Шәһри Казан

Хәлең ничек, татар эстрадасы? (АУДИОЯЗМА)

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Бик таныш сүзләр, әйеме? Юкка гына искә төшмәде бу гыйбарә. «Шәһри Казан» газетасы оештырган чираттагы «түгәрәк өстәл» язмасын әзерләгәнче баш исем әзер иде инде.

Чыннан да, кем арбасында бүген без? Җырчы тамашачыны ияртәме, тамашачы җырчы зәвыгына иярәме? Икенче Салават, Зәйнәб, Айдар булып буламы? Җыр тәрбияләргә тиешме? Бүгенге татар эстрадасы күренешләре - замана таләбеме? Татарстанның халык артистлары Рамил Курамшин, Зәйнәб Фәрхетдинова, консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов, журналистлар Флюра Низамова, Илфак Шиһапов, «Тәртип FM» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, «Болгар» радиосы музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов, «Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйров, яшь җырчы Азат Абитов катнашкан әңгәмәдә шул сораулар күтәрелде.

Иң дөрес бәя - халык

Рамил Курамшин: - 80 нче еллардан башлап безнең эстрадада моңсызлану китте. Эстрада бит ул «сәхнә» дигән сүз.

Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты.

Эстрадада оркестры да, биючеләре дә, нәфис сүз сөйләүчеләр дә бар. Бездә сәхнәдә маймыллану бара. Чит илләрдә фольклорга игътибар зур, күбрәк җырларны тере музыка уен коралларына башкарырга тырышалар. Ә бездә япон тактасы модада. Элек филармониядә эшләгән Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкуловларның музыкадан белемнәре булмаса да, оркестрларга кушылып җырлыйлар иде. Ә бүген консерватория тәмамлаучылар да өч тиенлек җырларга тотыналар. Моның өчен нигә укып биш ел вакытыңны әрәм итәргә? Йә вокал булырга тиеш җырчыда, йә моң. Эстрада җырын Илһам Шакиров та җырлый. Ул пүчтәк нәрсәдән дә кәнфит ясый иде.


Сәгыйт Хәбибуллин: - Хәзерге заманда эстрада йөзен югалтты, дисәң дә була.

Сәгыйт Хәбибуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

60-70 нче елларда безгә генә хас үз йөзебез бар иде. Ә хәзер яшьләр чит илләргә охшатып җырларга маташа. Татар җырларын заманча эшлибез дип, миллилегебезне югалталар. Cыйфат югала. Сәхнәне үзешчәннәр басып алды. Концертларда 100 процент үзешчән композиторларның җырлары. Элек тә бар иде ул үзешчән композиторлар. Әйтик, Фәтхерахман Әхмәдиев, Шакир Мәҗитов...

Рамил Курамшин: - Аларның җыры хәзер классика.

Сәгыйт Хәбибуллин: - Хәзер халыкны эстетик тәрбияләү дигән нәрсә юкка чыкты. Коммунистик идеологияне күпме генә хурласак та, ул чакта кызыл җеп булып эстетик тәрбия бара иде. Телевидение, концертлар карап балалар да «шулай булырга тиеш» дип тәрбияләнә.

Вазыйх Фатыйхов: - Шигырь авторы буларак, шуны әйтәсем килә: бүген сүзнең бөеклеге төште.

Вазыйх Фатыйхов, шагыйрь.

Кем тели, шул шигырь яза. Хәтта җырчылар да яза башлады. Шагыйрь белән композитор җыр язып, аны җырчыга сатып бирергә тиеш түгел. Бу турыда дәүләт тә кайгыртырга тиештер. Әгәр үз җырыңны популяр җырчыга бирәсең икән, ничек итеп аннан акча сорыйсың? Бүген сәнгать советлары югалганга күрә мәгънәсез җырлар барлыкка килә. Дөрес, хәзер алар кире кайта башлады. Сүзгә игътибар бетү эстраданы түбән төшерә.

Ризәлә Исмәгыйлева: - Көй язучылар шигырь китапларын ачып карыйлармы икән?

Ризәлә Исмәгыйлова, «Тәртип-FM»радиосының баш мөхәррире.

Югыйсә, үлгән шагыйрь акча сорамый бит. Безгә дә төрле җырларны яңгырату өчен акча тотып киләләр, әмма җитәкчебез Марат Ибләминов үткәрми. Без халыкны үз артыбыздан ияртергә тиеш.

Флюра Низамова: - Текст дигәннән, минем исем китә. «Юлдаш» радиосында Роберт Әхмәтҗанов шигыренә язылган «Солдатлар» җырын башкортлар башка сүзләр кушып җырлап ята. Андый күчерелмә җырларны унбишләп җыйдым.

Флюра Низамова, журналист.

Илфак Шиһапов: - Мин монда сүзгә, журналист буларак түгел, җырлар авторы, продюсер буларак кушылам.

Илфак Шиһапов, журналист, продюсер.

7 миллион татар халкы бар. Соңгы хөкемдар да халык. Консерватория эшләп тора, музыка көллияте, мәдәният институты, филармонияләр эшли. Алар барысы да дәүләт финанславында. Ләкин бүген сез сөйли торган эстрадага беркем акча бирми, алар үзләре эшли. Бүген монда Зәйнәб ханым утыра. Ул татар сәхнәсенең өлгесе. Аларга дәүләт ярдәм итмәде бит. Хәтерлисездер, заманында Фирзәр чыкты. Казанда баян белән 30 көннән артык концерт куйды. 80 нче еллар азагы иде ул. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләймановаларның көчендә чагы иде әле. Совет чоры тәрбияләгән зәвыктан, бертөрлелектән халык туймаган булса, Фирзәр Мортазин андый концерт куя алмас иде. Салават Фәтхетдинов Башкортстаннан килеп йолдыз була алмас иде. Айдар Галимов 20 елдан артык сәхнә тота, чөнки ул эшли, аңа да беркем дә акча биргәне юк. Әгәр җырчы ошамый икән, халык билет алмый. Бүгенге көндә «Болгар», «Татар» радиолары эшли. Кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Ошамый икән анда тапшырган җырлар, тыңламагыз, «Тәртип FМ» ны тыңлагыз. Мин моны халыкка әйтәм. Сәгыйт әфәнде, сез консерваториядә укытасыз. Мин иң яхшы укучыларыгызны җыеп концерт оештыра алам. Ничә кеше килер дә, ничә кеше тыңлар икән? Бүген радиоларга сәнгать советлары куеп, классик җырлар гына әйләндерә башласаң, радиоканаллар үләчәк, чөнки ул шулхәтле күләмдә халыкка кирәкми. Композитор бары тик профессионал гына булырга тиеш дигән сүз белән килешмим, «Карурман», «Гөлҗамал», «Рамай» кебек җырларны консерваториянең композиторлар әзерләү бүлеген тәмамлаган кешеләр язгандыр дип уйламыйм, әмма алар гасырдан гасырга күчеп килә. Җыр текстлары буенча да шулай ук. Кайбер җыр текстларны тәнкыйтьләгән Вазыйх әфәнде үзе дә «Соңгы кыңгырау» җырының текст авторы.

Бер очрак булды. Бөтенләй билгесез үзешчән җырчылар студиябезгә килеп 500 диск сорап алдылар. Алар Иркутск, Красноярск якларына барып татар авылларында концертлар куеп, дисклар сатып кайтканнар. Моның белән нәрсә әйтүем? Яхшымы, яманмы татар җырлары милләтне берләштерүче бердәнбер әйбер булып тора. Оренбург өлкәсендәге Озерки дигән авылга бардым. Татарлар да, казахлар да чип-чиста татарча сөйләшәләр. «Яңа гасыр» каналын карыйлар, бик күп эстрада җырларын беләләр.

Һәр заманның үз җыры, һәр җырның үз тамашачысы бар. Әгәр бүген исәнлекләре булып, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова теләсә кайсы татар авылына барып концерт куйса, 40-50 кеше генә килергә мөмкин.

Флюра Низамова: - Сәхнә ул яшьлек урыны.
Вазыйх Фатыйхов: - Ни генә булмасын, зәвыкны югалтырга кирәк түгел. «Мин сиңа бирмим» дигән җырларны сәхнәгә чыгарырга кирәкме икән? Халык­чан, сүзгә игътибар итеп башкаручы яшьләребез дә бар бит. Менә безнең белән утыручы яшь җырчы Азат Абитовка карагыз. Мәгънәле җырларны гына башкара. Бүген зәвыксызлык китте. Клип төшергәндә кыйммәтле машинага утыртып, кызларны йә шәрә килеш, йә чит илдә төшерәләр.

Кем түли, шул заказ бирә?

Айваз Садыйров: - Эстрада ул тәрбия чарасы, аның белән профессионаллар гына шөгыльләнергә тиеш, дибез.

Реклама

Айваз Садыйров, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире.

Әгәр без профессионалларга гына мөрәҗәгать итсәк, без баланы аерым кысаларда гына тәрбияләп үстерәчәкбез. Эстрадада төрле җырлар булсын. Бакырдан алтынны аерып алу җиңел. Халык нәтиҗә ясап кирәклесен аерып алыр. Бәлки кемнеңдер бер тапкыр булса да сәхнәгә чыгып җырлап карыйсы килә торгандыр, аның әйтәсе килгән фикере бардыр.
Рамил Курамшин: - Аның өчен үзешчән сәнгать бар. Безнең үзешчәннәр арасында әллә нинди тавышлылар очрый. Татарда гасырлардан килгән тәрбия бар. Мин «Татарстан» радиосын тыңлап үсмәгән булмасам, музыкант булмас идем.

Сәгыйт Хәбибуллин: - Сез халык кабул итә, дисез. Каян беләсез сез аның кабул иткәнен? Халык бит кайвакыт кәмит карар өчен килә. Сыйфат турында уйларга кирәк. Әлбәттә, халыкның сайларлык мөмкинлеге булырга тиеш. Шул ук вакытта иләк тә кирәк. Мин кайвакыт радио-телевидениедән кайбер җырларны тыңлаганда: «Ничек боларны эфирга чыгаралар икән?» - дип аптырап куям. Миңа алар өчен оят.

Флюра Низамова: - Кайвакыт мин «Болгар» радиосын тыңлыйм. Тыңлыйм да үтлим. Тозсыз, сыйфатсыз җырлар яңгырый. Текстлары да чыктым аркылы күпер. Бездә бит кайберәүләр баштан көйне, аннары гына текст язалар. Көйгә җайлаштырып рифмалаштыралар да, шул җыр дип атала. Аны сүндереп Башкортстанның «Юлдаш»ын кабызам, ул күпкә сыйфатлырак.

Айваз Садыйров: - Алайса Башкортстанда көчле иләк булганга, бөтен җырчы Татарстанга тартыладыр инде, әйеме?

Флюра Низамова: - Казан ул мәркәз. Барыбыз өчен дә изге урын.

Илфар Кәримов: - Безнең «Болгар» радиосында көнгә ике сәгать радиотыңлаучыларның сораулары буенча җырлар яңгырый. Әмма анда бер дә элекке җырчыларны сорамыйлар.

Илфар Кәримов, «Болгар» радиосының музыкаль мөхәррире.

Флюра Низамова: - Сездә нәрсә тыңлыйлар, шуны сорый алар.
Айваз Садыйров: - Коммерцияле радиоларның үз иләге бар. Аның хуҗасы бар. Продюсер акча күтәреп килсә, радиостанция аны алырга тырыша, без бит үз акчабызга яшибез. Сәнгать советына керерлек кешеләрне җыеп, дәүләт акча бирсен, без бөтен җырны да әйләндерергә риза.

Флюра Низамова: - «Тәртип FМ» җитәкчесе булган Марат Ибләминов үзе татар җанлы булганга, шундый радио өчен көрәштеләр. Сезнең иләктән тегесе дә, монысы да төшә.
Сәгыйт Хәбибуллин: - Хәзер кем акчаны күбрәк түли, шул җырлый.
Илфак Шиһапов: - Әгәр иртәдән кичкә кадәр «Яңа гасыр» телевидениесен карасагыз, күпме халык җыры яңгыраганын күрер идегез. Мин продюсер буларак җыр тәкъдим итәм икән, аны тикшерәләр. Берәр халык җыры бирсәм, ул җиңелрәк уза. Акча түләп яңгыраткан җырлар да бар.

Мин дә Салават булыр идем...

Флюра Низамова: - Минем Зәйнәбтән сорыйсым килә: сез Зөфәр белән программаны үзегез төзисез. Җыр сайлаганда кайсын сайласам отачакмын дип карыйсызмы?


Зәйнәб Фәрхетдинова: - Җырчыларга тәныйть тә, мактау сүзләре дә булырга тиеш. Заманында без филармониядән аерылып чыгып эшли башладык. Төрле вакытлар булды. Бик матур кабул ителгән программалар да булды, уңышсызраклары да. Сәхнәгә чыгуыбызга быел 25 ел.

Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты.

Безнең концертларга яшь буын да, өлкән буын да, үзебез кебекләр дә йөри. Кемгә нинди җыр тәкъдим иткәнеңне онытмаска кирәк. Замана үзгәрә. Казан тамашачысының тәлап бер төрле, Мәскәүнеке икенче төрле. Әйбәт итеп, җиренә җиткереп эшләгән эшне бөтен кеше аңлый, әлбәттә, тырышлыгыңны саласың икән. Сәхнәгә нәрсә өчен чыкканыңны онытмаска кирәк. Синең үз йөзең булырга тиеш. Моны яшьләр дә аңласын иде. Барам да, үземне күрсәтәм, дип сәхнәгә чыгучылар бар. Ачуланмасыннар, алар җырчы булуны җиңел итеп кенә кабул итәләр. Алай түгел ул. Репертуарны тамашачысына карап тупларга кирәк. Хәзерге вакытта популяр булган Радик Юлъякшин, мәсәлән, элекке җырларны заманча итеп эшкәртеп җырлый. Бик матур тәкъдим итә. Безнең музыкантларыбыз да кимеп бара. Алар Мәскәүгә, хәтта Европага китә. Әлбәттә, эшләргә җиңел түгел. Мәскәү бәяләре белән чагыштырганда, безнең билетлар күпкә түбән. Шулай да бөтен артист тырыша, йөри. Кризис дип авторлар да кыйммәтле җырлар тәкъдим итәләр. Синең җаның кабул итәме әле аны? Сүзләре чыктым аркылы күпер була. Әгәр җырчы түбән дәрәҗәдәге җыр башкара икән, аның публикасы да шундый, димәк.

Илфак Шиһапов: - Без Илназ Гарипов һәм Айсылу Габдинова белән Әтнә районының Мәрҗән авылына бардык. Клубта 54 урын, ә безнең 117 билет сатылды. 40 ел буе Мәрҗани тамырлары яткан авылга бер генә татар концерты да килмәгән. Гәрчә бездә филармонияләр дәүләттән акча алып эшләп ята. Илсөя Бәдретдинова белән йөрмәгән җир калмады. «Без сезнең концертка килеп танышып гаилә кордык», -дип язалар. Минем өчен татар эстрадасының бүгенге эшчәнлеге беернче чиратта милләтне, телне саклау чарасы.

Флюра Низамова: - Мин күбрәк авылда (Ярмәкәй районы, Башкортстан) яшәп ятам. Авылда режиссер да, сценарийлар авторы да булып киттем. 5 мең сум алып эшләгән клуб мөдиренә югарыдан фәлән җиргә конкурска барырга, фәлән программа әзерләргә, дип кенә торалар. Сорый беләләр, авылларга ярдәм юк. Ә район үзәгенә профессионал артистлар килә башласа, билет сатылмый икән, шул клуб мөдире үз кесәсеннән биш кешегә билет алып аларны районга алып барырга тиеш.
Азат Абитов: - Кабат җырчыларга әйләнеп кайтсак, халык җырчыны үзе сайлап ала ул. Җырга килгәндә, мәсәлән, без эшләгәндә сүзләргә нык игътибар итәбез. Авторларын да күрсәтәбез.

Азат Абитов, яшь җырчы.

Флюра Низамова: - Салават, Зәйнәбләргә охшарга тырышу бар һәм булачак. Заманында Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага охшарга тырышканнар. Кем халык күңеленә үтеп керә, син шуңа охшарга тырышасың. Үзем дә мәктәптә укыганда калын тавыш белән Илһам абый җырын җырлый идем. Игътибар итсәгез, бүген ир-ат җырчылар арасында баритон тавышлылар аз. Күбрәк тенорлар китте.

Азат Абитов: - Мин кечкенә чакта Салават Фәтхетдиновка охшатып җырлый идем. Әти миңа:»Син барыбер икенче Салават була алмыйсың»,- диде. Ул тәрбиядән дә килә торгандыр.

Сәгыйт Хәбибуллин: - Кайсыдыр җырчыга охшатып җырлап кына Салават та, Зәйнәб тә булып булмый.

Вәзыйх Фатыйхов: - Кабатлау кирәкми. Бер-ике тапкыр халыкны алдап зур заллар җыйсалар да, өченчесендә алдап булмый ул.

«Продюсерга әтиеңә ышанган кебек ышанырга кирәк»

Илфак Шиһапов: - Бүгенге көндә продюсерсыз сәхнәгә чыгу кыен. Продюсер ул тамашачы күзлегеннән караучы, оештыручы. Ул унсигез яшьлек кыз да, 70 яшьлек әби дә, 50 дәге ир күзлегеннән дә карый, тыңлый беоергә тиеш. Продюсер яшь җырчыга сыйфатлы җыр сайларга, аны яздырырга, шул җырны радиоларга бирергә, газеталар белән эшләргә тиеш. Җырчы кеше беркайчан да билет күтәреп мәдәният йорты директоры янына барырга тиеш түгел. Ул бары тик сыйфатлы концерт бирергә тиеш.

Ризәлә Исмәгыйлева: -Эстрада сыйфатлы булсын өчен продюсерлар да манкорт булырга тиеш түгел. Ул милли җанлы кеше булырга тиеш.
Вазыйх Фатыйхов: - Әгәр таланты булмаса, продюсер гына җырчыны үстерә алмый. Продюсер -ул канат куючы, юнәлеш бирүче. Талантны күтәреп ала торган продюсер булмаса, җырчы югалып та калырга мөмкин.

Илфак Шиһапов: - Продюсер алмаздан бриллиант ясый. Әйтик, Рифат Фәттахов Ваһапов фестивален оештыра. Ул эшли белә. Бары тик моңлы җырчыларны сайлый. «Барс-рекордс» компаниясе заманча юнәлештә эшли. Алар барысы да үз акчаларына яши, шуңа күрә без аларга бернинди дә таләп тә куя алмыйбыз. Әйтик, мин продюсер буларак өч-дүрт кеше белән эшлим. Илсөя Бәдретдинова проекты ул, нигездә, автор җырлары юнәлешендә. Илназ Гарипов нигездә яшләр өчен. Айсылу исә уникаль тавышлы, чын профессионал, үзе вокал укыта, - ул күңел өчен. Нәкъ менә биредә яңгыраган фикердәгечә татар эстрадасын сыйфатлырак итеп булмасмы дип эшләргә алынган проект.

Азат Абитов: - Мин үзем генә беркайчан да сәхнәгә чыкмаган булыр идем. Бәлки бер ун ел акча җыеп, элемтәләр булдырганнан соң гына чыгар идем. Продюсерга үз әтиеңә ышанган кебек ышанырга кирәк, ансыз булмый.

Флюра Низамова: - Без элек эстрадада «рэп, рок жанрлары юк», дип сөйләшә идек. Хәзер продюсерлык турында сөйләшәбез. Димәк, күпмедер дәрәҗәдә үсәбез, сыйфат таләп итәбез.

Айваз Садыйров: - Без 20 ел буе шушындый сөйләшүләр алып барабыз. Сәнгать советы, композиторлар турында гапләшәбез. Ләкин бу сөйләшүдән ары узамы икән ул?
Флюра Низамова: - Кирәк мондый сөйләшү. Ул халыкта фикер уята.

Сәгыйт Хәбибуллин: - Минем әлеге сөйләшүне йомгаклап шуны әйтәсем килә: эстрадада халыкка ияреп бару дөрес түгел. Бер адым алдан барырга кирәк.

Чыннан да, эстрада турында сөйләшүләр елдан елга дәвам итә. Башка бер нәрсә яза алмаган журналистлар да, гадәттә, үзләрен эстрада белгече дип саныйлар һәм карьераларын татар җырчыларын әрләүдән башлыйлар. Ләкин мондый сөйләшүләр кирәк. Кемдер телиме, теләмиме җыр татар халкын саклаучы көчле бер инструмент. Тәнкыйть һәрвакыт булган һәм булачак. Сәхнәдәгеләргә карата бигрәк тә. Ләкин, ходайга шөкер, аңа карап кына татар эстрадасы үсештән туктамый, сайларлык әйбер дә күп. Шулай булырга тиеш тә.

Түгәрәк өстәлнең АУДИОЯЗМАСЫ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: