Шәһри Казан

Идея хакына башкарылган эш

Мәдәният министрлыгына аяк баскан һәркем беренче каттагы күннән эшләнгән паннога игътибар итми калмыйдыр. Кулланма-гамәли сәнгать рәссамы, Бакый Урманче премиясе лауреаты Наилә Халит кызы Кумысникова тарафыннан башкарылган «Мәдәният бакчасы» дип аталган әлеге эш бүгенге көндә Татарстанда күн мозаикасы стилендәге иң күләмле (2,5х2,5 метр) хезмәт булып тора. Бу әлегә рекорд. Саный китсәң,...

Реклама

Бу юлы рәссам татар халкының бренды булып исәпләнгән каюлы күн бизәкләрен фарфорга иңдерде. Рәссам белән әңгәмәбез дә нәкъ менә нибары 100 генә данәдә эшләнеп, һәрбер приборның үз тәртип саны булган эксклюзив сервиз турында башланып китте.
- Наилә ханым, эш фарфорга барып җиткәч тә, сез каюлы күнгә тугры калдыгыз. Башка вариантлар да бар идеме? Гомумән, озак эшләндеме ул?
- Ике еллап эшләнде. Үткән ел язга әзер иде инде ул. Көз көне Казан Кремлендә презентация узды. Мин аны милли сәнгатькә үтә дә игътибарлы караш нәтиҗәсе дип бәялим. Сүз дә юк, фонд җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов моны кесә калынайту максатында түгел, ә бәлки безнең традицияләребез хакына башкара. Хәтерләсәгез, заманында хәтта Фукс та: «Татарларда иң мөһиме - чәй», - дип язган бит. Ягъни ничә гасыр чәй эчәбез, ә моңарчы үзебезнең сервизыбыз юк иде. Бу - идея өчен эшләнгән эш. Шул ук вакытта эксклюзив сервиз очсыз да була алмый. Билгеле, 100 данә түгел, ә 10 яки 100 мең данә эшләнсә, очсызрак та булыр иде. Заказчылар тарафыннан бары бер таләп куелды: бу чып-чын татар рухында булырга тиеш. Озак еллар күн мозаикасында эшләгәч, мин шул алымдагы стильләшкән бизәккә тукталдым. Каюлы күн бизәкләре алар - безнең җаныбызга сеңгән милли бизәкләр. Бик җиңел эшләнде. Мин моны үзара дустанә мөнәсәбәттән дә күрәм. Вариантлар унлап иде. Узган гасырның 60 нчы елларында завод тарафыннан эшләнгән гөмбәз рәвешендәге форманы бирделәр (авторы - Юрий Троицкий), мин шуңа бизәк төшерергә тиеш идем. Ничек итсәк, яхшырак булыр дип, үзем дә әлеге заводка киңәшкә бардым. Чөнки чималы бик кыйммәт. Бик затлы, юка сөяксыман (костяной фарфор), монда һич кенә дә ялгышырга ярамый. Башта эшләп карадылар, аннан төп сервиз башкарылды.
- «Алтын Болгар»да да, «Көмеш Болгар»да да шул бер үк рәсем кулланыла булса кирәк?
- Әйе, аларның каймалары гына аерыла. Берсе -алтыннан, икенчесе көмештән башкарылды.
- Белүемчә, Сез, рәссам буларак, каюлы күн белән генә чикләнмисез. Костюмнар буенча рәссам, театр рәссамы буларак та иҗат итәсез.
- Әйе. Әйтик, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Көмеш беләзек»е - минем эшләремнең берсе. Шундый бию идеясе хыялымда күптән бар иде. Хыялда туган әлеге бию 12 елдан соң сәхнәгә чыкты. Бу идеяне ансамбльнең баш хореографы Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова гамәлгә ашырды. Көмеш беләзек ул шулай ук татар хатын-кызының үзенчәлекле тамгасы. Моннан 5-6 еллар элек ансамбль белән «Җиде Энҗе» программасы әзерләдек. Мин анда куючы рәссам буларак катнаштым.
- Рәссам булып китүегез, берсүзсез, иҗади гаиләдә үсүнең нәтиҗәседер. Шәхесне мохит тәрбияли, дигәндә, Сезнең бер үк вакытта театр рәссамы булуыгызны да ассызыкларга кирәк. Заманында Казан сәнгать училищесында, Сез чыгарган Театраль декорация курсы студентлары инде күбесе Казанда, Мәскәүдә билгеле шәхесләр. Сезне шул сукмакка китергән әти-әниегезне искә алып үтик әле.
- Әлбәттә, безнең гаиләдә элек тә, хәзер дә баштанаяк иҗатка бирелгән кешеләр. Мине тугач та театрга алып килгәннәр, мин шунда үстем. Әнием Асия Хәйруллина ул вакытта бик күп спектакльләрдә уйный иде. Мин туганда әнигә 37 яшь була. Шул ук елны (1958) ул, Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылгач, әлеге олы бүләкне беренчеләрдән булып алган кеше. Әтием Халит Кумысников - профессор, гомер буе татар театры тарихын өйрәнде. Аның актерлар Хәлил Әбҗәлилов, Шәфыйка Котдусова, Һидаят Солтанов, Ринат Таҗетдинов турында монографияләре, татар театрына багышланган альбомнары бар. Ул мәдәният институтында укытты.
- Әти-әниегезгә берәр эшегезне багышладыгызмы?
- «Көмеш беләзек» ул һәрвакыт әни истәлеге белән бәйле. Кызганыч, ул аны күрә алмады, чөнки бик озак эшләнде. Ә болай караганда, минем нинди генә эшемне алсаң да, алар тоташ истәлекләр, хатирәләр белән бәйле.
- Сезнең бик истә кала торган читек, сумка кебек комплектларыгыз бар. Шушындый матурлыкны тудыручы буларак, үзегез дә алар белән халык арасына чыгасызмы?
- Дөресен генә әйткәндә, минем әйберләрне башкалар кигәнне күбрәк яратам. Ничектер үзем турыда уйламыйм. Ә менә әнигә читекләр эшләдем. Ул аны берничә ел бик яратып киде. Әнием һәрвакыт чын татарча итеп эшләнгән читекләр кияргә хыялланган иде. Каюлы күнгә тотынуыма да шул сәбәп булгандыр, мөгаен.
- Каюлы күнгә карата караш бүгенге көндә Сезгә рәссам буларак тынычланырга урын калдырамы? «Хәзинә» милли сәнгать галереясында сәнгать белгечләре, рәссамнар, студентлар катнашында узган «Түгәрәк өстәл артында сөйләшү»нең берсе юкка гына баштанаяк шул юнәлештәге проблемаларга багышланмады бит.
- Сүз дә юк, уникаль техника, ул - безнең республиканың горурлыгы, төп бренды. Кызганыч ки, ул хәзер үлеп бару алдында. Бу минем генә фикерем түгел. Сәнгатьнең бу төре белән нибары биш рәссам - Софья Кузьминых, Света Гарбузова, Илдус Гайнетдинов, Әлфия Җәмилова һәм мин шөгыльләнәбез. Элек азмы-күпме министрлык тарафыннан кызыксыну бар иде. Юк-юкта ниндидер проектлар булгалый иде, хәзер, кызганыч, ах-ух килеп мактаудан уза алмыйбыз.Без бит акча сорамыйбыз. Заказ-эш сорыйбыз. Мин рәссамнарга ярдәм программасы булмавын аңламыйм. Универсиада үтте - бер заказ да булмады. Безгә татар сувенирларын Кытай ясады. Вакыт үтә, осталарның яше бара. Ә чигүчеләрнең бөтенесенә диярлек инде 55 яшь. Берничә елдан кем чигәр?! Югалтмагаебыз, дим, бу тармакны...
- Ә шәхсән үзегезнең гаиләгездә каюлы күн традицияләрен дәвам итүче булыр кебекме?
- Улым Җәмил дә, киленем Женя да дизайнерлар, ирем Александр Сергеевич Федотов шулай ук рәссам, пейзажчы. Традицияләргә килсәк, әлегә мин аның бер нәрсәдә калку чагылышын күрәм: ирем белән мин - курсташлар, улым белән киленем - шулай ук курсташлар, әти белән әни дә курсташлар булган. Ә каюлы күнне оныгым үз итсә генә...
- Бүгенге көндә ниләр белән юанасыз, ниләр эшлисез?
- Мин Берләштерелгән милли музейда хезмәт куям. Кайбер борынгы экспонатларның яңабаштан төгәл күчермәләрен эшлим, чөнки музей экспонатлары да туза. Бу - бик мавыктыргыч эш. Соңгы вакытта XIX гасыр азагы - XX гасыр башына караган читек эшләдем.

Тагын шунысы: СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, төп эше белән беррәттән, бүгенге көндә үзенең булачак юбилей күргәзмәсенә әзерләнә. Ул ел ахырлары - ноябрь аена тәгаенләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: