Шәһри Казан

Иҗаты үзе бер җырга тиң (Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар)

ТРның халык рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Софья Даниловна Кузьминых турында сөйләгәндә, аңардагы үҗәтлек, тырышлык һәм бирелеп эшләү сәләтенә басым ясарга кирәктер. Чөнки 5 яшеннән киергесен тотып чигәргә утырган Софьяга бу эшкә сәләт заманында профессиональ чигүче булган әнисеннән үк килә. Сабыен үлем тырнагыннан, ягъни ачлык-ялангачлыктан йолып калу өчен кечкенә...

Реклама

Мич ягу, самавыр кую кебек көче җитәрдәй эшләрне башкарган ул анда. Төп эше бетүгә, кызның кулларын юдыртып, чигүгә утырта торган булалар аны. Юрган сыру һәм чигү эшен (тапкырлап чигү, тутырып чигү, тамбур җөй, мерешкалау һ.б.) шушында үзләштергән була ул, ә монастырьлары ябылуга, чигүче булып эшкә урнаша. Софья Даниловна әле дә әнисе төсе итеп сакланган, эшкә утырса, бөтен өйне тутыра торган ике метрлы киерге белән иҗат итә. Бүген Софья Кузьминыхның эшен кечкенәдән иҗади казанда кайнап үскән кызы - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Светлана Гарбузова профессиональ дәрәҗәдә дәвам итә. Алар - күптән инде иңгә-иң куеп эшләүче коллегалар. Әнисе эскизларны башкарса, кызы исә материалга күчерә.
Булат, Булат кайткан, бүләк алып кайткан...
Бергә-бергә эшләгән күркәм эшләре шактый. Әйтик, бик кыска вакытта берьюлы 1000 яулыкны башкарып чыгу бер башыңа мөмкин дә булмас иде. Акыллы баш кулларга тынгы бирмәс, дисәләр дә, мондый зур заказ булганда, сөенә-сөенә эшли инде рәссамнар. Президент кушуы буенча, II Бөтендөнья татар конгрессы кунакларына бүләккә дип тәгаенләнә ул. Әзерлек эшләре, материал табу бераз сузыла сузылуын. Иллә калган ике айны итәк-җиңне җыеп, бик киеренке генә эшләргә туры килә. «Сөембикә» журналының презентациясе уңаеннан да 200 яулыкка заказ алалар. Софья Даниловна яулыкларының шулкадәр популярлашып китүенә, нигездә, драматург Кәрим Тинчуринның әсәре төп рольне уйнаса да, аның төп сәбәпчесе Камал театрының элеккеге режиссеры Марсель Сәлимҗанов була. «Зәңгәр шәл» спектакле өчен беренче зәңгәр шәлне Софья Даниловна узган гасырның 90 нчы елларында ук эшли. Шуннан бирле хәтта чит илләрдән килүчеләр дә бүләккә зәңгәр шәл, зәңгәр яулык эзләп «аһ» итәләр. Табалар да, чөнки әниле-кызлы Софья Кузьминых һәм Светлана Гарбузовалар татарның иң бөек сәхнәсенә кадәр менгергән зәңгәр шәльяулыкның саны инде меңнәр белән исәпләнә. Бу инде бренд!
Озын-озак юл
С.Кузьминых бүгенге көндә, кулына ни тотса - шуны наять итеп, югары сәнгать дәрәҗәсендә башкаручы рәссам. Әлбәттә, мондый осталык, нечкә зәвык үзеннән-үзе генә килми. «Университетлары» бик җитди була шул аның. Казанның конфекция артелендә чигүче булып эшләгән әнисе һәр кичне кочак-кочак эш төяп кайта торган була. Мондый чакта кечкенә дип тору юк. «Әйдә, мережка яса, сызык яса», - дип, бик катлаулы булмаган эшләргә Софьяны да утырталар. Өйдәгеләр барысы бер булып кич утырып, төннәр буе план үти. Җитмәсә, экспортка китә торган эшләнмәләр була әле алар. Тукымадагы 3 рәт мережка (җепләрен суырып алып, тукымада эшләнгән челтәр), ромашка букеты, башак, күкчәчәк, тагын мережка... Чигү белән чиратлашып килгән бу бизәк гомердә дә онытылмаслык булып күңеленә уела кызчыкның. Читкәрәк китеп курчаклы уйныйсы килгән чаклары да аз булмагандыр. Юкса, тәмам туеп: «Үскәч, үлсәм дә, чигүче булмыйм», - дип елар идеме сабый?!
Булмаган кая! Чигүченең ниндие генә була әле Софья. Талымлы-тылсымчысы, танылганы, тугрысы! Иҗат белән узган гомерендәге табышлары, борчулары һәммәсе әлеге дә баягы шушы кулланма- гамәли сәнгать белән бәйле. Мәскәүдә 1969 елда «Мәскәү-Париж» күргәзмәсе вакытында зур пыяла витрина янына тора салып тораташ катып калмады ләбаса! «Йа Хода, каян килеп? Ничек?» Бер мизгелдә ялт итеп балачагына кайткандай була рәссам. Каршыңа гел уйламаганда әллә кайда калган шул ук күкчәчәк, шул ук ромашкалар, шул ук мережка килеп чыксын әле! Бер якта - кечкенә чакта үзе чиккән, һәр җөе таныш күлмәк, икенче якта - югары дәрәҗәдә узган халыкара күргәзмә - «Париж-Мәскәү»... Нигәдер шуларның барысын бергә тәңгәл китереп, бер калыпка сыйдыра алмый азаплана рәссам. Менә нәрсә чакырып китергән икән бит аны. Күңеле менә нәрсәгә ашкынган булган Мәскәүгә! Юкса, әйдә бар дип, кулына командировка кәгазе тоттыручы булмый. Үзе теләнеп, юллап ала ул аны. Ә теге күкчәчәк-ромашка мәшһүр модельер Поль Пуаре (!) моделе булып чыга. Эзләнә торгач, эзенә төшә: чыннан да, Поль Пуаре заманында Казанга килгән булган. Баксаң-күрсәң, дөньякүләм танылган осталарның эскизлары буенча модельләр җитештерүдә кечкенәдән турыдан-туры катнашы булган икән Софьяның. Ә без, каян килгән шундый зәвык, дибез...
Татар бистәсендә үскән кыз
Хәер, сабый чактан матурлыкны тоеп, күреп үсә ул. Татар бизәге, ташка баскан кебек, кечкенәдән уела кызның күңеленә. Казанның Татар бистәсендәге балалар бакчасына йөргәндә үк калфаклы кызлар, чигүле кәләпүшле малайлар белән уйнап, татарча сөйләшеп үсә ул. Үзе рус гаиләсендә тәрбияләнсә дә, русча ике сүз дә белмәгән керәшен Туктар бабасы да була Софьяның. Элекке елларда Суфия Туктар тәхәллүсе дә әнә шул бабасы хөрмәтенә «ябышып» куя рәссамга. Күн эше дә кечкенәдән таныш була кызга, чөнки сугыш елларында, 6 нчы класста укучы бала, эшче карточкасына, итекчегә өйрәнчек булып эшкә керә (1943-1944). Шул чагында ук затлы күнне затсызыннан, кем әйтмешли, исе, төсе буенча да аерырга өйрәнә. Аннан 1945 елга кадәр «ТАССРга ХХ ел» артеленең тегү остаханәсендә, аннан Ярославль өлкәсенең Курба район үзәгендәге «Восход» (1949-1951), Казанның «Культпром», «Художпром», Горькийның «III Интернационал» (1951-1963) артельләрендә әле өйрәнчек, әле мастер, әле технолог булып эшләп, җитештерүнең бөтен баскычларын үтә. Тора-бара, соңгы нәтиҗә өчен җавап бирүче рәссам дәрәҗәсенә күтәрелә. 1949 елда Рязань өлкәсенең Кадым шәһәрендәге тегү техникумының сәнгатьле чигү бүлеген тәмамлаган кыз, озакламый, Мәскәү җиңел сәнәгать технология институтын тәмамлый. Моңа кадәр талымлы милли осталар кул астында шактый тәҗрибә туплап, кулын «язарга» өлгергән рәссам ныклап торып иҗат белән шөгыльләнә башлый. «Татар бизәген өлкә комитетында барыбер аңламыйлар», - диюләренә карамастан, рәссам, үҗәтләнеп, үз юлын дәвам итә. Чигүле читекләр, келәмнәр, сөлгеләр, каюлы күн - берсе дә калмый. Болгар бизәге төшкән, өч эштән торган күн калканнарга тулы бер тарихны сыйдыра ул. Болгар дәүләтенең оешуы, чәчәк атуы, Казан ханлыгы чорына багышланган гаҗәеп бер кыйсса буларак кабул ителә әлеге эшләр һәм болар белән моңа кадәр Болгар бизәге турында хәбәре булмаган сәнгать белгечләрен дә таң калдыра Софья Даниловна. Ә каюлы читекләргә килгәндә, ул аларның һәр бизәгенә мөкиббән һәм үзе дә бик яратып кия. Шулай булуына карамастан, заманында Арча читек фабрикасы белән бәхәскә кергән чаклары да булмый түгел. Чөнки яңаны эзләү барышында вакыт-вакыт традицияләрдән дә тайпылырга туры килә рәссамга. Каюлы күнгә гадәтләнүчеләргә аның Көмеш гасырга багышлап көмеш җепләрдән, Алтын гасырга алтын җепләрдән чигелгән читекләре дә башта сәеррәк тоелгандыр бәлкем. Аларның күбесе музей экспонатлары бүгенге көндә.
Тукай эзләре буйлап
Моннан бер ел элек Софья Даниловнаның өендә булганда, аның Тукай истәлегенә багышланган эшләренең эскизлары белән мәш килгән чагы иде.
- Үткән ел яз көне Кушлавычта, Тукай-Кырлайда булып, шагыйрьнең туган җирләрен үз күзләрем белән күргәч, шул сәяхәт барышында ук «Кушлавыч» дигән бер шәкел эшләргә ниятләдем. Кырлайда үткән фәнни конференциядә катнашу да эзсез калмады. Кечкенә Тукай ишетеп үскән бөтен хикәят-әкиятләр юл буе күз алдымнан үтте. Шуларны сабый күңеле ничек итеп үзенә сеңдерә барган бит, дип уйланып бардым. Ә андагы манзара-хозурлыкларны күргәч, бу җирләрдә иҗат итми мөмкин түгеллегенә инандым. Менә күңелемне, хисләремне кузгаткан сәяхәтнең нәтиҗәсе. Бу триптих булачак, - дигән иде Софья Даниловна. Ул чагында триптихның ян-яктагы ике кечерәген кызы Светлана Гарбузова, материалга күчерергә, дип, үзенә алып киткән иде. (Рәссамның моңа кадәр 5 ел дәвамында киезгә чигелгән «Казан бизәге» дип аталган күләмле келәме дә бөек Тукаебызга, аның үксез балачагына багышлана.)
Инде бу эш тәмам булып, быелның февраль-март айларында «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссамның юбилей күргәзмәсендә күрсәтелде. Әлеге күргәзмә эргәсендә ТРда кулланма-гамәли сәнгатьнең традицион төрләрен саклау һәм үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшү дә узды. Очрашуны алып барган сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Сөләйманова-Валеева, галереяның мөдире Галина Алексеевна Рамазанова, төрле чорларда иҗат иткән олуг рәссамга мактау сүзләре генә юллап калмыйча, аның күзлегеннән гамәли сәнгатьнең үсеш перспективалары, милли сәнгать үсешендәге уңдырышлы бөртекләрнең асылы хакында да сораштырдылар һәм, әлбәттә инде, чыгыш ясаучылар гомерен татар бизәген дөньяга танытуга багышлаган рәссамга Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылуына өметләнүләрен белдерделәр. Республикада бу дәрәҗәдә эшләүче осталар, чыннан да, бармак белән генә санарлык. Рәссамнар иҗат берлегендә кулланма-гамәли сәнгать секциясен җитәкләүче Зифа Мөхәммәтҗанова да: «Бүгенге көндә дә рәссам булып калучылар алдында баш иям!» - дип юкка гына әйтмәде.
Заман барын да үзенчә хәл итә, ә рәссамнарга әле аңа яраклашу гына түгел, халыкта югары зәвык тәрбияләрлек, аңа яңа фикер җиткерерлек итеп иҗат итәргә дә кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: