Шәһри Казан

ИКЕНЕҢ... ӨЧЕНЧЕСЕ – УЛ КЕМ?

(Лимонизмнар) Яшьлегем - кызык, картлыгым - мыжык. Бибәл Норел Безнең татарда... өч бөек... шагыйрь бар... Беләсез инде... аның берсе - Тукай... икенчесе - Туфан... Өченчесе... эһем-эһем... әйдәгез... шулар хөрмәтенә! (Хактырмы, юктырмы, Сибгат ага Хәким (1911-1986) бер мәҗлестә шундый «тост» әйткән, имеш.) Ләммим ЛӘБИБИ Ике язучының берсе - язмаучы, икенчесе -...

(Лимонизмнар)
Яшьлегем - кызык, картлыгым - мыжык.
Бибәл Норел
Безнең татарда... өч бөек... шагыйрь бар...
Беләсез инде... аның берсе - Тукай...
икенчесе - Туфан...
Өченчесе... эһем-эһем... әйдәгез... шулар хөрмәтенә!
(Хактырмы, юктырмы, Сибгат ага Хәким (1911-1986)
бер мәҗлестә шундый «тост» әйткән, имеш.
)
Ләммим ЛӘБИБИ
Ике язучының берсе - язмаучы, икенчесе - Язучылар берлеге әгъзасы, өченчесе... Ну язып та торам инде - кәгазь генә чыдасын!
* * *
Ике шагыйрьнең берсе - такмакчы, икенчесе дә шигырь язмый, өченчесе... Әйе шул, чын шагыйрьләр бик аз бездә - аларны санау өчен бер бармак та җитә.
* * *
Ике драматургның берсе - артист, икенчесе - сәхнәдә үзе уйный, өченчесе... Дөресен әйтү кирәк, минем үземә дә мәктәп сәхнәсендә күп уйнарга туры килде.
* * *
Ике тәнкыйтьченең берсе үзен прозаик дип, икенчесе шагыйрь дип уйлый... Җөмләдән, мин үзем уйлыйм да, язам да.
* * *
Балалар өчен язучы ике әдипнең берсе чынлап та балалар өчен язам дип уйлый, икенчесе үзе язганын хәтта үзе дә укымый, өченчесе... Уф, арыдым балалардан килгән хатларга җавап яза-яза!
* * *
Үзен бөек дип санаучы ике язучының берсе - Заһид Мәхмүди, икенчесе дә - Заһид Мәхмүди. Ә мин дөньяга килгәнче үк үземнең бөек икәнлегемне белә идем.
* * *
Ике Мөдәрриснең берсе - Әгъләм, икенчесе - Салих Маннапов. Ә мин - Мөдәррис түгел.
* * *
Ике яшь җырчының берсе - көй язучы, икенчесе - такмаза язучы. Ә мин, беренчедән, яшь түгел, икенчедән - тыңлаучыларны жәллим.
* * *
Ике көйязарның берсе җырлый-гырлый һәм үзен-үзе алкышлый, икенчесе дә үзен җырчы дип саный. Мин дә гырлыйм анысы, әмма сәвсим шыңшый белмим!
* * *
Ике татар рәссамының берсе татарча белми, икенчесе урысча гына сөйләшә. Миңа, мәсәлән, рәсем ясаган чакта татарча белүемнең бернинди дә зыяны тигәне юк.
* * *
Ике автоузышчының берсе - президент, икенчесе - җырчы, өченчесе... Өченчесе дигәннән, автоузышта җиңүем белән котлап, ГИБДДдан көн саен «сәлам хатлары» килә - җавап биреп өлгерәлмим генә бит.
* * *
Ике юбилярның берсе - талант иясе, икенчесе - исән әле. Еллар узган саен миңа да талант өстәлә бара - бер нишли алмыйм.
* * *
Урысча сөйләшүче ике татарның берсе - урыс, икенчесе - бөтенләй татарча белми. Ә мин, җүләр, урысча да, татарча да шәп белүем өстенә, башкортса да һыптырам.
* * *
Ике җырчының берсе - шорты киеп, икенчесе кыска итәктән җырлый. Мин дә ыштансыз җырламыйм шикелле.

Умираллар киртәсе
Бер мосафир урыс, бара торгач, татарны очраткан да юл сорый икән:
- Мне туда или суда?
- Ни тудый, ни судый, знакум. Тибә перәме генә барасы. Очрар юлыңда умираллар киртәсе...
Урыс знакумның күзләре акайган, имеш. Үрә торып баскан чәчләрен сыпыргалап, бер туйганчы чукынып алган да зәгыйфь кенә итеп:
- Чево, чево? - ди икән.
- Бик алай чаба-чаба бара алмассың әле, - дигән татар. - Аннан ары синең ызбага хәтле ун чакрымский ара бар.
С. ГАЛИУЛЛИНА, Казан.

Реклама

Икеләтә сәләт
Ниндидер бер яшь каләмче «Шерлок Холмсның атасы», инглиз язучысы Артур Конан Дойлга (1859-1930) үзенең детектив роман кулъязмасын китерә һәм шуның турында фикер әйтүен үтенә. Бераз вакыт үткәч, кулъязма авторына түбәндәге язу килә: «Китабыгыз бик әйбәт! Ул авторның җинаятьченең эчке дөньясына ни дәрәҗәдә тирән үтеп керә алганын аңлатып кына калмый, бәлки аның бүтәннәр сюжетын урларга гаять сәләтле талант иясе булуын да ачык раслый!»
Гафу үтенү
Инглиз язучысы Оскар Уайльдны (1854-1900) кулга алып төрмәгә утырталар. Аның белән күрешергә бер дусты килә. Шуның белән саубуллашканда язучы әйтә икән:
Гафу ит инде, дустым, мин сине озатырга чыга алмыйм.

Кара борыч шулпасы
Дөбер-шатыр кайнаган суга (2 литр кирәк) җаның теләгән кадәр кара борыч сибәсең. Әгәр кул астында андый борыч юк икән, кызыл борыч белән куркума да ярый. Инде, гөнаһ шомлыгы, кызыл борыч та, куркума да, карри белән чили да юк икән - Тозлы күлдә чыгарылып эшкәртелгән тоз гына (Илецский тозы, ягъни мәсәлән) салсаң да була.
Табынга шулпа кайнар килеш, ботактан әле генә өзелгән бер-ике данә дәфнә (лавр) яфрагы салып бирелә.
Искәрмә: хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте, геморрой, экзема, унике илле эчәк авыруы, җенси әгъзаларда герпес булганда, эч кату белән интеккәндә бу искитмәле тәгамны ашамау хәерле. Эт-мәчегез булса, аларга берүк бирә күрмәгез!
(Әлеге киңәш атаклы ашчы Ашамсак Капкалыевның «Төпсез ашказаны» дигән китабыннан алынды.)

«Зәңгәр»ләр
(Эпиграмма)
Галиәсгар КАМАЛ
Зәңгәр күлмәк зәңгәре,
Үтә күренә тәннәре:
Тинчуринга бик ошаган
«Зәңгәр шәл»нең тәмнәре!

Мәңгәрләрнең йорты зәңгәр,
Без дә шулай буятыйк:
«Зәңгәр шәл»дән төшем яхшы -
Әйдә тагын уйнатыйк!

Кәрим «зәңгәр»не ярата,
«Зәңгәр» куяр баласын;
Тик нигәдер бу ел куймый
Әле «Зәңгәр палас»ын.

Тинчуринга язарга
Тагы «зәңгәр»ләр бик күп:
Зәңгәр күз бар, зәңгәр күл бар,
Зәңгәр чәчәк, зәңгәр күк!
*Бу эпиграмма «Каләм» имзасы белән «Чаян» журналында 1927 елның 4 нче санында (апрель) басылган. Эпиграмманың Г. Камалныкы икәнлеген ул вакытта «Чаян» журналының җаваплы редакторы булган Г. Толымбай күрсәтә. Ул «Совет әдәбияты» журналының 1935 елгы (№6, июнь) санындагы «Комедия атасы Г. Камал» исемле мәкаләсендә эпиграмманың өченче строфасын китереп, Г. Камалның Кәрим Тинчурин иҗатындагы кайбер тенденцияләрне ошатып бетермәвен һәм «Чаян»да аңа эпиграмма язып бастырганлыгын әйтә. «Зәңгәр палас» - К. Тинчуринның 1924 елда язылган пьесасы.

ИКЕ РОБАГЫЙ
Ләбиб ЛЕРОН
Чәй эчәмен кара җимеш, өрек салып,
Авыз, ирен пешмәсенгә өреп кабып...
«Аракыга бер дә исе китмәде», - дип,
Булмас микән тарихларга кереп калып.
Яшь чакта гел кызлар булды телебездә,
Хәмердән дә баш тартмадык беребез дә...
Бер гөнаһсыз әүлиягә әверелдек
Анализлар биреп йөргән көнебездә.

Разилгә ияреп
Нурмөхәммәт ХИСАМОВ, академик
Разил Вәлиевнең «Бөеклек» шигырендә мондый юллар бар:
Туган чакта бөтенебез тигез,
Ә үлгәндә? - Белмим ул ягын.
Һәрбер аксак ник Байрон түгел,
Һәр саңгырау түгел Бетховен?
...................................................................
Урамнарда йөри ятим фикер,
Асрамага, диеп, кем алыр?
Һәрбер сукыр нигә Гомер түгел,
Һәрбер батыр түгел Газинур?
Мин моңа шундый юллар өстәп куйдым:
Җавап тапмыйм әрсез сорауларга,
Шелтә булып биткә ора җил.
Һәр көрәшче нигә Фәндәс түгел,
Һәр депутат түгел Разил?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: