Шәһри Казан

«Ходайдан килгән кодрәт дип уйлыйм...»

Дөньяда талант ияләре чиксез күп: аларның кайберләре бии, икенчеләре шигырь яза, башкалары матур җырлары белән кеше күңелен яулап ала. Аеруча яшьләр арасындагы сәләтле егет һәм кызларга куанып, кызыгып, исебез китеп карыйбыз. Шундый сәләтле, уңган егетләрнең берсе - якташым Рөстәм НАСЫЙБУЛЛИН белән сезне дә таныштырып китәсем килә. Кизләү авылында туып үскән,...

- Рөстәм, җырга сәләтең кемнән күчкән дип уйлыйсың?
- Бу сорауга, дөресен генә әйткәндә, төгәл җавап бирә алмыйм. Гаиләбездә дә җырчылар юк. Ходайдан килгән кодрәт дип уйлыйм мин аны.
-Җырчы булу кечкенә чактагы хыялың идеме?
- Кечкенә чакта җырга кереп китәрмен дип уйламаган идем. 5 нче сыйныфта укыганда әти-әнием сәнгать мәктәбенә укырга кертте. Мин аларга шуның өчен бик рәхмәтле. Шунда үземне таптым...
Ә хыялым - опера театрында хезмәт кую. Хәзерге вакытта тавышым өстендә эшлим. Тулысынча җыр дөньясына чумасым килә.
- Җырга сәләтең ничә яшьтә ачыла башлады?
- 1нче сыйныфтан дип әйтсәм дә, ялгышмамын кебек. Чөнки 7 яшьтә беренче чыгышларым булды. Башта мәктәп сәхнәсендә, аннары инде зур бәйрәмнәрдә клубта җырлый башладым. Сәләтем тулысынча сәнгать мәктәбенә кергәч кенә ачылды.
- Күбесенчә нинди жанрдагы җырлар җырлыйсың?
- Татар халык җырларын башкарам, «Тәфтиләү», «Умырзая» кебек җырларны яратып җырлыйм.
Хәйдәр Бигичев репертуарын бик яратып тыңлыйм. Шулай ук Нәҗип Жиһанов, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров һәм Салих Сәйдәшев әсәрләрен яратып башкарам.
Кумирым - Дмитрий Хворостовский.
- Әлегә кадәр зур җырчылар белән җырларга туры килдеме?
- Мин хәзерге вакытта Зөһрә Шәрифуллина белән бергә эшлим. Ул мине сәхнә дәресләренә, сәхнә тормышына өйрәтә. Бергә гастрольләргә йөрибез. ИлСаф, Вадим Захаров кебек җырчылар да Зөһрә ападан дәресләр алган. Ул бик әйбәт кеше... Үзенең төркеменә алганы өчен, мин Зөһрә апага чиксез рәхмәтле.
- Сәхнәгә чыкканда яисә чыккач, үзеңне ничек хис итәсең?
- Конкурслар алдыннан әзрәк каушау була инде ул, ансыз түгел. Ләкин, ни гаҗәп, концертлар алдыннан бер дә каушаганым булмады.
- Киләчәккә планнарың нинди?
- Көллиятне тәмамлап, консерваториягә укырга керергә. Ныклы белем алып, киләчәгемне җыр белән бәйлисем килә. Гомерем буена халкыма хезмәт итәргә телим.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: