Шәһри Казан

Илнур Сираҗиев: «Бертөрле тормыштан киндердә генә арынам»

Остазың кем? Россиянең атказанган рәссамы, Урманче премиясе лауреаты Григорий Эйдинов бик белеп әйтә, чыннан да, студентлар белән эшләүче рәссамнарга үз күргәзмәләрен ачу икеләтә җаваплы. Чөнки алар «бөтен нәрсәне эшли алган», башкалар белән исәпләшүне белми торган «олы белем» яшьләрнең, ягъни үзләре укыткан студентларның тәнкыйтенә дә эләгергә мөмкиннәр. - «Безне кем укыта?»...

Остазың кем?
Россиянең атказанган рәссамы, Урманче премиясе лауреаты Григорий Эйдинов бик белеп әйтә, чыннан да, студентлар белән эшләүче рәссамнарга үз күргәзмәләрен ачу икеләтә җаваплы. Чөнки алар «бөтен нәрсәне эшли алган», башкалар белән исәпләшүне белми торган «олы белем» яшьләрнең, ягъни үзләре укыткан студентларның тәнкыйтенә дә эләгергә мөмкиннәр.

- «Безне кем укыта?» - дип карый алар, - ди ул. - Бу уңайдан 2011 елдан Суриков исемендәге институтның Казандагы филиалында укытучы Илнур Сираҗиевка тел-теш тидерә торган түгел. Ул үзенең үзгәрүчән иҗаты, күпкырлылыгы белән таң калдыра. Мин аның Суриков институты чорындагы иҗатын беләм - бик яхшы классик өслүбтә башкарылган эшләр. Хәзер исә аның эшләре бөтенләй башка. Күргәзмәдә «Паровоз» дигән эшен күреп гаҗәпкә калдым. Илнурны янә бөтенләй яңа сыйфатта күрәм дисәм, ул эшен 19 яшендә башкарган булып чыкты. Үз күземә үзем ышанмадым...

Рәссам Илнур Сираҗиевның шәхси күргәзмәсе эргәсендә аның иҗаты, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе каршындагы яшь рәссамнар берлеген җитәкләүче лидер буларак та җылы сүзләр күп әйтелде. «Ул архи җаваплы, архи тәрбияле, архи үзтәнкыйтьле» - Илнур Сираҗиевны якыннан белгән рәссамнар бәясе бу. Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтының Казан филиалындагы студентлар да юкка гына сырышмый инде аңа. Студентларны монументаль живопись белән сихерләүче дә ул үзе. Кайберләре хәтта подвалдагы шул остаханәгә төшеп нидер эшләр өчен, башка дәресләрне «тозларга» да күп сорамый, ди. «Мондый яхшы «эпидемияне» бары тик зур оста гына йоктыра ала», - диләр аның турында коллегалары.

Күргәзмә эшчәнлеген студент елларында ук башлап, бүгенге көнгә кадәр төрле дәрәҗәдәге егермегә якын (төбәк, төбәкара, республика, Бөтенроссия, Халыкара һ.б.) күргәзмәдә катнашкан рәссам Илнур Сираҗиев. Ә менә монысы - Кремльнең «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылганы башкаларыннан шактый үзгә. Бу рәссамның беренче зур шәхси күргәзмәсе. Дөрес, ул аны киләсе елга, ягъни үзенең 45 яше уңаеннан иҗади хисап буларак та үткәрә алган булыр иде. Әмма автор, күрәсез, аның Мәдәният елында узуын хуп күргән. Сәгате суккан, димәк.

- Без чын-чынлап өр-яңа рәссамны ачабыз. Моңа кадәр күргәзмәләргә куелган аерым эшләре буенча да Татарстан сынлы сәнгатенә, гадәти булмаган, гаҗәеп рәссам килүен күрергә була иде. Иң беренче чиратта ул үзенең җетелеге белән истә кала. Рәссам тарихи тамырларыбызга мөрәҗәгать итә, шуңа да эшләренең эчтәлеге борынгы булып тоелырга мөмкин, әмма бирелеш бик заманча, - ди аның иҗаты хакында сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның фәнни тәэмин ителеш буенча директор урынбасары Динә Хисамова.

Остаханәле булу яшәртә
Яшь рәссам дип атадылар аны. Чагыштырмача бәлкем шулайдыр да. Гадәттә, 35кәчә булганнар яшьләр исемлегендә йөри. Илнур Сираҗиевның институтны тәмамлавына да 18 ел. Быел, ниһаять, остаханәле булуы яшәртеп, тагын да дәртләндереп җибәрүе бик мөмкин.

Институтны тәмамлаганнан соң, Мәскәүдә фатир алып яши, эшли башлаган яшь рәссамны әти-әниләре туган якка кайтырга кыстамаган булса, бәлкем ул шунда төпләнеп тә калыр иде. Кем белә, ул чагында бәлкем бүген ул күтәргән темалар да, яратып язган авыл тормышы да булмас иде... Мәскәүдә калуына өч ел дигәндә, Лаеш районы Габишев бистәсендә яшәүче әти-­әниләрен сөендереп, Казанга кайтып урнаша рәссам. Әмма алардан башка колач җәеп каршы алырга җыенучы күренми. Бер еллап өйдә утырырга мәҗбүр була. Ни эш, ни остаханә... Бераздан Сәнгать академиясенә аспирантурага (Харис Якупов остаханәсенә) укырга керә. Бер ел дәвамында Рәссамнар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшли. 2003 елда ул инде Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. «Арт-Сити» иҗат студиясе оештырып, дистә елга якын шуның сәнгать җитәкчесе була. Студияне егетләргә калдырып, үз стихиясенә, янәдән баштан-аяк рәсем сәнгатенә чумуына да инде ике ел.

Авыл авыл инде...
Аның эшләрен карагач, «Шәһәрдә үскән егет авыл тормышын шулкадәр дә тәмләп язар икән», - дип гаҗәпләнер бәлкем кемдер. Башта үзем дә шулай уйлаган идем. Баксаң, балачагы, нигездә, Актаныш районының Яңа Әлем авылында Мөзәлия әбисе белән Ханнан бабасы янында үткән икән булачак рәссамның. Башкача җай булмагандыр шул, чөнки бу вакытта әнисе Рәйсә ханым, Алабуга пединститутының физмат бүлегендә укый, ә әтисе чирәм җирдә була (әтисе Эльбрус Хаҗи улы Татарстанның атказанган төзүчесе, хезмәт юлын прорабтан башлап, СМУ җитәкчесенә кадәр күтәрелгән кеше). Шулай итеп, өч яшькә кадәр гел авылда үскән бала мәктәпкә кергәч тә, каникулларын гел шунда уздыра.

- Бабам 1943 елда Сталинград янында барган сугышларда каты яраланып, бер кулсыз кайта. Башта колхоз рәисе була, аннан атлар карый. Без аның белән печәнгә, ә авыл малайлары белән Сөнгә, Агыйделгә чыгып йөри торган идек. Чират көтүенә чыгулар үзе бер маҗара булыр иде. Минем гомумән лагерьга йөргән булмады. Әтием ягына - Әтнә районы Күәм авылына да кайтып йөрдек, - ди рәссам, истәлекләргә бирелеп. - Мин бит авылны күз белән күреп кенә түгел, ә аның исенең нинди икәнен дә беләм. Агач идәннең ничек шыгырдавын да хәтерлим. Бабайның Кызыл Йолдыз ордены белән уйнаучы да, чәнечке-калакларны идән ярыгына ташлаучы да үзем... Әбинең мичтән яңа гына чыккан ипиенә ягылган сөт өсте, мәтрүшкә, урманнан җыелган үләннәр салып пешергән такта чәй... Менә шулар бөтен нечкәлекләренә кадәр әлегәчә күңелдә сак­лана, - ди ул.

Юкка гына аны бөтенесе авыл рәссамы дип атамый торгандыр. Дөрес, кайчагында аның кылкаләме шәһәр ыгы-зыгысына да орынып ала. Кайчагында киндерендә портретлар да «борынлый».

- Моңа карап мин барыбыр портретчы булмаячакмын. Ә инде кем дә булса портрет ясавымны сорый икән, мин аны теләсә кайсы портретчыга караганда да профессиональрәк итеп эшли алам. Чөнки төрле мәктәпләрне уздым, төрле стильләрдә эшләдем, төрле технологияләрне башкардым, - ди монументалист рәссам, сәнгатьтә үз юлыңны табуның мөһимлеген ассызыклап.

Юл башы
Илнурны сәнгать юлына илтүче сукмакларны ул бакчага йөргәндә үк абайлап алалар. Алга таба берсе икенчесенә ялгана бара: 1-2 нче сыйныфтан ук изостудия, аннан сәнгать мәктәбе, училище, институт. Дө­рес, әтисенең Илнурны Мәскәүгә Суриков исемендәге институтка җибәрәсе бик килми. Күрәсең, улым үзем кебек үк төзүчеләр институтын тәмамлап, архитектор булыр да, эшемне дәвам итәр, дип юраган булгандыр. Чынлыкта күпмедер дәрәҗәдә шулай була булуын. Чөнки монументаль сәнгать барыбер архитектура белән сынлы сәнгатьнең синтезы ләбаса. Әле шуның өстенә, институтны тәмамлагач, Суриковкада укыткан профессорына ирекле тыңлаучы буларак, архитектура институтына да йөри Илнур. Кирәге чыга, төрле фирмаларда архитектор, баш архитектор булып та эшләргә дә туры килә аңа алга таба.

Спортчы егет
1986 елдан па­рашют спорты белән дә шөгыль­ләнә Илнур. Училищеда укыганда өч ел ВДВ инструкторы булып эшли. Атнасына өч тапкыр Коркачыкта, өч көн училищеда. Үзенә тиешле физкультурага йөрмәсә дә, күрше дизайнерлар төркеменең дәресләрен калдырмый.Бар да ал да гөл: уку алдынгысы, югары стипендия, имтиханнарын да кешегә кадәр бирә. Әмма училищены кызыл дипломга тәмамлыйсы егетнең тора-бара бер «3»лесе барлыгы ачыклана. Физкультурадан. Парашют буенча беренче разрядлы спортчы, дзюдо буенча спорт остасына кандидат булуның да, атнаның өч көнендә училищеда идән юучы булып эшләүнең дә файдасы тими егеткә... Нишләсен, нидер даулап йөрү аның холык-фигыленә салынмаган. Әйттеләр бит «архи - тәрбияле» дип. Шул инде бу. Ул үзе дә, адәм баласы, беренче чиратта оят белергә, эштә гадел булырга тиеш, дип саный. Шуңа да әнә күргәзмә комитеты эшләрне кабул итә башласа, үзенекеләр - яшь рәссамнар өчен бәргәләнә башлый. Яхшы эш булып та, комиссия күргәзмәгә үткәрми икән, нишләргә кала? Гаделлек өчен көрәшергә, әлбәттә.

Кызыл кар булмый дисеңме?
Хәзерге вакытта рәссамның остаханәсендә берьюлы берничә эш өлгереп килә.

- Менә бу эштә бер матур гына шәһәр кызы килеп чыкты башта. Ә мин исә кояшта бите янып беткән, нык куллы, төп кебек аяклы авыл кызын - крестьян мадоннасын эшлисем килде. Ул татар да, эшчән дә булсын, дип кат-кат ясадым. Эшкә тотынганда, иң мөһиме - идея. Минем әйтер сүзем һәрвакыт бар... Тормышта нәрсәгә исем китәме? Зыңгылдап торган тынлыккадыр, бәлкем... Мин монотон, бертөрле тормыштан киндердә генә арынам. Үземне кайвакыт ике яктан күзләре капланган ат кебек хис итәм. Остаханәгә киләм дә як-якка каранмый гына эшли дә башлыйм. Таллар тибрәлгәнен дә, күтәрелеп килүче кояш халәтен дә, чалгы тотып кайтып килүче авыл агасының аяк тавышын да ишеткәндәй... хәтта сөт исен, чабылган сусыл печән исен тойгандай булам, - ди рәссам, авыл темасы ярылып яткан эшләренә ымлап.

...Чыннан да, кызыл кар яуганны көтеп, зар булучылардан түгел рәссам. Тота да буйый ул аны, нинди килеп чыга - кызылмы, зәңгәрме, яшелме - бар да үз кулында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: