Шәһри Казан

Иҗат – гомерлек йөк

60 яшь, 60ка якын китап! Татарстанның халык рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты Фәридә Шаһимәрдән кызы Хасьянова хакында сөйләгәндә әнә шул саннар тәңгәллегенә тап булсагыз, аптырап калырга кирәкми.Чыннан да 60ка якын китап бизәгән һәрвакыт яшь, күркәм бу ханымга 60 яшь. Юбилеен Кремльнең «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Минем...

Реклама

Рәссам күңеле аша үтеп безнең кулга килеп кергән Габдулла Тукай, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Шәүкәт Галиев, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Батулла китапларына, йә булмаса ювелирлар эшенә тиң «Татар халык әкиятләре»нә күз салыйк. Чыннан да, үзе бер могҗиза бит...
- Фәридә ханым, әгәр дә шундый могҗиза булып, барысын да өр-яңадан башларга мөмкин булса, 18 яшьлек Фәридә атлы кыз янә китап би-зәргә утырыр идеме икән?
- Әлбәттә! Ни өчен дигәндә, китап белән эш итү ул - минем бердәнбер һәм иң зур мәхәббәтем. Җитмәсә, бу берьяклы гына мәхәббәт түгел, ул да мине ярата! Бу нәрсәдә чагыламы? Күрәсең, мин китапны, аның бурычларын аңлый торганмындыр. Шуңа күрә дә китап миңа хәерһахлы. Китапны гомер буе яратып бизәдем. Бер вакытта да: «Кайчан бетә инде бу?» - дигәнем булмады. Шулай да четерекле эш үзенекен итә - күзләр «утыра». Шул сәбәпле, китап графикасы белән хәзер инде чик-чамасын белеп кенә шөгыльләнермен дип уйлыйм. Элекке кебек бер кулга -кылкаләм, икенчесенә лупа тотып «кадакланып» утырулар кимер. Бу, бәлкем, икенче яктан караганда алай ук начар да түгелдер. Чөнки гомер буе бер китап бетүгә икенчесенә утырып, моңа кадәр кул җитмәгән, җитешә алмаган нәрсәләр шактый җыелды.
- Төгәлрәк тукталыйк әле шуларга.
- Гомер буе Джульеттаны, Гамлетны уйнарга хыялланган актер кебек, миңа да тынгы бирмәгән темалар шактый. Әйтик, станлы графикага кагылышлы шәкел-ләр эшләү, майлы буяулар белән язу. Аларны үтеп барышлый яки эш арасында гына башкарып булмый. Хәзер мин шул моңа кадәрге хыялларымны тормышка ашырачакмын. Габделҗаббар Кандалыйның мәхәббәт хатларына багышлап шәкел эшлисем килә. Бу ният 1980 еллар уртасында, мин китап нәшриятында баш рәссам булып эшләгәндә үк бар иде. Бүген инде мин җитлеккән рәссам. Дөньяны танып-белүемне дә моннан 30 ел элеккеге белән чагыштырырлык түгел. Ул үстергән әни, оныгы дөньяга кил-гән дәү әни бит инде мин хәзер (Фәридә ханымның улы Айрат Фәрит улы Хасьянов Германиянең Бонн университетында табигать фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә яклап, бү-генге көндә КФУ каршындагы мәгълүмати технологияләр институты директоры. - Р.Ф.). Фәлсәфә дә башка. Теле, бирелеше буенча фарсы миниатюралары стилендә эшлисем килә, ә форматы буенча ул инде бик зур булмас. Шул ук вакытта ул фарсыча түгел, ә үзебезчә - татарча яңгыраш алачак. Соңгы вакытта «Татар сөлгесе» шәкеленә тотындым. Аны юбилейга өлгертермен дип уйлаган идем, җитди сәбәпләр чыгып, төгәлли алмый калдым. Алга таба боларны инде кичектерергә хакым юк.
- «Казан сөлгесе» - кызыл башлы сөлгеләргә мәхәббәт каян килә? Алар шәхсән сезнең көнкүрештә кулланышта булган әй-берләрме?
- Һичшиксез! Әни ягыннан да, әти ягыннан да әби-бабайлар репрессияләнгән кешеләр. Мин туганда, әни ягыннан аның әти-әниләре исән түгел, әти ягыннан бабай гына бар иде. Әмма тукылган сөлгеләр, япмалар, кул эшләре сакланып калган. Әти ягыннан ерак буын бабайларның тегүчеләр икәнен дә исәпкә алсак, болар һәммәсе минем канымда дип әйтергә була торгандыр. Кечкенә чагымда Арча районының Каенсар авылына туганнарга кунакка кайтканда сөртенергә сөлге бирсәләр, мин аңа кул сөртергә базмый торган идем. Чыннан да, ничек инде моның кадәр матур әйбергә кул сөртмәк кирәк. Халык җәүһәрләрен халыкка күрсәтү теләге шул чагыннан ук килә.
- Фәридә ханым, ә остаханәгезгә бу борынгы көнкүреш әйберләре каян килеп керде?
- Болар - минем гаиләмдә сакланып калган ядкәрләр. Әлеге суккан өстәл япмасы - ашъяулык минем өч туган апамда сакланган. Бу алъяпмалар - әти яклап килгән истәлекләр. Хәзер менә шулардан яңа натюрморт куям. Ә менә бу «Болгар чүлмәге белән натюрморт» дип аталган эштәге сөлгеләр сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Сөлайманова-Вәлиева архивыннан. Мин моны, андагы сурәтләргә хилафлык китермичә, төгәл итеп башкардым. Ул минем юбилей күр-гәзмәсендә «чи килеш» диярлек күрсәтелде. Бу да шул ук «Татар сөлгесе» шәкеленә карый. Хәзер «Чәйле натюрморт» дип аталганын куячакмын, аннан соң «Казан сөлгесе» булачак.
- Заманында балалар китабы бизәгәндә Сез аны улыгыз Айратка багышлап эшли идегез. Оныгыгыз Аязга атап китап бизәү теләге юкмы?
- Автордашым Ренат Мәгъсүм улы Харисов белән электән сүз куешканыбыз булды бу хакта. Ул инде үз вәгъдәсен үтәде - минем оныгыма кечкенә балалар поэмасы багышлады. Менә хәзер, үземне кулга алып, шуны бизәргә утырасы бар. Ул, һичшиксез, бер китапчык булачак. Китап оныгымның өч яшенә өлгерер дип уйлыйм.
- Рәссамны эшләргә нәрсә этәрә, нәрсә мәҗбүр итә дип уйлыйсыз?
- Нәрсәгә дә булса соклану - матурлыкка соклану, ниндидер вакыйгадан тәэсирләнү... Миңа кемдер нәрсәдер бирде дә, эшләргә утырдым дигән сүз түгел. Миңа кулъязма ошарга тиеш. Ошаса, ул минем аңлавым, зәвыгым белән бер аһәңдә булса, образлар да шунда ук туа. Шул чагында ясамый кала да алмыйм. Утырам да бер карусыз эшкә чумам гына. Әле менә туганым, шушы суккан ашъяулык һәм тастымалларны керткәндә, декоратив кабаклар да алып килгән. Түзә алмыйча, тагын бер натюрморт куйдым. Моны эшләмичә тыелып кала торган түгел. Эчтән килгән хис бу, ул синнән генә тормый. Бүген миндә экспериментлар ясарлык дөнья кадәр фикер бар. Һәр эшемне иҗат лабораториясе итәсем килә.
- Ә сезнең кәеф төсләрдә турыдан-туры чагыламы?
- Әлбәттә. 2012 елда берара авырып алдым. Иң кызыгы шунда - эшләрдә күренә шушы. Төсләрдә дә чагыла, эшләнеше ягыннан да сүлпән. Шул ук эшкә савыккач тотынам - анысы да күренеп тора: дәрт-дәрман, яшәү яме сирпи. Шуңа күрә дә иҗат рәссамнан 100 процент сәламәтлек таләп итә. Чөнки синең эшең ул - синең портретың кебек. Син үзеңне, буянып-ясанып, башкалар алдында ничек кенә матуррак күрсәтергә тырышма (ә безнең барыбызның да Софи Лорен кебек буласыбыз килә), ул барып чыкмый. Эчке дөнья чагыла эшеңдә. Син тамашачы алдында, анадан тума торган кебек, бер нәрсәне дә яшерә алмыйсың.
- Менә бу «Туган тел»егезне эскиз чагыннан ук хәтерлим.
- Тукайга багышланган эш. Ул үзе бер мистика булды. Шулай туры килде, мин аны әни үлгәнче ике ел элек башлаган идем. Әнине соңгы юлга озатканга да шуның кадәр вакыт үтте. Бик авыр кичердем әнине югалтуны. Дәвам итә алмый азапландым. Әлегәчә төгәлләнмәгән.
- Теләсә нинди күргәзмә - рәссамның җәмәгатьчелек, иҗатташлар алдында хисап тотуы, ниндидер нәтиҗә чыгару өчен бик кулай чор. Юбилей күргәзмәсе бигрәк тә. Җылы сүзләр, матур теләкләр...
- Мактауларга оеп китеп, канәгатьләнеп, үзеңнең иҗатыңны туктату ул инде беркатлылык булыр иде. Чыннан да, бик күп матур сүзләр әйтелде. Һәммәсенә рәхмәтлемен. Шул ук вакытта күңелдә ризасызлык та юк түгел, чөнки әлеге юбилей күргәзмәсенә планлаштырган күп кенә нәрсәләр эшләнми калды. Бу югарыда әйтеп үткән «Татар сөлгеләре», «Сабантуй», «Г.Кандалый хатлары» шәкелләре. Минем инде эскизларым да бар. Тамашачыга да, үземә дә җайлы форматта җиткерәсем килә шуларны, чөнки кечкенә формат тамашачыны ялыктыра. Аннан әсәрне караучы тамашачыда да ниндидер ялкаулык сизелә. Бу тормыш ритмы белән дә, вакыт белән дә бәйледер. Вакыт үзгәрә, без дә вакытка яраклашырга тиешбез. Эшләрне тагын да камилрәк итәсе килә. Әле кулдагы эскизлар да үзгәреп, тагын да кызыграк төсмер алыр дип уйлыйм. Минем беркемне дә кабатлыйсым килми. Кайчагында, бу рәссам миңа бик ошый, дип, аның кебек язарга тырышсаң да, ул барыбер үзеңчә килеп чыга. Яшь чагымда барлык импрессионистлар белән бер кат «чирләп чыктым». Бүген аларга әйләнеп кайтасым килми. Рәссам буларак, үземә башка бурычлар йөклим.
- Язмыштан канәгатьме сез?
- Һич кенә дә зарлана алмыйм. Иҗатымны мәктәп яшеннән үк күреп алдылар, училищеда да шулай ук булды. Эшләрем Манежда да, СССР Мәдәният министрлыгында да күрсәтелде. Үземә ошамаган, теләмәгән әйберне эшләдем дип тә әйтә алмыйм. Вакытында кимчелекләрне күрсәтүчеләр булды. Моның өчен мин рәхмәтле. Хәтта кырын караучыларга да рәхмәтлемен. Бу үзенә күрә үсәргә этәргеч бирде. Нәрсәгә генә тотынсам да, рәхәтләнеп, эштән тәм табып, ләззәтләнеп эшлим.
- Нәрсә эшли белмисез?
- Ял итә белмим. Тормыш шундый шартларга куйды, күп еллар ял иткәнем юк. Бу әле мин ныклап үзләштермәгән өлкә дип саныйм. Ул тәрбиядән дә килә. Кечкенәдән безнең көнебез, сәгатьләп кенә түгел, минутлап бүленгән иде. Өй-дәге эшләр белән бер-рәт-тән, сәнгать мәктәбенә дә, спорт мәктәбенә, тегү тү-гәрәгенә дә өлгерергә кирәк. Кайда гына булсам да, һәр-вакыт ахыр нәтиҗә яхшы булсын дип тырыштым. Шул ук вакытта мин бары тик иҗат кына дип шашынган рәссам да түгел. Балаларым, дусларым бар. Алардан башка шулай ук яши алмас идем.
- Яшь рәссамнарга теләкләрегез?
- Яшь рәссамнар үзләрен ничек кенә әллә кем итеп тоймасыннар, осталык 50 яшьләрдә генә килә. Бу вакытта шуның кадәр тәҗрибә туплана, осталык серләренә төшенәсең. Шул ук вакытта эшне башкару гына да аз. Үз-үзеңә ни өчен шуның кадәр вакыт сарыф иттең, моның белән ни әйтергә теләдең дигән сорауны кую да кирәк. Иҗат ул - гомер буе тарта торган йөк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: