Шәһри Казан

Хуҗа Насретдиннең ишәге Яшел Үзәндә яши (ФОТО)

Яшел Үзәннең ачык һавадагы этнография музеенда без «Хуҗа Насретдин» спектаклендә уйнаган Сәлимә белән генә түгел, тагын бик күп кызыклы әйберләр белән таныштык. Биек таганда атындык, җил тегермәненең эшләгәнен күрдек, катык ашадык, кыскача гына әйткәндә, ярты гына сәгатькә булса да, XIX- XX гасырдагы татар авылында яшәп алдык. Иң беренче игътибар иткән...

Яшел Үзәннең ачык һавадагы этнография музеенда без «Хуҗа Насретдин» спектаклендә уйнаган Сәлимә белән генә түгел, тагын бик күп кызыклы әйберләр белән таныштык.
Биек таганда атындык, җил тегермәненең эшләгәнен күрдек, катык ашадык, кыскача гына әйткәндә, ярты гына сәгатькә булса да, XIX- XX гасырдагы татар авылында яшәп алдык. Иң беренче игътибар иткән нәрсәбез әлеге дә баягы җил тегермәне булды. Музей директоры Миңнедамир Камалетдинов аны Биектау районының Киек авылыннан алып кайткан.
- Бу тегермәнне 1943 елда авыл хатыннары үз куллары көче белән салган. Шул вакыйганың шаһиты булган Сәлим абый аны салу тарихын сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмый иде. Авырлыгы ике тонна ярым булган шушы тегермәнне хатын-кызлар берүзләре эшләп чык­кан. «Колхозда бер ат бар иде. Аны башка эшкә йөрттеләр. Тегермәнгә дигән агачларны урманга барып ташыдылар. Соңгы валларны күтәргәндә күрше авылга барып, андагы зуррак гәүдәле хатыннарны алып килделәр», - дигән иде ул. Ә безгә исә аларны күтәртү өчен краннар чакыртырга туры килде, - ди Миңнедамир Камалетдинов.
Тегермәндә бодай тарттырып, он ясыйлар. Шул оннан кунакларга коймак, икмәк тә пешереп аша­талар икән. Тегермән янәшәсендә үк тукучы остаханәсе урнашкан. Ту­ку станогын музейга 86 яшьлек әби тапшырган. Ул аңа әбисеннән үк калган. Станок хәзер дә эшли ди.
Тимерче алачыгында акча сугалар, ягъни мә­сәлән туристлар монда үзләренә тәңкәләр ясый, дагалар да чүкеп ясарга була икән. Чүлмәкче йортында чүлмәкләрне киптерү өчен махсус мич төзеп куйганнар. Крестьян йортына кереп караган кеше чып-чын тарих белән очраша. Чигүле тәрәзә кашагалары, мендәр тышлары, җәймәләр, сәндерә, бишек, сәке, тукылган келәмнәр, самавыр, казанлы мич - монда бернәрсә дә ясалма, купшы түгел, чын безнеңчә - авылча. Сәке өстенә менеп ятып ял итәселәр килеп китте хәтта. Кышкы суык көндә килүчеләр иң кәттә урынга - мич башына үрмәләр иде, мөгаен. Нәни кунаклар да, бишектә тирбәләсе килеп, нәүмизләнеп каладыр. Өй түрендә торган тальян гармунның да үз тарихы бар икән. Аны музей директоры Балык Бистәсеннән алып кайткан.
- 90 яшьлек бер бабай шалтыратты да гармунын алып китәргә кушты. Үзе урын өстендә ята иде. Вакытында барып җиткәнмен, урыслашып беткән балалары гармунны чыгарып ыргытырга әзерләп куйганнар иде - аны мин ишек янындагы урындык өстеннән алып киттем. Бабай шаяртырга да көч тапты үзендә. Гармунчы булгач, армиягә озатканда миңа егерме биш кыз кулъяулыгы бүләк итте, күршемә исә икәү генә эләкте, ди. Кызганыч, әлбәттә, йөз еллык нәни генә гармун өйләренә сыймаган, - ди Миңнедамир Камалетдинов.
Музейда әле кечкенә генә зоопарк та бар. Хуҗа Насретдиннең Сәлимә кушаматлы ишәге менә шунда яши дә инде. Ат, тәвә кошлары, кәҗәләргә дә иң матур татар исемнәрен биргәннәр биредә. Музей ишегалдында сиртмәле кое, ат дагалау корылмасы, бүрәнә яра торган җайланманы да күрергә була. Печәннән шалаш та эшләп куйганнар. Киләчәктә мәчет тә төзеп куярга исәп­лиләр икән. Анысын да торгызып куйсалар, бу чып-чын татар авылы булып чыга инде. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге музейны булдыру өчен, Миңнедамир Камалетдинов әйтүенчә, акчаның күп өлешен гаилә бюджетыннан алырга туры килгән. Хәзер исә төрле иганәчеләр ярдәм итеп тора икән.
- Акча эшләр өчен түгел, фәкать күңел таләбе белән алындым мин бу эшкә. Үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне башкаларга да танытасы килә бит, - ди ул.
Әйтергә онытып торам, Рабига апа безне тәмле үлән чәе һәм Шыр­дан катыгы белән дә сыйлады. Эх, рәхәт тә булды соң татар авылында!..
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: