Шәһри Казан

Ике «ЛӘКИН»

(Рецензия үрнәге) Көндәлек матбугатта яшь шагыйрь Гали Кәлинең бер шигыре басылып чыккан иде. Менә ул: Тынгысыз күңел Кәҗә кергән печәнлеккә сәбәп белән, Габдрахман аны сугып екты сәнәк белән. Кәҗә елый, аяккаем сынды, диеп. Габдрахман өенә кереп ятты, Күңелкәем тынды, диеп. Яшь шагыйрь Гали Кәлинең бу әсәре турында тәнкыйтьче Бәкер Бетчинең...

Реклама

(Рецензия үрнәге)
Көндәлек матбугатта яшь шагыйрь Гали Кәлинең бер шигыре басылып чыккан иде. Менә ул:
Тынгысыз күңел
Кәҗә кергән печәнлеккә сәбәп белән,
Габдрахман аны сугып екты сәнәк белән.
Кәҗә елый, аяккаем сынды, диеп.
Габдрахман өенә кереп ятты,
Күңелкәем тынды, диеп.

Яшь шагыйрь Гали Кәлинең бу әсәре турында тәнкыйтьче Бәкер Бетчинең мәкаләсен хөрмәтле укучылар игътибарына тәкъдим итәбез:
Өметле каләм
Яшь шагыйрь Гали Кәлинең «Тынгысыз күңел» исемле әсәрен укучылар җылы каршы алдылар. Әсәр күтәренке рухта, заман сулышын тоеп язылган. Автор ачык әйтмәсә дә, әсәрнең баш герое Габдрахман абзыйның сыер фермасында каравылчы булып эшләүче хезмәт ветераны икәнлеге ачык төсмерләнә. Заманында кырлар баһадиры булып, хәзер олыгайган Габдрахман абзый халык милкен уяу саклый, йоклап ятмый, печәнлеккә, хосусый индивидуум буларак, кәҗә кергәнне сизгән бит.
Алтын куллы Габдрахман абзыйның мөлаем образын автор ялкынлы пафос белән лирико-эпико-романтик формада, реалистик буяулар белән, оптимистик рухта, сокланып үләрлек итеп тасвирлап биргән.
Әсәрнең фәлсәфи концепциясенә килгәндә, халык милкен күз карасы кебек кадерләп саклау тенденциясе кызыл җеп булып сузылып баруында талантлы авторның принципиаль дөрес позициядә торып фидакарь иҗат итүен күрәбез.
Әдәбиятыбызның алтын фондына туп-туры барып керәчәк бу гүзәл әсәр бөек француз драматургы Джон Байронның «Король Лир» драмасыннан бер метр да калышмый. Фидакарь Габдрахман абзыйның якты образы безнең дәртле йөрәкләребездә алтын нур булып мәңгегә балкып торыр дип ышанасы килә.
Әсәрдә уңай геройга каршы куелган карак Кәҗә образы караңгы үткән заманның аңсызлыгы, ерткычлыгы, урлап ашарга тырышу кебек ямьсез омтылышның якты символы булып тора. Ул Кәҗә һичшиксез җиңелергә тиеш, шуңа күрә аның сыртына колхоз сәнәге төшү дә, әсәрнең законлы таләбенә җавап булып, дөрес хәл ителгән.
Ләкин әсәрдә кимчелекләр дә юк түгел әле. Дөресен генә әйткәндә, сукыр бер тиен дә тормый торган әсәр язган Гали Кәли иптәш. Шушы чүп-чарын матбугатка бирергә ничек оялмый икән ул, җир бит?! Шуны бастырып чыгарып утырган редакторларын да әйтер идем инде... Чиле-пешле такмак язарга өйрәнү өчен университетта суган суы суырып, биш ел гомер уздырып, кием туздырып, эт өрдереп, кеше көлдереп йөрүнең бер дә хаҗәте юк. Гали Кәли кебек буш башларны матбугат янына биш чакрым якын китерергә ярамый, дип әйтәсе килә.
Ләкин Гали Кәли яшь шагыйрь бит әле. Яшьләрне тәрбияләргә, үстерергә, аларга киң юл ачып куярга тиеш без. Кешеләрне гел хурлап торып кына үстереп булмый, мактап алырга да тиеш без. Бер уйласаң, Гали Кәлинең каләме шактый өметле күренә. Каләмен азрак үткенли төшсә, аның даһи әсәрләр бирә алуына бер тамчы шик юк. Үсеп килә торган яшь талант Гали Кәлинең «Тынгысыз күңел» исемле игътибарга лаек әсәрен бастырып чыгарып, матбугат бик кирәкле, бик файдалы, бик акыллы эш башкарган.
Матбугат йортының барча работникларына, редакторларына, корректорларына, бухгалтерларына һәм дворнигына саф йөрәктән чыккан зур ихтирам белән: Бәкер Бетчи.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: