Шәһри Казан

Хыялый чакларыбызны искә төшердек

Кояштай елмаеп, Венера апа Ихсанова килеп керсә, аның көләч йөзеннән бүлмәгә якты нур иңә. Сабыр холыклы, тыйнак бу ханымны утыз елга якын җитәкче вазифасын башкарган димәссең. Ул шушы арада үзенең сигезенче дистәсен тутырды. Бөтен гомерен журналистикага багышлаган шәхес бүген дә кулыннан каләмен төшерми. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены...

Реклама

- Венера апа, Сез, Киров өлкәсенең Вятка Аланы якларыннан килеп, Казанда педагогия училищесында белем алгансыз. Журналистикага кереп китүдә апагыз - язучы Ләбибә Ихсанова юл күрсәткән дип уйлаучылар да булгандыр.
- Без укытучылар гаиләсендә туып үстек. Әниебез Гыйльминаз Ленин ордены алган татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде. Гарәп- фарсы телләрен яхшы белде. Әдәби җанлы, музыкаль кеше булды ул. Әтиебез Мөхәммәтфаиз химия һәм биология фәннәрен укытты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. (Ул скрипкада, мандолинада оста уйный иде. Энебез Робертка да аның һөнәрләре күчкән.) Шуңа күрә, алар юлын сайларга теләвем дә очраклы түгел. Казанга килеп, игезәк сыңарым Ринат белән Ләбибә апаларда яши башлагач, аларга килгән язучыларның сөйләшкәнен күреп, әдәбиятка омтыла башладым. Педучилищедан соң, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганда, мин әдәбиятны аңлаган, иҗади омтылышы булган белгеч идем инде. Бишенче курстан «Совет Татарстаны» газетасында эшли башладым. Аннары җаваплы сәркатип итеп куйдылар. 26 яшемдә «Яшь ленинчы»га баш мөхәррир итеп билгеләделәр. Ул елларда язучылар «Яшь ленинчы» «бишегендә» үсте. Редакциягә ишекләр һәркем өчен ачык иде. Ул чактагы хезмәтем мине эшләргә өйрәтте. Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Рөстәм Мингалимов минем уң кулым, ярдәмчеләрем булды. Алар белән (Р.Мингалимовтан кала) әле дә фикер алышып торабыз.
- Хыялый балалар дөньясыннан хатын-кызларның мәшәкатьле тормышына кереп киткәнсез. Ул елларда «Азат хатын» популяр журналларның берсе булган. Укучыны тарту өчен, яңалыклар да табарга кирәк бит әле.
- Журнал мин эшләгән елларда 480 мең тираж белән Россиянең төрле төбәкләренә тарала иде. Татар халкының милли байлыгын күрсәтүдә, татар кызының эчке дөньясын ачуда журналның роле зур булды. Журнал тышлыгына уңган хатын-кызларыбызның фотосурәтләрен бирә башладык. Халкыбыз йолалары, милли киемнәр турында да укучыларыбызга җиткереп бардык. Яшьләрне таныштыру максатыннан, «Адреслар өстәле» рубрикасы ачканнан соң: «Венера Ихсанова татар милләтен берләштерергә җыена», - дип, минем өстән аноним хат та яздылар.
- Редакциягә килгән борчулы хатлар арасында әлегә хәтле күңелегездә сакланганнары бармы?
- Безнең редакциягә гомер буе колхозда эшләп аз хезмәт хакы алган авыл хатыннары үзләре килә иде. Хатын-кызлар исерек ирләреннән зарланып яздылар. М. Горбачевның «коры закон»ы чыккач, безгә рәхмәт әйтеп хат юллый башладылар. Ярдәм итәргә мөмкин булганнарына кулдан килгәнчә булыштык. Кырымнан унике балалы бер хатынның хатын партия Үзәк комитетына җибәргән идек. Аннан тискәре җавап алдык. Әнә шул бүгенгә хәтле күңелемдә калды.
- Ул елларда тырыш кешегә җәмәгать эшләрен өеп кую гадәте дә бар иде бит әле. Гаиләле кешегә бер дә җиңел булмагандыр.
- Әйе, үз вазифамнан тыш, җәмәгать эшләрендә дә катнашырга туры килде. Татарстан хатын-кызлар советын без оештырдык һәм шунда рәис урынбасары булдым. Ул чакта хатын-кызларның тормыштагы ролен җиңеләйтүдә әлеге совет зур роль уйнады. Шулай ук Тынычлык комитеты рәисе урынбасары да идем. Ирем Васил Фәйзрахманов бик акыллы кеше булды. Ул партия Өлкә комитетында эшләде. Гаиләдә бик җаваплы иде. Без бер кыз белән малай үстердек. Бала тәрбияләгәндә авырлыкларны җиңү юлларын Ләбибә ападан өйрәндем.
- Ләбибә апа белән Сезнең арада туганлык хисләре аеруча көчле булганын иҗат кешеләре яхшы белә.
- Ләбибә апа, зур язучы буларак, үзенең уй-фикерләрен минем күңелгә салган кеше. Без бер партиядә, бер сәяси вазгыятьтә кайнадык. Уйларыбыз гына түгел, эшләребез дә бер максатка юнәлтелгән иде. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәнә алдым. Ул башлаган «Иртәдән кичкә кадәр» дигән китапны әзерләп бетердем һәм аңа кергән публицистик мәкаләләр, хатирәләр «Казан утлары»нда басылып та чыкты.
- Бу арада үзегезнең юбилеегызны билгеләп үттегез. Нинди хисләр, тәэсирләр калды?
Безнең туган көннәр Ләбибә апаныкы белән бер көндә. Шуңа күрә һәр елны минем туган көндә аны да искә алабыз. Ләбибә апаның арабыздан китүенә өч ел булды. Быел, мине котлап, өйгә бергә эшләгән хезмәттәшләрем, дусларым килде. Алар үзләренең кадерле истәлекләрен сөйләде. Бергәләп моннан 50 ел элек «Яшь ленинчы»да эшли башлаган дәртле һәм хыялый чакларыбызны искә төшердек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: