Шәһри Казан

Иҗатыннан моң саркый

Кечкенә чактан ук хыялларга бай бер бала булсам да, мин үземне рәссам буларак тиз генә таптым дип әйтә алмыйм. Соңлап кына, өлгереп кенә 37 яшемдә сынлы сәнгатькә килеп кердем. Күрәсең, рәссам булу хыялы бик төптә - тирәндә яшеренеп яткан булгандыр, - ди ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Сәгыйдә СИРАҖИЕВА.

Ә сынлы сәнгатькә, графикага тартылу якыннарын югалту ачысыннан күңелнең иң нечкәргән чагына, язмышның сындырып сынаган иң авыр мизгелләренә туры килә. Тормышка башка күзлектән карарга тырышуы да, күңелендә мөлдерәмә булып тулышкан хисләрен ак кәгазьгә ышанып тапшыруы да булгандыр бу аның. Бүген инде Сәгыйдә Фәүзетдин кызы Сираҗиеваны Чаллы шәһәренең 1нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы гына түгел, ә төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнашып килүче график рәссам буларак та беләләр. Барлый башласаң, рәссамның репродукцияләрен халыкара, Бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләре уңаеннан басылган 30дан артык каталогта күреп булыр иде. Иң мөһиме - бүген инде аны һәр ике як - Рәссамнар берлеге дә, милли сәнгатьне пропагандалауга йөз тоткан «Тамга» иҗат төркеме дә, 1990 елдан бирле укытучы булып эшләгән сәнгать мәктәбе дә үзенеке саный.
Укытучы рәссам
Профессиональлек, табигый сәләт, максатчанлык, кешелеклелек - Сәгыйдә Фәүзетдин кызының иҗат һәм укытучылык эшчәнлеге әнә шундый ныклы нигезгә корылган. Шуңа да һәр ике юнәлештә дә - иҗатта булсынмы ул, мәгариф өлкәсендәме - кинәнеп, күңел биреп эшләгәнлеге күренеп тора. Җитеш кенә! 37 сәгать укыт та, сәнгать юнәлешендә шәһәрдә методик берләшмәне дә, мәктәптәге методик советны да җитәклә, шуңа әле күргәзмәләр үткәрү, сәнгать мәктәбендә аерым жанрлар буенча авторлык программалары эшләү, интернетта «Рәссамнар һәм педагоглар» төркеменең администраторлык вазифалары да өстәлә. Һәммәсе берсен-берсе тулыландыра бара. Җыеп кына әйткәндә, тәҗрибә дә җитәрлек, мөмкинлекләре дә зур. Бөгелмә, Минзәлә, Әгерҗе, Алабуга, Чаллы балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен «Сәнгать мәктәбендә декоратив натюрморт» (2010 ел), «Стильләшкән пейзаж» (2011 ел) кебек төбәк семинарлары уздыруы да шуннан. Сәнгать мәктәпләре һәм Алабуга шәһәре музее хезмәткәрләре өчен үткәргән «Кама-Идел болгарларының, Казан татарларының бизәге файдаланылган композициядә этник авангард» дигән төбәк осталык дәресе анда катнашучылар гына түгел, ә телевизор караучылар өчен дә кызыклы тәҗрибә булгандыр.
Күренеп тора: рәссамның үз алымы, үз стиле. Ул моны ничек иҗат итә? Күргәзмәгә килүче тамашачының, картинага текәлеп, һәр детальне бөртекләп өйрәнергә тырышуы юкка түгел. Беренче карашка хәйран калырлык бер нәрсәсе дә юк сыман: ак кәгазьгә гель-каләм белән төрткеләр генә төртеп чыгасы. Кайда һәм күпме төртергә кирәген дә белсәң икән дә бит... Менә бөтен хикмәт тә шунда инде. Шуңа күрә дә Сәгыйдә ханым күргәзмәләре вакытында укучылар, студентлар өчен осталык дәресләре уздыруны артык эшкә санамый. Кызыксыналар икән, өйрәнсеннәр генә... Монда да ул олы җанлы педагог булып кала. Остаз шәкертләренең күмәк һәм шәхси күргәзмәләрен уздыруны да (шәһәр, мәктәп күләмендә) гадәткә керткән. Аның укучылары, әйтик, соңгы 5 ел эчендә генә дә Саранск, Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Алабуга, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә узган Халыкара бәйгеләрдә катнашып, мәктәпкә 10 очко (10 диплом) китергән. Шәкертләре арасында мәдәният идарәсе стипендиатлары булу да зур мәртәбә. Бүгенге көндә Сәгыйдә ханымның 60тан артык укучысы, Санкт-Петербург, Турин (Италия), Болгария, Казан, Мәскәү, Ижевск, Чаллыдагы югары уку йортларына укырга кереп, тормышын сәнгать белән бәйләргә ниятләгән икән, бу инде япа-яланда нигезсез туган хыял гына түгел. Шуңа да инде Сәгыйдә Фәүзетдин кызы Сираҗиева, үсеп килүче яшь буынның зәвыгын тәрбияләүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, милли сәнгатьне үстерүдәге зур өлеше өчен Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» (2009) күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Дөнья тар ул
2009 елда Сәгыйдә Фәүзетдин кызы ТР Рәссамнар берлеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Төркиянең Самсун һәм Амасия шәһәрләрендә узган «ТӨРЕКСОЙ» - төрки телле рәссамнарның XII Халыкара иҗат лабораториясендә булып кайта. Лабораториянең эш нәтиҗәләре буенча Халыкара премиягә тәкъдим ителә хәтта. Ә менә «Метрик үзгәртеп корулар» һәм «Артка борылып кара» китапларындагы иллюстрацияләре өчен рәссам «NazarLOOK» журналының (Румыния. 2013 ел) сынлы сәнгать өлкәсендәге халыкара премиясенә лаек була.
Сәгыйдә ханымның эшләре белән якыннан танышкан кеше аның әсәрләрендәге лириканы тоймый калмыйдыр. Ниндидер моң бар аларда. Көннәрдән бер көнне бу моңга Румыниядә яшәп иҗат итүче кырым татары шагыйрь Мурат Танер да колак сала. Һич көтмәгәндә, интернетта тап була ул Сәгыйдә ханымның эшләренә. Һәм нишли дисез? Үз туган телен шигърият аша дөньяга таныту йөзеннән, 2013 елда халыкара шигырьләр антологиясе чыгара. Төрле илләрдән 37 шагыйрьнең (АКШ - 22, Бөек Британия - 1, Төркия - 1, Филиппин - 1, Канада - 2, Көньяк Африка - 2, Һиндстан - 5, Израиль - 1, Палестина - 1) шигырләре кергән антологияне бизәр өчен, рәссам Сәгыйдә Сираҗиева иллюстрацияләре файдаланыла. Мурат Танер үзе: «Татарларда рәссамнар күп, әмма мин тирән эчтәлекле темаларны алып, аларны гель-каләм техникасында башкаручы шушы рәссамга өстенлек бирдем. Бу техника, аклы-каралы төсмерләрдә басылган гравюра кебек, картинаның эзлеклелеген сакларга ярдәм итә», - дисә, китапка сүз башы язган профессор (доктор) Рам Кришна Сингх (Һиндстан) рәссам иҗатына да тукталуны кирәк таба. «Сәгыйдәнең кирәгеннән артык камил сәнгате ул - эчке рух тантанасы. Ул серле җанны, яки җанның нечкә кылларын Шәрык һәм Гареб динамикасы белән берләштерә. Сәгыйдәнең тирән, нәфис иллюстрацияләре - вакыт-вакыт мистик риторика элементлары булган Рух авазы кебек», - ди ул һәм Мурат Танерның шигъриятен әлеге иллюстрацияләр ярдәмендә тагын да ныграк аңлый башлавын белдерә.
* * *
Проект эшләнсә дә, Мурат Танер белән аралашуга нокта куярга иртәрәк, күрәсең. Ни өчен дигәндә, шагыйрь, киресенчә, элемтәләрне киңәйтергә ниятләп тора. Бу юлы ул Сәгыйдә ханымның 16 яшеннән үк республика һәм төбәк күргәзмәләрендә катнашып йөргән кече кызы Алсу Шихова (ул исә сәнгать мәктәбендә компьютер графикасын укыта) рәсемнәренә исәп тота. Киләсе халыкара проект Рам Кришна Сингхның шигырьләре белән бәйле булачак.Шигырьләрне инде җибәргәннәр дә. Иллюстрацияләр «борынлый» башлаган ди. Шулай итеп, дөнья тар ул, дияргә генә кала.
* * *
Сәгыйдә Сираҗиева колачлаган темаларга килсәк, аларны бер сүз белән милли тема астына туплап булыр иде. Әмма шул ук вакытта без аның архивында Тукай сериясе булуын да («Милли моң», «Туган тел», «Күңелем Тукай белән сөйләшә» һ.б.); риваятьләр, дастаннар буенча эшләнгән серияләр барлыгын да («Бөек дала» («Хан кызы Шан» дастаны, «Хан кызы Рабига»һ.б.) беләбез. Бер үк вакытта тарихи теманы да чит итми рәссам («Бөек Болгарстан» триптихы, «Болгар» сериясе һ.б.). Кем белә, бәлкем әле киләчәктә балалар темасын да ныклап торып үз итәр Сәгыйдә ханым. Ни дисәң дә, тиздән 3 оныкның яраткан дәү әнисе булачак рәссам бит ул. Бу бәхетле минутларны Сәгыйдә ханымның кызлары Алсу белән Гөлнараның гаиләсендә дә түземсезлек белән көтәләрдер.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: