Шәһри Казан

Хушлашу сүзе

4 гыйнвар көнне киң җәмәгатьчелек, РФнең атказанган архитекторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, архитектура тарихы һәм мәдәниятенә биниһая өлеш керткән Сәяр Ситдыйк улы Айдаров белән хушлашты. Аңа 86 яшь иде.

Архитектураны катып калган көй белән тиңләү бар. Сәяр Ситдыйк улы Айдаров гомер буе үзен әнә шундый илаһи хезмәткә багышлаган шәхес. 1954 елда Мәскәү архитектура институтын тәмамлаганнан бирле, ягъни ярты гасыр дәвамында Сәяр Ситдыйк улы Айдаровның эшчәнлеге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән бәйле. Ул 1968 елда кандидатлык диссертациясе яклый. СССР һәм РФ Архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы буларак,17 ел дәвамында ТР Архитекторлар берлеген җитәкли. 1975-1983 елларда архитектура тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире вазифасын башкара. 1990 елда докторлык диссертациясе яклый. 1990-2004 елларда - архитектураның милли проблемалары тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире. 2004-2011 елларда архитектура тарихы һәм теориясе кафедрасы профессоры.
Сәяр Ситдыйк улы Айдаров - Казан архитектура мәктәбенең чишмә башында торучыларның берсе. Ул архитектура белгечлегенә укытуның методик нигезләрен төзүдә катнашып кына калмый, ә Казан мәктәбе һәм Мәскәү архитектура институты арасында методик элемтәләр дә урнаштыра. Архитектура мирасын реставрацияләү һәм реконструкцияләү буенча күренекле галим һәм практик буларак, С.Айдаров архитектура белгечлегенә укытуның беренче елларыннан ук Татарстанның милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, җирле кадрлар әзерләү методикасын эшли. Ул үзенең укыту-методик һәм фәнни тәҗрибәсен үзе оештырган Архитектураның милли проблемалары һәм тарихы теориясе кафедрасында нигез итеп ала.
Сәяр Ситдыйкович берничә буын архитекторларны һәм фәнни кадрларны әзерли. Аның укучылары бүгенге көндә Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә хезмәт куя. Алар арасында танылган галимнәр, югары мәктәп укытучылары, проект институтлары һәм иҗади остаханәләр җитәкчеләре шактый.
Сәяр Ситдыйк улы үзенең бөтен иҗади һәм фәнни эшчәнлеген Татарстан архитектурасының мөһим проблемаларын тикшерүгә, төгәлрәк әйтсәк, Казан Кремленең Казан ханлыгы чорына караган монументаль комплексларын тикшерү һәм фәнни реставрацияләүгә багышлый. Болгар тыюлыгын фәнни реставрацияләү дә аның җитәкчелегендә башкарыла. Свияжск утравындагы тарихи һәйкәлләрне өйрәнү һәм аларны кабат торгызу эшендә дә Сәяр Ситдыйк улы Айдаровның өлеше бихисап.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: