Шәһри Казан

Ихласлыгы белән үзенә тартып тора

Аның ярты гасыр буе башкарган эшләре санап бетерерлек түгел. Казан дәүләт мәдәният университеты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Дунаева - дан-дәрәҗәләргә фәкать үз тырышлыгы белән ирешкән кеше.

Реклама

Заманында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Т. Дунаева тәкъдиме белән, татар мәдәниятен, әдәбиятын туган телдә тирәнтен өйрәнгән белгечләр әзерләү максатында татар бүлеге оештырылган иде. Алар әзерләгән белгечләр, Татарстанга гына түгел, башка чит өлкәләргә дә таралган. Шулар белән дә горурлана педагог. Гомер буе хезмәттәшләре, студентлары арасында абруй казанган галим ул. Аның холкында да бөтен күркәм сыйфатлар гына тупланган. Гади, кешелекле, ихлас булуы белән үзенә тартып тора.
Татьяна Григорьевна Зәй районының Кабан-Бастырык авылыннан. Әтисенең әнисенә фронттан язган хатлары бүген дә аның хәтер сандыгында. «Ничек кенә булса да балаларны укытырга тырыш», - дип яза ул хатларында. Үзе, Җиңү көненә берничә ай кала, Кенигсберг шәһәрен алганда һәлак була. Иренең әманәтен үти Фекла Никитична. Аның әтисе: «Таняңны үз яныңда гына калдырырсың инде», - дисә дә, тормыш авырлыкларына карамастан, балаларын белемле итәргә тырыша.
Татьяна Дунаева күптән түгел генә үзенең юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан, без аның үткәннәрен бергәләп күздән кичердек.
- Татьяна Григорьевна, Сез озак еллар югары уку йортында укыттыгыз. Ни өчен баштан ук әлеге һөнәргә тартылмадыгыз икән?
- Мәктәптә укыганда математика фәнен бик ярата идем, әмма абыем, укыту эшен ташлап, инженер булып киткәнгәме, мин ул һөнәргә кызыкмадым. Шуннан соң, үзебезгә якынрак булсын, дип, Алабуга мәдәни-агарту училищесына китеп бардым. Аны гел «биш»легә генә тәмамлаганлыктан, Мәскәүгә укырга китәргә мөмкинлек туды. Аннан кайту белән, Ленин исемендәге республика китапханәсендә методист, аннары крайны өйрәнү буенча өлкән библиограф булып эшләдем. 1967 елда Татарстан китап палатасы директоры итеп билгеләделәр. Мәдәният һәм сәнгать институты ачылганнан соң, хезмәт юлымны анда дәвам иттердем. Шул ук вакытта Мәскәүдә аспирантурада белем алдым.
- Декан, уку-укыту эшләре буенча проректор булгансыз. Профессор дәрәҗәсенә ирешкән педагогны проректор итеп сайлап куйганнар. Сез - йөздән артык фәнни хезмәт авторы да. Гаилә учагын да саклап тотарга кирәк бит әле. Барысына да ничек өлгердегез?
- Әни безнең белән яшәгәнлектән, ул мине күп эшләрдән азат итте. Үзе безнең арадан 84 яшендә китеп барды. Ничә яшьтә китәсен белеп яшәде ул.
- Күрәзәче булмагандыр бит.
- Юк. Әле дә хәтеремдә, мин кечкенә чакта безнең ишегалдына бөтенләй белмәгән бер ят хатын-кыз килеп керде. Шунда ул әнигә: «Син картлык көннәреңне шәһәрдә шушы кызыңда үткәрәчәксең һәм 84 яшькә кадәр яшисең», - дигән иде. Аннары ул хатынның күрәзәче булуын әйттеләр.
- Татар юрап китерер, диләр. Сез аңа ышандыгызмы?
- Кайвакыт андый хәлләргә ышанмас җиреңнән ышанасың. Фронттан әтинең ике тапкыр «һәлак булды» дигән хәбәре килгән. Икенчесендә шул хактагы хатны елый-елый районнан алып кайтып килә икән. Үзе исә: «яшиселәрем килми», - дип такмаклаган. Шунда каршысына бер ак сакаллы карт чыгып: «Сиңа балаларыңны үстерергә кирәк», - дигән дә урманга кереп киткән. Шуннан соң әни ул уйны башыннан чыгарып ташлаган.
- Татьяна Григорьевна, Сезнең гаилә күпләргә үрнәк. Ирегез Наил Дунаевны сайлап та ялгышмагансыз. Тик аңа яшь чакта чибәр һәм акыллы кыз артыннан шактый чабарга туры килгән.
- Мин артист кешегә кияүгә чыгам дип уйламаган идем. Элек чит җирдә якташлар белән күрешкәндә туганлык хисләре кала иде. Ул ихласлыктан булгандыр. Мәскәүдә аралаша башлагач, мин Николайны беренче чиратта кеше буларак үз иттем. Гомумән, щепкинчылар студияләре белән яхшы кешеләр булып чыкты.
- Улыгызга һөнәр сайлаганда кем юнәлеш бирде?
- Владик математик юнәлешле мәктәптә укыды. Аннары университетның ВМК факультетында белем алып, Эчке эшләр бүлегенең хисаплау үзәгендә эшли башлаган иде. Бүгенге көндә ул анда полковник дәрәҗәсендә, киленебез Люция белән оныгыбыз Диана да шунда эшли. Икенче оныгыбыз Алинә төзелеш һәм архитектура академиясен тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашты. Бүгенге көндә аларга карап куанып яшәп ятабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: