Шәһри Казан

Хуҗа Насретдинда кунакта

Көлке терапиясенең гомерне озайту, кәефне күтәрү, бетмәс-төкәнмәс көч-егәр бирү сәләтен тоеп яшәүчеләр күп дип уйлыйсызмы? «Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!» - дип күпме генә әйтсәләр дә, кара коелып, бүселеп, ник туганына үкенеп йөрүчеләр адым саен. Миңа калса, кайчагында, бу халәттән чыгу өчен, Казан карикатурачыларының эшләренә кырын күз белән генә булса...

Реклама

Инде бу кадәресе булса, калганы магнит кебек үзенә тартачак, чөнки ул башкача була да алмый. Бүген «Чаян» журналы тирәсенә тупланган карикатурачылар, Россиянең көлке үзәге генә булып калмыйча, чит илләрдә дә үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын гел күрсәтеп (Брюссель, Истанбул, Хайф, Париж), дәлилләп киләләр. Алай гына да түгел, безнең Вячеслав Бибишев кебек юмор «Оскар»ы, ягъни «Алтын Эзоп»ка (Болгария) ия булучыбыз да бар. Рушан Гатауллин белән Фәрит Васиков шулай ук үзебездә генә түгел, Япониядә дә танылу алган карикатурачылар. Әле күптән түгел генә бертөркем карикатурачы рәссамнар Төркиянең Искешәһәрендә булып кайттылар. Аларны анда нинди җилләр ташлады? Хуҗа Насретдин ватаны ничек каршылаган үзләрен? «Чаян» журналы редколлегиясе әгъзасы, Журналистлар берлеге каршындагы карикатурачылар гильдиясенең башкарма директоры, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус ӘҖЕМОВ белән әңгәмәбез шул хакта.
- Илдус әфәнде, Көлке көне белән башланып киткән апрель аен тулысынча сезнең ай дип атап була торгандыр. Мәҗитов галереясында ачылган күргәзмәне исә «Чаян» журналының 90 еллыгына багышладыгыз. Вячеслав Бибишев, Илдус Әҗемов, Заһир Хәкимов, Рушан Гатауллин, Сергей Андрианов, Елена Хитрова, Илдар Нәфиев, Алексей Мамаев һәм Эрнест Дышаевларның эшләренә киң урын бирелгән иде анда. Төркиягә нинди максатлар белән бардыгыз?
- Нәкъ менә шушы күргәзмә ачылганнан соң киттек тә инде. Карикатурачыларның «Сабантуй» клубы «Tatartoon» дигән яңа халыкара проект уйлап тапты. Ул Казан карикатура мәктәбен бар дөнья белсен дигән максатны куя. Төркиягә 4 рәссам - В.Бибишев, Р.Гатауллин, З.Хәкимов һәм мин бардык. Искешәһәрдә «Татарстан карикатурасы» дигән күргәзмә ачтык. Бөтенебез дә «Tatartoon» логотибы төшкән футболкалардан һәм кәләпүштән идек.
- Төркия Искешәһәренең быел төрки дөнья башкаласы дип игълан ителүе дә, анда татарларның күпләп яшәве дә аңлашыла. Шулай да сезнең юл ничек төште анда?
- Карикатура музее директоры Саадетдин Айгун В.Бибишев белән Болгариядә юмор фестивалендә танышкан булганнар. Ул чагында безнең В.Бибишев «Алтын Эзоп», ә Айгун скульптура номинациясендә беренче урын ала. Хәзер интернет заманы бит, без карикатурачылар да интернет аша аралашып яшибез. Айгун безнең проектны хуплады һәм үзләренә чакырды. Аны аеруча Хуҗа Насретдин турындагы эшләр кызыксындыра иде. «Бөтен дөньяның елмаюын җыйыйк» дигән девиз белән үтүче «Tatartoon», әйткәнемчә, Казан карикатура мәктәбен һәм ирония сәнгатен пропагандалый. Моннан элек тә 2008 елда безнең «Сабантуй» карикатурачылар клубы, Хуҗа Насретдинның тууына 800 ел тулуга багышлап, Төркиянең Казандагы илчелегендә күргәзмә оештырган иде. Ул бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан да билгеләп үтелде. Хуҗа Насретдин без күргәзмә үткәргән Искешәһәрдә туган. Безне анда 4 көн кунак иттеләр. Төркиядә яшәүче Казан һәм Кырым татарлары белән таныштык, аралаштык. Аларның үз иҗтимагый үзәкләре эшләп килә. Телне, мәдәниятне саклау буенча зур эш башкаралар. Аларга безнең белән аралашу зур куаныч иде. Ул күренеп тора. Җирле карикатурачы рәссамнар белән дә очрашып, тәҗрибә уртаклаштык. Аралашканда беркадәр тел проблемасы комачау итсә дә, инглиз теле белән татар телен куша торгач, аңлаштык тагын. Чыннан да, Төркиянең Искешәһәре быел төрки дөнья башкаласы дип игълан ителде. Икенче елга бу статус Казанга күчәчәк һәм Искешәһәр карикатурачыларын үзебездә кабул итәрбез дип өметләнәбез. Искешәһәр тирәсендә татар авыллары да урнашкан. Үткән ел Сабан туен Искешәһәрдә үткәргәннәр.
- Күргәзмә ачу резонанс тудырдымы? Ниндирәк даирә кешеләре катнашты? Тагын кайларда булдыгыз?
- Күргәзмә тантаналы рәвештә ачылды. Анда Искешәһәр губернаторы урынбасары Омәр Фарук Гюнай, хакимият башлыгы Борхган Сакаллы, Анадолу университеты деканы профессор Бильгихан Узднер һәм югары уку йортлары укытучылары, студентлар катнашты. Мин, үз чиратымда, үзебезнең «Сабантуй» карикатурачылар клубының эше белән таныштырдым, «Чаян» журналы турында сөйләдем, монитордагы видеоязмаларны шәрехләп бардым. Бигрәк тә төрек илчелегендә Хуҗа Насретдинга багышлап уздырган күргәзмәбез зур кызыксыну уятты. Без сөйләгәннәрне Искешәһәрдәге Казан татарлары җәмгыяте рәисе Ихсан Танатар тәрҗемә итеп торды. Без - иң төньяктагы мөселманнар, бездән соң ак аюлар гына яши, дип шаярттым һәм төрек хөкүмәтенең мәдәнияткә һәм бөтен төрки халыкларны рухи берләштерүгә зур көч куюларын билгеләп үттем. Безгә мактаулы дипломнар, каталоглар тапшырдылар. Без дә үзебезнең каталогны, үзебезнең китапларны, открыткаларны, татар һәм рус телләрендә чыккан «Чаян» журналларын тапшырдык. Казан татарлары гармунчы да чакырган иде. Бергәләп татарча җырлар җырладык. Очрашуыбызны «Туган тел» җыры белән тәмамладык. Кунакларга шаржлар ясадык. Икенче көнне шәһәр буйлап сәяхәт кылдык. Мәчетләрнең күплегенә, юлларның яхшылыгына, чисталыкка, чәчәктә утырган агачларга, лалә чәчәкләренә сокланып йөрдек. Нәкъ шул вакытта Истанбулда VIII Халыкара ләла фестивале башланды. Төркияне лалә һәм кофе ватаны диләр. Юкка түгел икән. Шулай ук Төркиядәге иң зур кинофестивальләрнең берсе IKSV ачылды. Төркия яңалыкларын рус телендә чыга торган атналык «Босфор» газетасыннан укып, танышып бардым.
Искешәһәрдә 30 мең студент укый торган Анадолу университетында булдык. Элеккеге казармалар. Карикатура музее директоры әлеге университетта скульптура укыта. Тулай тораклары, музейлары, китапханәләре, остаханәләре, ашханәләре, кафетерийлары булган галәмәт зур студент шәһәрчегенә исләребез китте. Анда уку өчен бөтен шартлар да тудырылган. Дизайн, чүкеп бизәк төшерү, агач һәм таш ую, скульптура һ.б. өчен зур-зур остаханәләр. Ирексездән, мондый шартлар булдырылган университетлар бездә дә булса икән, дип уйлап куясың. БДБ илләреннән килгән укытучылар, студентлар да шактый икән. Бөтен җирдә иҗат рухы хөкем сөрә. Коридорда студентларның бер дигән эшләре эленеп тора. Хөкүмәтнең ярдәме сизелә. Университетның үз газетасы да бар. Шул газета битләрендә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин турында да материал урнаштырылган. Ул биредә март ахырларында булып киткән. Шулай ук һәр остаханәнең каталогын, дискын да чыгарганнар.
- Ял итәргә өлгердегезме?
- Бер көн Истанбулда булып, анда кундык. Аннан бер сәгать паром белән Мәрмәр диңгез буендагы Яловога кадәр барганнан соң, автобуста 40 минутлык юл үтеп, кайнар чыганакларга юл тоттык. 2 көн буе рәхәтләнеп җылы бассейнда коендык, XIX гасырга караган төрек мунчасына йөрдек. Ул безгә Болгар дәүләте мунчаларын хәтерләтте. Урамда да, базарда да, хәтта мунчада да шаржлар ясадык.
- Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал дибез икән...
- Яшисең килсә, бөтерелергә өйрән, диләр руслар. Төрекләр дә моны үзләштергән. Төрек сатучылары рус телен өйрәнгәннәр. Төркиядә булганда ике-өч авыз сүз белсәң, безгә дә начар түгел анысы. Мәсәлән, «Кач пара?» - күпме тора һәм «бераз уҗус» - очсызрак ит. Чыраеңа гамьсез генә кыяфәт чыгарып, шулай сораганда, сатулашып була.
Анда иске биналарны реставрацияләүгә зур игътибар бирәләр. Зәңгәр мәчеттә булдык. Без барганда намаз вакыты иде. Шуңа да туристларны кертмәделәр. Берьюлы берничә мәчетнең азан тавышын ишетү искитмәле булды. Әйтерсең мине җирдән алып күккә күтәрделәр. Мәчетнең гаҗәеп архитектурасын, төз манараларны, иске таш базарларны күреп исебез китте. Менә ул Госманлы империясенең куәте кайда?! Минем бабам Мортаза бай «Әҗем» мәчетен төзегәндә Төркиягә һәм башка Шәрык илләренә махсус барган. «Әҗем» мәчетенең төз манаралары Төркиядәге манараларны хәтерләтә. Ул, галәмгә очарга җыенып, старт сызыгында торучы ракетага охшаган. Шулай ук Константинопольнең корылмаларына шаккатып йөрдек. Китап кибетләрендә күргәзмәләрнең каталогларын, җирле карикатурачыларның китапларын сатып алырга мөмкин. Бу бездә юк.
Кичләрен халык урамнардагы кафеларда утыра. Исерек кешеләр күрмәдек. Гаҗәп бит, төрекләр, Казан татарларын бик белмәсәләр дә, «Рубин» футбол клубын белә булып чыкты. Бензин, алкоголь, тәмәке, бездәге белән чагыштырганда, өч тапкыр кыйммәтрәк. Пәрәнҗәдән йөрүче хатын-кызлар да күренә. Ә аэропортта ак кәләпүшле, ак япмалар бөркәнгән, изге җирләрне зиярәт кылучы яланаяклы хаҗиларны да очраттык. Төрекләр - үз дәүләтчелеген саклаган төрки телле бердәнбер халык. Бер сүз белән әйткәндә, Төркия заманча мөселман дәүләте үсешенең өлгесе булып тора һәм без алардан алырдай, өйрәнердәй нәрсәләр шактый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: