Шәһри Казан

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: «Илфак – локомотив, мин – буйсынучы»

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА татар эстрадасына бер талпынуда килеп кергән кеше түгел. Ябык тәрәзә-ишекләр тарихы аңа якыннан таныш. Җырчы кыз ул яктан продюсеры, ире Илфак Шиһапов белән берлектә, үз аудиториясен чын мәгънәсендә үзе булдырды. Кемдер «бунтарь», «агрессив» дип акрынлап ияләшсә, кемдер бер тында да кабул итте аны – бәрәч, бездә дә турыдан...

Күрешеп сөйләшкәч, Илсөяне башка яктан да ачтым мин юмор хисле, төгәл, гади булуы өстенә, анда «сорви голова»лык та мулдан икән. Ул сыйфатны еллар да, Илфак та җиңә алмаган...

– Илсөя, башта иң кызыксындырган сорауны бирим әле. Өйдә дә, эштә дә, иҗатта да бергә туймыйсыңмы Илфактан? Мин, тәртәгә юри булса да тибеп, сиңа буйсынмыйм, башка төрле җырларга күчәм, дияр идем...
И-и, әйтмимме соң инде! Ул вакытта Илфак мине бер җавапта ук урыныма утырта син теләгән җырлар белән генә ерак китеп булса икән, әнисе... Аннан, мин үземне бервакытта да җырчыга санамадым мин җыр сөйләүче генә. Илфакка кадәр мин гадәти җырлар җырлап йөри идем үзе. Әмма гел: «Ник ырылдыйсың син?» дип әйтүчеләр табыла торды. Тавышның шундый үзенчәлегедер инде мин аннан котыла алмыйм. Шуңа да Илфак мине сәяси мәсләккә кертеп җибәргәч, тавыш үз киңлегенә чыкты кебек. Гомумән, иҗат мәсьәләсендә Илфак берничә елга алдан күзаллап куярга сәләтле кеше. Аның зирәклеге күбрәк булгач, ник буйсынмыйм ди мин аңа?! Аннан, гел бергә кебек тоелсак та, берегешеп утырган юк ул үз эше белән чаба, мин үземнеке белән мәшгуль.

13 ел бергә яшисез, Илфак белән яшь аермагыз да шуның кадәр дип беләм. Үлеп гашыйк булу тарихына тукталасы килә...
Безнең гөпелт кабынган хисләр булмады кебек бөтенесе дә үз вакыты белән. Лениногорскида (Илфак та, Илсөя дә әлеге районнан. Г.Җ.) Илфак туплаган кечкенә генә төркем белән чыгыш ясап йөрибез. Ул вакытта «Илфак абый» дип дәшәм, ниндидер хисләр турында башка да керткән юк. Шулай берчак концерттан соң ике машинага төялеп кайтырга җыенабыз. Минем бер пакет-сумка әйберем клубта калган булып чыкты. Илфак яныннан машинадан төшеп, клубка кереп киттем. Мин чыгышка Илфак утырган машина кузгалган иде, тегеләрнең фара утлары гына күренеп калды. Көтеп торган икенче машинага утырырга туры килде, юл буе үз-үземә урын таба алмый кайттым. Их, мәйтәм, шушы пакет аркасында... Илфак та юл буе шулай газапланган икән. Икенче көнне күрешкәч, аңлашканыбызны сизми дә калдык.

Илфакның инде моңа кадәр гаиләсе, ике бала тәрбияләү буенча тәҗрибәсе бар иде.
Әйе, әмма без очрашып йөри башлаганда алар хатыны белән аерылышу карарына килгән иде инде. Хатыны белән күрешеп сөйләштек, аңлаштык. «Илфакның холкына ничек чыдарсың инде, бала», диде. Бүгенге көнгә кадәр аралашып торабыз. Ул хәтта: «Илсөя булмаса, балаларымны укыта алмаган булыр идем», дигән. Мин Илфакның ике баласын да баштан ук якын иттем. Нариман тугач та, Илфакның кызы карашты. Балаларының икесенә дә югары белем алырга булыштык.

Бергә шактый торсагыз да, ЗАГС ишеген шакырга ашыкмыйсыз.
Аның урынына ике тапкыр никах укыттык. Башта минем авыл Иске Шөгергә кайтып никах укыткан идек. Икенче көнне Илфаклар авылына мәчет ачылышына барып, тагын бер кат никахлаштык. Шәһәрдән кайткан мулла, машиналар йөреп торган асфальт юл уртасына бастырып, шәһәрчә никах укыды. Ә ЗАГС, кеше җыеп, табын коруларга мин кызыкмыйм безгә болай да рәхәт. Паспорттагы штамп нәрсәдер үзгәртә, яхшылата дигән нәрсәгә ышанмыйм.

Ә бала туу тормышта нәрсәләр үзгәртергә сәләтле?
Мин аның никадәр зур бәхет икәнен әле генә төшенеп беттем бугай. 25 августта Нариманга 10 яшь тула, баланың үскәнен күрми дә калдым кебек. Яшьлек юләрлеге көчлерәк булган, күрәсең. Бала тудыру йортыннан туры сәхнәгә киткән кешене күргәнең бармы синең? Бала белән өйгә генә чыккан көн иде, Шәһәр көнен оештыручылар ике генә җыр җырларга чакыргач, киттем менә! Сәхнәдән җырлап төшүем булды, бала тудыру йортының баш табибы яныма килеп басмасынмы! Кеше каршысында эт итеп сүкте ул мине, 5 көнлек бала белән, нинди намуссыз ана син, янәсе... Балага ике ай вакытында гастрольгә чыгып киттек. Рояль өсләрендә аз йокламады ул. Әле дә хәтерлим: улыма 2 яшь вакыт, тышта кара буран, без соңарып кына Алабугага килеп җиттек. Миңа 15 минуттан сәхнәгә чыгарга кирәк. Бизәнергә утыруым булды, Нариман нәрсәдер сорап, яныма килде. «Күрмисеңмени әниеңнең бизәнеп утырганын», дип тавыш күтәреп, янымнан куып җибәрдем моны. Мин сәхнәгә чыгып җырлап кердем, каршыга Илфак килә. «Бала кая?» ди. Белмим, дим, шушындадыр, янәсе. Бөтен дөньяны бетереп баланы эзлибез, ә Нариман беркайда да юк. Тышка йөгереп чыктык бураннан күзне ачып булмый хәтта! Каршыга, алпан-тилпән атлап, баш киемсез генә капюшонын кигән бәләкәй кешебез килә. Улым, кайда булдың, диюебезгә: «Машинаны каладым», димәсенме. Кеп-кечкенә учларына салкын йөгергән. Минем йөрәк табан астына тәгәрәде... Шуңа да хәзер, балага биреп бетерелми калган иркә-наз өчен, намус җанны кимерергә генә тора. Ул безнең бик тә мөстәкыйль булып үсте, әмма музыкага кагылышлы бөтен нәрсәне күралмый җыр дәресе укытучысы бер куплет та көйләтә алмый үзеннән. «Минем балаларым, оныкларым да җырламаячак, ди икән. Миңа җырдан «икеле» куегыз».

Реклама

Нариман әнисе улымы, әллә әтисенең күчермәсеме?
Әтисенеке. Мин аның шулай булуына куанам инде, минем кебек «сорви голова» булса, нишләр идең?! Илфак бит ул гаҗәп сабыр, төпле акыллы кеше. Тормышта тулаем иҗат кешесе булса да, миңа аның белән рәхәт.

Иҗат кешесе булу нәрсәдә чагыла инде ул - ничек телим, шулай яшим принцибынамы?
Ул үз-үзе белән гармониядә яши белә. Аның азык-төлек, кием-салымның кайдан, ничек алынганын белгәне юк. Аларның һәрберсе минем җаваплылыкта. Шулай берчак ниндидер дәрәҗәле чарага барыр алдыннан Илфакка ак костюм белән ботинкалар алып кайттым. Мин киенгәнче, подъездга чыгып китте. Чыксам, ак костюмы белән подъезд баскычына утырган, аркасы белән стенага терәлгән дә тәмәке пыскыта бу. Ә ак костюм пычранырга мөмкин дигән уй аның башына да килә алмый! Аңа уңайлы кием булсын да, ниндидер җәмгыять кануннары булмасын, ул ирекле кеше. Киемнәрен юа башласам да, үземнең исем сеңеп кенә бетә, тотасың да юасың, ди.

Шул ирекле булганы өчен яраттыра алдымы?
Белмим, мин аны яратам һәм бетте-китте. Тормышка карашы, үз-үзенә ышанычы, миңа капма-каршы булуы ошый.

Охшаш яклар бөтенләй юкмыни?
Без икебез дә акчага битараф. Берәү булса, үзеннән өлкәнрәк кешегә кияүгә чыкса, финанс ягы тотрыклы бәндә эзләр иде инде. Ә без үзебезнең беренче фатирны алганчы 14 фатир алыштырган кеше. Ул минем үз гомеремдә үтергән тараканнар! Ул фатирлар берсеннән-берсе начаррак иде, чөнки әйбәтрәге өчен акча юк иде. Акча эшләп таба башлагач та, ул кәгазьләргә карата мөнәсәбәт үзгәрмәде. Илфак та, мин дә кайтарып куябыз, кем ничек тели шулай тота. Кайвакытта: «Бәрәч, безнең акча беткән икән бит, әтисе», дип күзләремне түгәрәкләндерсәм, Илфак, чын күңеленнән шаккатып: «Тотып та бетергәнбезмени, әнисе?» дип әйтергә мөмкин. Әмма беркайчан да кайда, нәрсәгә тоттың, дип сорамаячак.

Ирне ир итү сыйфатына да аннан өйрәндеңме, әллә үз әти-әниең мәктәбеме?
Анысы әнием Гөлсинә белән әтием Ядкәрдән, аларның бервакытта да без өч кызлары каршысында тавыш та күтәргәне булмады. Мин дә Илфакка икәүдән-икәү калганда бөтенесен әйтеп бетерергә мөмкинмен, әмма кеше каршысында ул сөйләгән сүзне дөресләп, ирдән узып сөйләшеп утырганым юк.

Әти-әниләрегез исән-саулармы?
Кызганыч, минем әнине моннан сигез ел элек, 55 яшендә югалттык. Бакчада эшләп кергән җиреннән яткан да үлгән, бәгырем. Тромб шартлаган, диделәр. Әтием авылда, уртанчы апам гаиләсе белән яши хәзер. Илфакның әнисе исән-сау. Аның янына да еш кайтабыз. Каенанамнан үз гомеремдә бер авыр сүз ишеткәнем булмады. Шуның кадәр акыллы хатын-кыз ул. Аның белән икәүләп Илфакны «җиңәбез» каенанамнан яшерер серем юк.

Сентябрьдән «Тормыш ормыш» дип аталган программа турың башлана. Тәгәрмәчтәге тормыш туйдырмадымы әле, Илсөя?
Бераздан туктармындыр бәлки, минем урынга башка берәү чыгыш ясый башлар дигән ният юк түгел үзе. Тормыш бит ул тиз тәгәри, икенче кат әни дә буласы килә!.. Елына 130-150 концерт белән йөрим, хатын-кыз, әни кеше өчен җиңел хезмәт түгел.

Казан, актив иҗат итүче җырчы тормышы сине үзгәрттеме?
Шәһәрләшү, каешлану бераз бардыр. Анысы инде аның еллар нәтиҗәсе дә. Әмма мин шул ук ромашкалар үскән болынлы, катыклы, эшле авыл баласы булудан туктамадым. Сыер савып, печән чабып, тракторда йөрүләр барысы да үз урынында. Ул яктан канга сеңгән «мужиклык» бетмәде. Шуңа күрәдер, әле мин күлмәк кияргә өйрәнеп кенә киләм...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: