Шәһри Казан

Хәйдәр Бигичевны искә алырга фин татарлары да килде

Узган атнада филармония концертлар залында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичевның истәлегенә багышланган кичә узды. Аны Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль фонды оештырды.

Фондның җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов:

– Хәйдәр Бигичев – татарның алыштыргысыз җырчысы. Ни кызганыч, бу бөек исем онытыла кебек. Аның югары кимәлдәге вокал мәктәбе – яшьләргә үрнәк. Республикада Хәйдәр Бигичев урамы, музее бар. Үзе яшәгән йортта аңа истәлек тактасы куелган, – дип, җырчы исемен мәңгеләштерүче урыннарны барлады.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальне оештырырга беренче тапкыр үзенең хәер-фатихасын биргән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

– Хәйдәр Бигичев белән без заманында бер йортта яшәдек, аның белән күрешеп, сөйләшеп йөрдек. Ул йөрәккә үтеп керә торган җырларны гына башкарды. Хәйдәр халкыбызны бөтен дөньяга танытты. Ә инде безнең арадан киткәннәрне искә алырга Ваһапов фестивален оештыручылар ярдәм итә, – диде.

Кичәгә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында бергә эшләгән дуслары да килгән иде. Шуларның берсе – Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев:

– Без консерватория­гә Хәйдәр белән бер елда - 1971дә укырга килдек. Аны тыңлауга ук алдылар. Безнең бәхеткә Казанга режиссер Нияз Даутов кайтты. Ул тәүге тапкыр Хәйдәргә «Самат» операсында Самат партиясен бирде. Хәйдәр булмаса, театрда «Отелло», «Алтынчәч» спектакльләрен куймыйлар иде. Әгәр бүген Хәйдәр исән булса, ул әллә нинди эшләр күрсәтер иде, – дип хатирәләр яңартты.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артис­ты Клара Хәйретдинова да:

– Хәйдәр белән без партнерлар буларак шактый партияләрне бергә җырладык. Ул – Отеллоны, мин Дездемонаны башкардым. Дездемонаны дүрт җырчы җырласа да, Хәйдәрдән башка Отеллоны башкарыр­дай җырчы юк иде. Бүгенге көндә Хәйдәр кебек җырчы юк әле, – дип белдерде.

Реклама

...Кайчандыр, «Кәккүк, кәккүк, әйтче миңа, күпме минем гомерем», - дип җыр­лаган Хәйдәр үзе дә 49 яшендә безнең арадан китеп барды. Ул гомер буе үзе белән якташы Рәшит Ваһаповның фотосын йөрткән.

Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Халидә, алдагы көндә генә баласына катлау­лы операция ясауларына карамастан, әлеге кичәдә катнашу өчен бер сәгатькә генә Мәскәүдән килгән.

Бигичевның туган җире булган Түбән Новгород якларыннан да туганнары, якташлары килгән иде. «Әле дә ярый Түбән Новгород белән Казан арасын бәйләп тотучы Рифат Фәттахов бар», – диләр алар. Үзләрендә яшьләрне Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев рухында тәрбияләүләрен җиткерделәр. Кызыл Октябрь районы үзәгендә Хәйдәр Бигичевка һәйкәл дә куярга ниятләре бар икән.

Кич буе Хәйдәр Бигичев репертуарыннан җырлар яңгырады. Аларны Ваһапов исемендәге фестиваль лау­реатлары Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Ранис Габбасов, Илүсә Хуҗина һ.б. җырчылар белән бергә Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев башкардылар.

17 ел буе Хәйдәр Бигичевның рухи мирасын барлап тотучы аның хатыны Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева:

– Халык Хәйдәрне күңеленнән җуймый. Кая гына барсаң да, аның турында сөйлиләр. Хәйдәр вафатыннан соң туган балалар да инде 17 яшькә җитте. Аларның музыка уку йортларында укучы зәвыклылары Хәйдәр иҗатына тартыла. Аның исеме белән бәйле чараларда катнашуны дәрәҗәгә саный. Чыгыш ясарга дип ерак араларны якын итеп Уфадан килсәләр, кичәне карау өчен Финляндиядән дә килгәннәр. Безгә Хәйдәрнең зур хезмәтен югалт­мау кирәк. Киләчәк буын өчен калачак тарихның Хәйдәрсез калуын теләмим мин, – дип сөйли.

Әйе, Хәйдәр Бигичев кебек талант иясе онытылыр­га тиеш түгел. Ул әйтерсең музыка дөньясында яшьләргә үрнәк булып киләчәккә атлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: