Шәһри Казан

Хәзинәдә булганы белән...

Спортның тәмен белгән, аның динамикасын тотып калырга теләгән, һәр мизгелнең тарихи кадр булачагына иманнары камил булган фотографлар Универсиада башланганнан бирле ярышлардан кайтып керми торгандыр. Алар «эләктереп» алган кадрлар вакытлы матбугат битләрендә генә түгел, озак та үтмәс, күргәзмәләрдә дә урын алыр дип өметләник. Фоторәссамнарның никадәр очлы күзле, сизгер җанлы булуларын бу...

Реклама

Анда Дәүләт Третьяков галереясы (Мәскәү), Дәүләт рус музее (Санкт-Петербург), Физик культура һәм спорт үзәк музее (Мәскәү) фондларыннан алынган уникаль эшләр күрсәтелә. Спорт темасын үз күргән Александр Самохвалов, Александр Дейнеки, Иван Шадр, Александр Родченко кебек бик күп мәшһүр осталарның эшләре белән беррәттән, медальләр, кубоклар, олимпиада символлары, кыскасы, 150гә якын сәнгать әсәре белән танышырга мөмкин анда да.
Универсиадага багышлап соңгы көннәрдә янә берничә өр-яңа күргәзмә ачылды. Гомумән, бу көннәрдә Универсиада кунакларын, казанлыларны ниләр белән сөендерә күргәзмә заллары? ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Миргалим кызы НУРГАЛИЕВА белән әңгәмәбез шул хакта.
- Розалия Миргалимовна, Универсиада көннәрендә сынлы сәнгать кунакларга ни дәрәҗәдә тәкъдим ителә? Экспозицияләрне эшләгәндә нәрсәгә басым ясадыгыз?
- Мәйдан бик зур. Төрле жанрлардагы, төрле традициядәге, шул ук вакытта суперзаманчасын да кертеп, иң яхшы әсәрләрне, бер үк вакытта кабаттан торгызылган графиканы да күрсәтәсебез килде. Һәм бу төрлелектән үзебез дә бик хушланабыз. Менә өч катлы Заманча сәнгать галереясын гына алыйк. Биредә экспозиция яңабаштан яңартылды һәм әлеге проект «Рәссамнар, фоторәссамнар - Универсиадага» дип атала. Беренче катта бик актив рәвештә спортны яктыртып баручы дүрт иң җете фоторәссам - Георгий Козлов, Солтан Исхаков, Николай Александров һәм Риф Якуповларның эшләре урын алды. Биредә экстремаль спорт та (автоузышлар), җиңел атлетика да, фехтование дә, милли Сабан туебыз да, балалар спорты да, спорт биюләре дә киң яктыртыла. Күргәзмә шактый ук кызык килеп чыкты дип уйлыйм. Тагын бер фотограф - Владимир Медведевның исемен атыйсым килә. Ул безгә бик зур фото тупланмасын бүләк итте. Биредә шуның бер фрагменты - КамАЗда узышларын күрсәтәбез.
Бер үк вакытта икенче бер кече залда «Туран» фонды эшләрен тәкъдим итәбез. «Туран» - еллар дәвамында милли чигү, милли бизәк, милли кием-салым, милли йорт җиһазлары юнәлешендә эшләүче бердәнбер фирма. Алар бу эшне виртуозларча бер сулышта башкара. Биредә шулай ук рәссам Равил Заһидулланың шәмаил стилендә пыялада башкарылган әкияти милли бизәкләре дә урын алды. Алар традицион алым, ягъни пыялага майлы буяулар белән язып, шуның артына кургаш калдырып башкарылганнар.
Икенче каттагы күргәзмәне безнең инде күптән күрсәтәсебез килгән иде. Ул тамашачыны иске Казанның сакланып калган почмакларына, кояшта коенып утырган мәчетләребезгә «алып чыга». Биредә Анатолий Егоров, Рәшит Газиев, Владимир Иншаков, Марина Самакаева һ.б.ның эшләрен күреп була. Яшь рәссам булуына карамастан, Вера Карасева кебек, иске Казанга дан җырлаган графикларыбызны да күрсәтәсе килде. Болар бар да җанга якын. Абрек Абзгильдинның институт тәмамлап, Казанга килгәч башкарган беренче эше шулай ук кызыксыну уятыр дип уйлыйм. Эчкәрәк үткәч, тарихи эшләр башлана. Без бу жанрны Универсиада кунакларына кызык булсын дип тупладык. Шунда ук Фәридә Хасьянованың әкият персонажлары. Ул эшләрдә татарның этнографиясен, көнкүреш тарихын, костюмнарын иркенләп күзәтергә мөмкин. Шуның кадәр күтәренкелек-позитив ул эшләрдә. Янәшәдә фаҗигаи нотада башкарылган «Казанны алу»ы белән Фиринат Халиков, XIX гасырдагы авыл көнкүрешен сурәтләгән эшләре белән Равил Заһидуллин урын ала. Аның яшел чирәмдә шаярып уйнап йөргән балалары, җәнлек атучы аучылар үзе бер манзара! Илгизәр Самакаевның ислам тарихындагы драматик вакыйгаларны, Рифкат Вахитовның йомшак манерада язылган хан, Сөембикә образлары - шулай ук истә кала торган эшләр. Фәрит Вәлиуллин исә хәзерге вакытта Болгарда бик актив эшләүче монументалистыбыз. Ул да, Фиринат Халиков кебек, археологлар, тарихчылар белән эшли.
Өч катны, нигездә, «Тамга» иҗат берләшмәсе алып тора. Аларга, әлеге берләшмәдә булмаса да, Рамин Нәфыйков та килеп кушылды һәм берничә эшен тәкъдим итә. Миңа калса, күргәзмә бик заманча, XXI гасыр экспозициясе, шул ук вакытта анда күңелгә бик якын булган милли хис тә бар. Рәссамнарыбыз тарафыннан заманча этносәнгать биредә бик күркәм бирелә.
- Графика залына кагылсак...
- Мин инде бу график сәнгать залы турында гел әйтә киләм. Александр Артамонов әлеге зал белән җитәкчелек итүче дә, рәссамнарны оештыручы да, рухландыручы да. Безнең графикларның эшләре күтәрелеш кичерә, алар бик саллы гына эшләп киттеләр, афортлар да, литографияләр дә, бик үзенчәлекле рәсемнәр дә ясыйлар. Сергей Царев кебек яңа исемнәр калкып чыкты. Суриков институтын тәмамлаган талантлы, техник мөмкинлекләре зур булган әлеге яшь рәссамны үзем дә кызыксынып, таң калып күзәтәм. Биредә нигездә менә шуларны ассызыклап булыр иде.
- «Хәзинә» милли сәнгать галереясы да соңгы вакытта зур үзгәрешләр кичерде бит.
- Чыннан да, «Зур Идел» күргәзмәсеннән соң, «Хәзинә» милли сәнгать галереясында зур реконструкция уздырдык, үзебезнең яраткан рәссамыбыз Илдар Зариповның экспозициясен яңарттык. Бу залларга кергән һәркем анда шуның кадәр илаһи халәт булуын тоя торгандыр. Ул күргәзмәдә ана хисләре, ана мәхәббәте бик калку итеп күрсәтелә. Без бу күргәзмәне кулланма-гамәли сәнгать белән бергә бирдек, чөнки Илдар Зарипов хатын-кызларның бизәнү әйберләрен, кием-салымын, авыл тормышын, көнкүрешен һәрвакыт яратып язды. Шуңа да без анда, кечкенә булса да, ювелир эшләнмәләр тупланмасын, калфаклар, сөлгеләр, керамика, күн эшләнмәләр дә тәкъдим итәбез. И.Зариповның иҗаты буеннан-буена шулар белән өретелгән.
Күргәзмәләр шәкелендә янә бер гаҗәеп эш - «Татарстанда яшәүче халыклар тарихыннан» дигән эш тәкъдим итәбез. Чираттагы проект керәшеннәргә багышлана. Әлеге проект уңаеннан без узган гасырның 70-80 нче елларында сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәрләре эшләрендә бик еш күзәтелгән экспедицияләрне дә кабат торгыздык. Хәзер әнә яшь буын хезмәткәрләребез авыллар буенча экспедицияләрдә йөреп, әбиләр белән очрашып сөйләшәләр, этнографик материал кадерләп саклана торган мәктәпләрдә булалар, музей өчен кыйммәтле материаллар алып кайталар. Менә шул экспедицияләр нәтиҗәсе буларак, каталог эшләнде. Ул Каравон бәйрәмендә тәкъдим ителәчәк.
Тагын ике залны чорыбызның иң яхшы рәссамнарының эшләре алып тора. Монда Булат Гильванов, Илгизәр Хәсәнов, Абрек Абзгильдин һәм Рәшит Газеевны, арабыздан бик иртә киткән Әхсән Фәтхетдиновны һ.б.ны күрергә була.
Харис Якуповның да яңартылган күргәзмәсен тәкъдим итәбез. Аның эшләре реставрацияләнде, кысалары алыштырылды. Шул рәвешле, алар тагын да купшыланып киттеләр.
70-80 нче елларга караган рәссамнарыбызга да зур урын бирелә. Ә инде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның үзендә шулай ук фантастик күргәзмәләр. Анда, Рубельдән башлап, бик күп кылкаләм осталарының иҗаты белән танышырга мөмкин. Җыеп кына әйткәндә, Дягилев чордашлары дияргә дә булыр иде аларны.
- Розалия Миргалимовна, телдән генә бөтен залларны йөреп чыга яздык, кайчанга кадәр эшләячәк бу күргәзмәләр?
- Казанлыларны һәм кунакларны көтеп калабыз. Күргәзмәләр 28 августка кадәр эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: