Реклама
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә аның куйган хезмәте бихисап. Республиканың Г.Тукай исемендәге, А.Алиш һәм Г.Исхакый исемендәге бүләкләр иясе Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилее уңаеннан узган иҗат кичәсендә уллары Нурбәк белән Байбулат әтиләренең әнә шул хезмәтләрен искә төшерүдән башладылар. Барысы 50 китап, 23 пьеса язылган, 25 спектакль куелган.
Дәүләт Советы Рәисе исеменнән аны мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәбрикләгәндә шаяртып та алды. Батулладан күпме көлсәң дә үпкәләми, дип, моннан күп еллар элек язылган шигъри юлларын да хәтерендә яңартты. КФУ профессоры Фуат Галимуллин аның гаиләсе белән Тинчуринның хатыны Заһидә ханымны тәрбияләп соңгы юлга озатуын да әйтеп узды. Фатих Кутлу исә үзенең тәрҗемәсендә Төркиядә чыккан Р.Батулла хикәяләрен язучыга бүләк итте.
КФУ профессоры Васил Гарифуллин Р.Батулланы тәбрикләгәндә балачак елларын искә алды. 9 яшендә ул телевизордан Рабит абый тапшыруларын караганнан соң аңа хат язган. «Әкиятче бабай»ны үзләренең мәктәбенә кунакка да чакырган. Билгеле инде, язучы, балалар сүзенә колак салып, Теләче якларына да кайткан.
Шушы арада гына, авылдашы Заһид Исрафилов ярдәме белән, язучының «Коръән тәфсирләре»нең яңа басмасы дөнья күргән. Аның беренчесен Заһид әфәнде Рабит абыйның үзенә тапшырды.
Юбилярны щепкинчы дуслары Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Наил Дунаев тәбрикләде. Алар истәлекләре белән дә уртаклашты. Заманында театр училищесында аның шәкертләре булган Хәния Фәрхи, Гүзәл Гарәпшина, Фәридә Сафина язучыны котлады.
Үзенең хезмәтләре өчен Рабит Батуллага «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшыру турында Президентның Указын да укыдылар. Кичәгә Зәй районыннан әдипнең якташлары да килгәннәр. Залда утыручылар арасында иң зур кунак Рабит абыйның 100 яшьлек әнисе Мөкәррәмә апа булгандыр. Ул да сәхнәдән улына һәм катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз