап була иде. Чөнки анда алган тәэсирләрен бәян итәргә аңа палитрасындагы буяулар гына җитми иде... Безнең яшь чак. Рәссамның ничек эшләгәнен карарга дип остаханәсенә керә идек, ә Гайшә Рахманкулова үз янына кергәнне һәрвакыт яратты, - ди Россия Рәссамнар берлегенең Казан бүлекчәсе рәисе Виктор Петрович Аршинов, истәлекләргә бирелеп.
Ныклап торып акварельгә тотынуына да шул юл йөрергә яратуы сәбәп була. Юлчыга төенчек тә авыр, дибез, ул да җиңелрәген сайлый -ялга киткәндә үзе белән акварель буяулар ала торган була. Ә кайтканда исә тулы бер күргәзмә ясарлык эшләр белән тулы була рәссамның биштәре. Ә мондый бәрәкәтле сәяхәтләр шактый еш була рәссам тормышында.
Гайшә Рахманкулованың һәммә кешене авызына карата торган коеп куйган сүз остасы булуын аның көндәлекләреннән, истәлекләреннән дә чамалап була. «Сүзләреннән ут чәчеп торган, үткен, төгәл тел» белән язылган ул истәлекләргә сәнгать фәннәре кандидаты Дина Хисамова да юкка гына тукталмады: «Чыннан да, аның язмаларын укыганда Гайшә Рахманкулованы рәссам буларак тагын да ныграк ачасың», - ди ул. «Май башланды. Яшеллек гел җәй көнендәге шикелле, гадәттә майның 25ләрендә шулай була. Апрельдә авыз ачып калдым. Ә 20ләрендә шундый бер көн булган иде: тәрәзәдән миңа үзенең соры-зәңгәр, тирән һәм дымлы күзләре белән апрель карады, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Моңа кадәр андый халәтне тойганым юк иде...» Апрельнең дымлы күзләрен, күрсә дә, шул «юеш» кәгазьдә эшләүче акварельче рәссам гына күрәдер дә.
Сәнгать белгече, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Дина Кәримовна Вәлиеваның дулкынланулары да урынсыз түгел иде. «Гайшә Рахманкулова - искиткеч рәссам. Сәнгать белгече буларак, мин аңардан бик күп нәрсә алдым. Әлеге күргәзмәгә куелган эшләр миңа күптәннән таныш булса да, күңелем баштанаяк актарылды. Гайшә Габдрахмановна белән кабат очрашкандай, тавышын ишеткәндәй, йомшак елмаюын күргәндәй булдым. Рәссамның һәр әсәрендә аның кешелекле җанын тоясың. Ул табигатьне яратты, чәчәкләргә һәркайсының үз холкы булган, тере җан итеп карады. Шуңа күрә дә аның иҗаты нигездә якты, тормышчан, - ди ул. Бер үк вакытта Дина Кәримовна бакыйлыкка күчкән рәссамнарны ешрак искә алырга кирәклеген, аларның нинди булуын, кай яклары белән аерылып торуларын күңелдә яңартып торуның мөһимлегенә дә басым ясады: тормышлары нинди генә борылыш алмасын, рәссамнарның язмышы барыбер бәхетле. Чөнки әсәрләренә карап, син аларның дулкынлануларын, шатлыкларын бүлешәсең, җаннарын аңлыйсың».
Гайшә Рахманкулованың исә сәнгатькә дә, тормышка да үз мөнәсәбәте булган. Бу урында аның истәлекләреннән берничә юл китерсәм, ул бөтен барлыгы белән күз алдына килеп басачак: «Яшәү шатлыгын тоймаган кеше - иң бәхетсез кеше. Аны оҗмахка кертсәң дә, салават күперенең җиде төсе белән яктыртып торсаң да - ул барыбер канәгать булмаячак. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: җирдәге чын шатлык ул - тормыш үзе. Ягъни шатлану өчен җирдә яшәвең һәм нидер эшләргә сәләтең булу да бик җиткән. Бернинди байлык белән дә, бернинди матди әйбер алу белән дә бәйле түгел ул. Тормышым җиңелләрдән булмаса да, миндә һәрвакыт шатлык, ниндидер сөенеч хисе яшәде. Шат күңелле булуым тормышта мине күп тапкырлар коткарды...»
Рәссамның кызы Алла Денисовна Рахманкулова да әнисе турындагы истәлекләре белән яши, аларның барысы да диярлек, телисеңме-теләмисеңме, һаман да шул иҗатка барып тоташа.
- Аның гомергә дә мольберты булмады. Ул аны санламады да. Безнең зур имән өстәл бар иде. Кәгазен өстәлгә җәеп, шуны бер-ике тапкыр чылата иде дә сурәтләрне берсен-икенчесенә ялгый башлый иде. «Болай эшләнми бит ул», - диючеләр дә табыла иде. Ә ул барыбер үзенчә эшләде. Бары шатлыкта гына нидер иҗат итеп була. Ул вакытта без әле вибрация дигән әйберне белми идек, әйтүче дә булмады. Әни шат күңел белән әнә шул югары вибрацияләр дулкынында эшләгән дә...
Әгәр дә сүз алган булса, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Фоатович Гыймаев та кызыклы гына истәлекләре белән бүлешә алган булыр иде. Чөнки берзаман Гайшә Габдрахманова белән сүз куешалар да, З.Гыймаевның остаханәсендә бер үк вакытта бер-беренең портретларын эшләргә булалар.
- Гайшә Габдрахмановна минем остаханәгә бик теләп килә иде. Без, сөйләшә-сөйләшә, бик бирелеп эшләдек. Ул җаен табып кына мактый да, тәнкыйтьли дә белә иде. Чын оста биргән киңәшләр гомер буена җитә. Бара торгач, ул минем остаханәгә килеп йөргән дусларымны да үз итте, хәтта аларның портретларын да эшләде. Ул көннәрне әле дә сагынып искә алам, - ди Зөфәр әфәнде.


* * *
«Хатын-кыз график», «Хатын-кыз композитор», «Хатын-кыз шагыйрь», «Хатын-кыз язучы», «Хатын-кыз музыкант»... ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Миргалимовна Нургалиеваның әйтүенә караганда, сынлы сәнгать музее әнә шундый бик кызыклы, игътибарга лаек проектны тормышка ашыра башлады. Татарның беренче хатын-кыз рәссамы Гайшә Рахманкулова - шуларның беренчесе. Яңа проектка хәерле сәгатьтә дибез.
Күргәзмә 15 августка кадәр эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: