Реклама
Җырчы Альбина АПАНАЕВАга көмәнлелек чоры икеләтә килеште. Үзенә күрә бер нурлылык, мөлаемлык иңгән булачак әни иркәләнеп диванда кырын ятмый - иҗаты да, музыка мәктәбендәге мөгаллимлек эше дә гөрләп бара аның. Беренче тапкыр әни булырга җыенган Альбинаның иҗади яңалыгы да саллы - биш еллык тәнәфестән соң ул үз тамашачысына «Синең мәхәббәтең»...
- Альбина, татарда бәби туганчы булачак әнинең авырына да туры карап сөйләшү ят нәрсә. Мин инде, журналистлыкны сәбәп итеп, бәләкәчнең кайчан туарга тиешлеген сорап шалтыратам.
- Җиңү бәйрәмнәренә туры килергә тиеш. Баланың җенесен дә беләм, анысы синең колакка гына, яме...
- Минем синең балага узуыңны белгән көнгә әйләнеп кайтасым килә - яңалыкны иң беренче кем белән бүлештең?
- Мин музыка мәктәбендә укытам, безнең ел да мәҗбүри төстә медицина күзәтүе үтәсе. Көтелгән нарасый булса да, әлеге яңалыкны табиблар теленнән ишеткәч, бераз каушадым. Бәхет ишелеп төште! Ул вакытта ирем Рафаэль Уфада иде әле, аңа телефоннан әйтәсем килмәде. Үзем Уфага баргач, күзенә карап әйттем. Ул да дулкынланып кабул итте.
- Бәбине табачак бала тудыру йортын тәгаенләдеңме әле?
- Кайсы бала тудыру йорты икәнен әйтәсем килми, әмма барып килешү төзеп кайттым. Исән-имин табарга язсын инде, аннан бәби чәенә чакырырмын, Алла теләсә.
Без дә шул теләктә калабыз, Альбина. Ходай ярдәменнән ташламасын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз