Шәһри Казан

ХАТЫН-КЫЗЛАРГА ӘЗ-МӘЗ КИҢӘШ

Иреңә вакыт-вакыт «Сине генә сөям, җаным!» - дип әйткәләп торырга кирәк. Ир-ат халкы юк-бар сүзләргә бик тиз ышанучан бит ул. * * * Иреңә һөҗүм иткәндә «ура» кычкырма. * * * Синең кебек бер хатын иренә әйткән имеш: «Башым ике түгел, дисең... Мин әле аны сәвсим күрмим!» * * *...

Реклама

Иреңә вакыт-вакыт «Сине генә сөям, җаным!» - дип әйткәләп торырга кирәк. Ир-ат халкы юк-бар сүзләргә бик тиз ышанучан бит ул.
* * *
Иреңә һөҗүм иткәндә «ура» кычкырма.
* * *
Синең кебек бер хатын иренә әйткән имеш: «Башым ике түгел, дисең... Мин әле аны сәвсим күрмим!»
* * *
Әгәр ирең игътибарлы вә күзәтүчән түгел икән, аның каршында шәп-шәрә килеш бөтерелеп күпме генә йөрмә, ул барыбер синең яңа алкаларыңны күрмәс.
* * *
«Ирең эчәме соң?» - дип сораган ахирәтләреңә, ирең эчмәсә дә: «Эчмәгән кая!.. Эчә-ә-ә!.. Мичкәсендә йөзә!..» - диген. Ахирәтләреңнең үлә-бетә язып сөенгәннәрен шул чакта күрерсең.
* * *
Әгәр өеңә үзең генә белгән сәбәпләр аркасында соңлап кайтсаң, бусагадан атлап керүгә үк: «Бүген нишләп күзләреңне тозландырып иртә кайттың әле? Себеркең себереп җибәрдемени?» - дип иреңә ябыш. Шулай итсәң, иртәгәсен ирең үзе соңлап кайтачак. Ул чагында инде син аны ничек каршыларга икәнлеген үзең дә бик яхшы беләсең.
* * *
Әгәр иреңне гомер эчендә бер мәртәбә сөендерәсең килсә, бер шешә сыра ал. Әгәр инде бик каты сөендерәсең килсә, аракы ал. Әгәренки ирең эчми торган кеше икән, киңәш бирәлмим.
* * *
Ирең синнән: «Бирәсеңме инде, юкмы, канса канис!?» - дип өзми-куймый сорый икән, сөенергә ашыкма. Бәлки ул кабихҗан синнән бер шешә сыралык акча гына сорыйдыр...
* * *
Балалар әтиләрен күреп үсәргә тиеш. Шуңа күрә аларга иртә-кич әтиләренең фотосурәтен күрсәткәләп тору кирәк.
* * *
Соңгы араларда иреңне төскә-биткә аермасаң, киңәш сорап ахирәтләрең янына чап. Кем-кем, әмма алар иреңне сиңа караганда яхшырак беләләр.
* * *
Ач бүрене - аяклары, ач ирне күрше хатыннары туйдырыр.
* * *
Очраклы бер адәмнең «сөям» дигән сүзеннән исергән бер хатын-кыз гомер буе махмырдан интеккән, имеш.
* * *
Булачак иреңне ерактан эзләмә, бәлки ул синең аяк астыңда гына ятадыр.
* * *
Мендәр корсак белән ирне үз яныңда озак тотып булмый.
* * *
Иреңне айнытасың килсә, аңа кушылып син дә эч. Ул бер айныр, ә син - едва ли.
* * *
Инә дә, дөя дә бердәй бүләк, диләр. Дөрес. Шуңа күрә һәрвакыт син аңа инә, ә ул сиңа дөя бүләк итсен!
* * *
«Кичә «яратам!» - дип ике мәртәбә әйтте, ә бүген берсен дә әйтми, паразит!» - дип җенләнмә. Ир-атның да ялгышырга хакы бар.
* * *
Ирең сиңа кем дип дәшә: «җимешем», «матурым» яисә «акыллым» дипме? «Акыллым» дип дәшмәсә, сагай: «җимеш»ләр дә, «матур»лар да бихисап бу фани дөньяда, ә акыллылар бик сирәк. Син бит - акыллы хатын, шулай бит?!
* * *
Ничек телисең, шулай киен. Чалбар икән - чалбар, ирләр күлмәге икән - ирләрнекен! Иң мөһиме кияргә җайлы булсын. Ирең дә шул фикердә булырга тиеш: тели икән, кисен күкрәкчә, бәбитәкле күлмәк... Инде шуннан соң: «Бу «аллы-зәңгәрле гөлләр» каян килеп чыга икән?» дип аптыраган булып утырма берүк.
* * *
Ирексезне ирексезләп иректә тотмыйлар. Мин ни әйткәнне аңладыңмы, җимешем?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: