Шәһри Казан

«Хәтер көзгесе: тугра һәм шәҗәрә»

«Кол Шәриф» мәчетенең «Татар шәмаиле» галереясында «Хәтер көзгесе: тугра һәм шәҗәрә» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул 2011 елда башланып киткән «Каллиграфия мәңгелек хакыйкатьне аңлату юлында» дип аталган арт-проектның дәвамы булып тора. Тематик күргәзмә каллиграфлар Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов, Ришат Сәлахетдинов, Рөстәм Шамсутов, Әлфия Исхакова, Ринат Миннибаев һәм Зөлфия Мөхәммәтдинованың эшләреннән...

Тантананы «Кол Шәриф» мәчетендәге Ислам музее директоры Нурия Гәрәева һәм «Әлиф» каллиграфлар ассоциациясе рәисе Рөстәм Шамсутов ачып җибәрде. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтеннән килгән Рөстәм Батров әлеге күргәзмәне республиканың бөтен мөселман-татар дөньясындагы олы вакыйга буларак бәяләде.
«Татар шәмаиле» галереясы Казан шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан, Европадагы иң затлы, зур мәчетләрнең берсе саналган «Кол Шәриф»тә булуы үзе үк зур мәгънәгә ия. Чөнки шәмаилнең урыны гомер-гомергә әнә шулай гел түр башында булган. Ачылуына 4 нче ел гына булса да, әлеге галереяны халык инде үз итеп өлгерде. Аннан кеше өзелеп тормый. Эш көне булуына карамастан, ачылышка килүчеләр дә шактый иде. Беренче карашка кечкенә генә булып тоелса да, экспозициянең олылыгы, кыйммәте бәхәссез. Сүз Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Илдар Ханов кебек шәхесләребез турында барганда, ул башкача була да алмый. Илһам Шакиров, Җәүдәт Сөләймановларны исә бу очракта нәкъ менә әлеге кыйммәтле чылбырны бүгенге көн белән тоташтыручылар сыйфатында күрәбез.
Тугра белән башланган сүз шәҗәрәгә үк барып тоташа. Үзләренең нәсел шәҗәрәләрен Нәҗип Нәккаш та, Рөстәм Шамсутов та, традицион алым тарафдарлары кебек үк, ябалдашлары тармакланып киткән агач рәвешендә (шәҗәрә - гарәпчәдән агач дип тәрҗемә ителә) биргән.
- Әти ягыннан 13 буын кергән әлеге шәҗәрәне 1990 елларда өйрәнә башладым. Иң ерактагы 3 буын бабамны, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов ярдәме белән, Мәскәүнең борынгы актлар архивыннан таптык, - ди Нәҗип әфәнде, эчке бер горурлык белән.
Ә туграларга килсәк, хаттат аларны, нигездә, борынгы төрек солтаннары, Кырым ханнары тугралары стилендә эшли. Бу күргәзмәдә аның Г.Тукай, Б.Урманче, Җ.Сөләйманов, С.Гарбузоваларга багышланган тугралары урын алган. Узган гасырның 80 нче елларында каллиграфия сәнгатен кабат торгызуда тырышып хезмәт куйган, үз мәктәбен булдырган хаттат буларак та, 30 елдан артык Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк кулъязмалар һәм текстология бүлегендә эшләп, борынгы төрки телләрдәге кулъязма чыганакларны тикшергән, өйрәнгән галим буларак та кызыклы шәхес Нәҗип әфәнде. Тугралар турында сөйләгәндә дә ул, галим буларак, үз эзләнүләренә, күпьеллык күзәтүләренә нигезләнә: «Төрекләрдә тугралар XIII гасыр ахыры-XIV гасыр башында Орхан ханда күренә башлый. Казан ханнарының ярлыкларында классик тугралар ХХ йөз башында да күренми әле. Сәхипгәрәй ханда булгандыр, бәлкем, әмма мин очратмадым. Кырым ханнарында тугралар булган, чөнки алар Төркия кул астында, автономия рәвешендә торганнар», - ди ул.
Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы оештырып (2004 ел), шәмаил музее дип җан атып йөрүенә караганда, Рөстәм Шамсутовны да архитектор димисең. Ә ул әнә, шәмаилнең бөтен тарихын, стильләрен фәнни яктан өйрәнеп, диссертация яклаган, монография бастырып чыгарган галим буларак җитәкли каллиграфлар ассоциациясен. Рөстәм әфәнденең әйтүенә караганда, яңа экспозиция бу юлы да хаттатларыбыз арасында зур яклау тапкан.
Дөньякүләм танылган каллиграф В.А.Попов та истәлекләре белән уртаклашты, туграларын шәрехләп узды. Моннан 20 ел элек каллиграфия белән шөгыльләнә башлаган вакытларын кабат күңелендә яңартты. Миңа калса, быел җәйгә 90 яшен билгеләп узарга җыенучы, әле 3-4 ай элек кенә күргәзмәләре белән Беларусьның Минск, Гомель, Витебск һәм Ивье шәһәрләрен урап кайткан хаттат ул - үзе бер тема.
- Галерея инде күптән төрле милләт вәкилләренең игътибарын җәлеп итәрлек үзәккә әйләнде. Без моны Универсиада вакытында аеруча нык тойдык. Бүгенге көндә иң куандырганы - галерея шәмаил сәнгатен пропагандалап кына калмый, ә моңа кадәр әле беркемгә дә билгеле булмаган яшь каллиграфларны да үз тирәсенә туплый, - ди Р.Шамсутов.
...Халык ачылыштан соң да тиз генә китәргә ашыкмады. Н.Нәккашның каллиграфия буенча осталык дәресе көтә иде аларны. Ә бүгенгә арт-проект эшен дәвам итә дибез. Күргәзмә 15 майга кадәр эшләячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: