Шәһри Казан

«Ир-ат яраткан эше булганда һәм яраткан хатын-кызы белән яшәгәндә генә бәхетле»

Тормышта үз юлын үзе булдырган, зур үрләргә ирешеп тә, гадилеген югалтмаган, һәркемгә олы хөрмәт белән карый белүче җитәкчеләрне очрату безнең көндә үзе бер табыш. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы ӘМИНОВ белән әңгәмәгә баргач та, шуңа төшендем мин - һай, сирәк шул бездә мондый...

Реклама

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең яңалыклар букчасы шыплап тулган анысы. Былтыр эшли башлаган «ТНВ-Планета» каналы гына да Россиядәге 5,5 млн татарга гына түгел, Җир шарына сибелеп яшәүче һәр милләттәш өчен зур бүләк буларак кабул ителде шикелле. Моннан тыш телеканал күптән түгел генә үзенең позитив нигезгә корылачагын әйтеп сөендерде. Бу инде криминал, кан коюлар, төрле авыр җинаятьләр турында тәфсилләп сөйләүләрдән бигрәк, уңышка ирешкән кешеләр, яхшы нәтиҗәләр, позитив үсешкә йөз тотачак телеканал булачак дигән сүз. Ә соңгы яңалыкларының берсе - «Яңа Гасыр» «ТАИФ» белән берлектә Казансу ярында телеүзәк төзи башлаячак. Экспертлар фикеренчә, ул 1,5 млрд сумнан да ким булмаска тиеш.
Шәп эш бит, ә?
- Илшат Юнысович, сүзне соңгы яңалыктан башлыйсым килә - 20 мең квадрат метрда төзелергә тиешле телеүзәкнең проекты әле нинди этапта?

- Аның төгәл 20 мең квадрат метр дип расланган варианты юк. Ул 18 мең, 15 мең квадрат метр итеп тә каралды, хәтта 75 мең квадрат метрлы мәйдандагысы да күздә тотылды. Маркетинг сораштыруы оештырылмаган, шуның нигезендә мәйдан күләме үзгәрергә мөмкин. Әлеге үзәк күп функцияле булырга тиеш, бәлки, офислар үзәге дә булыр ул, бәлки, телеканаллар гына урнашыр. Шушы ук үзәктә киностудия павильоны булдыру да кирәк. «ТНВ-Планета» өчен дә ток-шоулар уздырырга кирәк, зур студияләр, әйбәт бизәлешле зур мәйданнар булдыру зарур. Бүген бездә, мисалга, бер телестудия бар. Шунда иллеләп тапшыру эшләнә. Дөрес, моннан тыш безнең «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бер студиябез бар, әле менә хәбәрләр тапшыруы өчен тагын бер студия эзлибез.
- Бик матур, сыйфатлы итеп эшләнер дә буш тормасмы соң ул үзәк? Белүемчә, Казан телеканаллары бүгенгә анда керергә хыялланмый, аренда хакы куркыта...
- Әйе, бүген андый бина кирәк түгел диючеләр күп, әмма нормаль шартлар тудырылганда, теләк белдерүчеләр барыбер булачак. Уңайлы шартлар булдырганда, нигә шушы үзәккә тупланмаска ди? Төзик әле башта. Анда зур бизнес үзәкләр эшләү вариантын күз алдында тотсак, телеканаллар өчен аренда хакын да һичшиксез уңайлаштырып була дип исәплим.
- Бу аеруча «ТНВ-Планета» өчен зур киңлек булачак дип аңлыйм. Әлеге канал үсешендә нинди яңалыклар көтәсе?
- «ТНВ-Планета» техник яктан эшләп китте, ә иҗади яктан эшлисе эшләребез әлегә шактый. Программалар челтәре булдырып ятабыз. Бер кочак программа-проектлар тәкъдим итәргә җыенабыз - «Яшьләр он-лайн», «Иман», «Без тарихта эзлебез», «Ислам хакында», «Татар теле дәресләре», «Йөз дә бер җавап». Раил Өметбаев эшли башлаган «Татарлар» тапшыруы кысаларында татарлар тарихы буенча гына эшлим дисәң дә, шактый күләмдә акча кирәк. Күп каналлы телевидение булдырырга теләсәк, балалар, спорт, инглиз теле, мәгариф каналлары да булдыру зарур. Әлбәттә, боларның барысы да татар телендә булырга тиеш.
- Җитәкче күзлегеннән түгел, гади тамашачы буларак, «Яңа Гасыр» каналыннан канәгатьме Сез?
- Миңа «ТНВ-Планета» каналы ошый. Ул позитив алып килә. Аеруча «Татарлар» тапшыруы ошый - алар бит бөтен дөнья буйлап йөри. Мин аларга хәтта кызыгам да! Алар бүген Австралиядә, иртәгә дөньяның башка кыйтгасында. Төрле илләр, төрле цивилизация, төрле культура күзлеге аша безнең милләттәшләребез тормыш-көнкүрешен чагылдырасың. Шәп эш бит, ә?! «ТНВ-Планета»ның интернетка чыгуы да үзенең хәерле эшен эшләде - безгә хәзер үз фикерен белдерүчеләр шактый. Әлбәттә, «Яңа Гасыр» каналыннан аз аерыла, диләр. Ул аңлашыла да, без әлегә архивларга таянабыз, тулы канлы, «башка чыккан» канал өчен вакыт кирәк.
«7 дней» дусларга баетмый
- Кызыгам дисез, бу эчтәге журналистның үзенең тотып эшлисе килү импульсымы инде?

- Импульс һәрдаим үзен сиздерә. Әмма җитәкче максаты башка шул - үзең тотып эшләү түгел, эш процессын оештыру. Аннан үземне, «Татарлар» программасына болай да эләгә алмас идем, дип тынычландырам. Анда югары таләпләр. Аларның иң беренчесе - инглиз телен камил белү. Ә мин аны белмим.
- Аның урынына Сезнең тамашачы көтеп алган «7 дней» тапшыруыгыз бар. Әлеге тапшыруга рәхмәттән битәр тәнкыйть күбрәк явадыр?
- Бу тапшыруга алынуым тупланган һөнәри тәҗрибәне югалтмаудан килеп туган иде. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне, 45 яшькә генә кеше, журналист буларак формалашып беттем, дип саныйм. Фәлсәфи караш, дөньяви кыйммәтләр дә шул яшькә генә тупланып бетә, шәхси «Мин» кристаллаша. Менә сез юри генә башка каналларны карагыз, анда тапшыруларны алып баручылар 45-50 яшьтәгеләр. Беренчедән, алар тәҗрибәле, икенчедән, алар тамашачыда ышаныч уята ала. Мин дә шул яшькә җиткәч, әйтердәй фикер байлыгым җыйналгач, үземнең тапшыруыма алындым. Кеше фикереннән солянка туплау гына түгел инде ул, үзеңнең принциплар, үзкараш аша үткәрү бөтенләй башка төрле продукт бирә. Шөкер, хәзер минем анлык кына тәҗрибәм, багажым бар. Әлбәттә, аналитика күпләргә ошамый - дуслар артмый... Район башлыклары белән хәл аеруча кискен. Миналы кырдан атлавың турында онытырга ярамый. Мин үземне хәбәрдар кеше дип саныйм, әмма безнең эш шундый - өч тапкыр тикшерсәң дә, син белмәгән бер факт баш калкытырга мөмкин. Ялгышуларсыз булмый.
- Журналистикадагы иң зур ялгышыгыз турында да әйтсәгез?..
- Ялгышуларсыз журналистика була да алмый. Минем дә яшьлектә булды. Бер тапкыр ялгыш чыганакка таянып, Борис Германович Петров эшчәнлеген каралттым. (Ул хәзер Экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәтенең ТР буенча Технология һәм экология күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе. - Г.Җ.) Үземчә берничә кат тикшерелгән, ышанычлы чыганактан алынган хәбәр бирдем. Соңрак исә ялгышканлыгымны аңладым, Борис Германовичтан барып гафу үтендем. Әлеге ялгыш зур сабак булды. Шуңа да хәзер кул астында эшләүче яшьләрдән сюжет әзерләгәндә, ким дигәндә, ике чыганак белән эшләүне таләп итәм. Сер түгел, «7 дней» суд юлын да таптый. Журналистика разведка хезмәте түгел түгелен, әмма һәр нәрсәне мең кат тикшереп кенә тәнкыйтькә алынып була. Сапер кебек эшлибез, ә сапер, белүегезчә, бер генә тапкыр ялгыша.
Юынырга ирек бирмиләр
- Тәнкыйтьне, җитәкче буларак, «Яңа Гасыр»ның башка тапшырулары турында да ишетергә туры киләдер. Кемнәрнең фикере Сезнең өчен мөһим?

- Хастаханәгә керәмме мин, мунчага бараммы, спектакльгә - шундук танып алалар да шундук сүз «Яңа Гасыр» турында китә. Анда аерма юк, гади кешеме ул, җитәкчеме - һәрберсен тыңларга тырышасың. Мин бит җәмәгать мунчасына, «Сәламәтлек комбинаты»на йөрештерәм. Менә шул мунчага берьюлы дуслар белән җыйнаулашып барган идек, юына алмыйча кайттым. Парлану бүлмәсенә кадәр минем арттан телевидение турында сөйли-сөйли иярделәр. Чабынырга ирек бирегез дип тә әйтеп карыйм... Шунда гына да икесе эшкә урнашырга сорады, өчесе телевидениене эт итеп сүкте. Мин шуңа да аудитория эчендә кайнап яшим. Әмма безнең эштә кеше сүзен тыңлыйсың, үз фикереңә таянасың.
- «Эфир» каналына нигез салып эшли башлаган еллар һәм бүгенге телевидение - аерма җир белән күк арасымы?
- Ул вакытта эшләү кызыграк иде - сүз иреге вакытында эшләүдән дә рәхәтрәк чор була аламы соң инде журналистка? Хәзер бит структура төптән үзгәрде. Бүгенге телевидение - күңел ачу, ситкомнар, «Комеди клаб»лар, «Наша раша», «Дом-2»лар. Артык примитив, кешене уйлау сәләтеннән мәхрүм итүче чаралар. Кешегә күңел ачу рәхәтрәк, күрәсең. Интеллектуаль яктан түбән булса да, профессиональ яктан эшләнеше яхшы, кыйбатлы аларның. Бүгенге фильмнарны карагыз аннары, бер сүз белән - ужас! Билдән түбән юморны рулет итеп төреп, көн саен шуның бер кисәген тамашачыга тәкъдим итү. Аудиториянең зур күпчелеге акыллы тапшырулар да карар иде, әлбәттә. Әмма бүгенге ТВ-каналлар рейтинг артыннан куа. Аналитик тапшыруларны исә, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табам димә.
«Әти ял алып, беренче класс партасы артына утырды»
- Нәрсәсе белән гашыйк итте дә телевидение, гомерегезне аңа багышлауның авыр ягы булдымы, Илшат Юнысович?

- Мин бит 55 нче мәктәптә укыдым. Янда гына телевидение. Миңа 10 яшьләр вакытында телевидение безнең мәктәпкә татар телендә иркен сөйләшә алучы малайлар-кызлар эзләп керде. Шулай итеп мин «Пионер иле» тапшыруын алып бара башладым. Туры эфирда эшли идек, ә аны наркотик ләззәт алу белән бер дисәң дә була. Шуннан канга сеңгәндер инде, мин үземне башка һөнәрдә күрмәдем дә.
- Кечкенә вакыттагы Илшат алайса тәртипле, инсафлы гына булган?
- Мин бик тиктормас бала идем. Туктаусыз көлә, дәрестә боргаланудан башканы белмәгәнмен, күрәсең, тәртип буенча гел начар билге эләкте. Ул шуның кадәр проблемага әйләнгән, ахры, беренче класста әтине мәктәпкә чакырып, малаеның нинди булуы турында тәфсилләп сөйләгәннәр. Дәрес алып барырга комачаулый, биш минут тик кенә утыра алмый, янәсе. Әти эшеннән ял алып, минем белән дәресләрдә утыра башлады. Мин борыла гына башлыйм - ул «шалт» арттан төртә. Теге үткәреп булмастай 45 минутны әти белән үткәрергә өйрәнә башладым. Әти ул яктан минем белән туктаусыз шөгыльләнә иде. Иртәнге бишкә кадәр иншалар язу хәтердә. Сүзгә мәхәббәтне дә әти тәрбияләде. Без бит ул яктан бөтенебез дә әти-әниләребез әвәләгән продукт, табигый талант кына чүп ул. Биш минут та тик утыра алмаган баланы талант кына коткара аламы соң инде? Балачакта әти бер генә тапкыр кул күтәрде. Ишегалдында кызлар минем «ике»ле алганымны әйткән, әти кайткач, миннән билгеләрем турында сораштырды. Алдашуымны тотып алган әтидән шул вакытта эләкте. Башка аның кул күтәргәне, минем әтигә алдашканым булмады. Мәктәпне бер «дүрт»ле белән тәмамладым.
- Алай да иртәнге бишкә кадәр инша язу пункты шактый кырыс яңгырый...
- Миңа инша язу кыен иде - фантазия, хис-тойгылар тулып ашкан, логик эзлеклелек юк. Әти кырыс укытучы, дөрес акцент куярга өйрәтүчем булса, әни йомшак, мине жәлләүче иде. Әнием Сәвия гомер буе университетта укытты, 1939 елгы, хәзер дә шунда эшләвен дәвам итә, Мөслим районы кызы. Әти Әгерҗе районы, Иж- Бубый авылыннан. Ул да иҗат кешесе иде, аспирантурада укыган, университетта, соңрак мәдәният министры урынбасары булып эшләгән, аннан китап нәшриятында, ДТРК радиосында хезмәт куйган. Безнең язмышлар да ул яктан охшаш.
«Мин һаман кечкенә бала»
- Юныс абый Сезнең ирешкән уңышларны күреп киттеме?

- Күрмәде шул, мин аспирантурада укыганда ул арабыздан китеп барды. Ул миннән канәгать булмады, тырышлык җитми, син тагын да күбрәк булдыра аласың, ди иде. Әни исә мине әтинең эшен дәвам итүче дип саный. Әти заманында министр урынбасары булса, мин үз чиратымда телерадиокомпания буенча дәүләт комитеты рәисе булдым. Министр вазифасы иде ул.
- Әтиегезнең кырыс тәрбиясенә Сез бүген рәхмәтле дип аңлыйм.
- Һичшиксез. Заманында әтинең кырыслыгын кабул да итмәгән вакытым булгандыр, диктатор, янәсе, йомшаграк та булса ярар иде. Әмма хәзер акыл туплап әйтә алам - малай кешегә кырыс тәрбия кирәк. Әти һәрвакытта эш белән тәрбияләде - бакчада да миңа гел эш уйлап табып тора иде. Малайлар су коенырга чаба, ә мин әбәткә кадәр 50 арба балчык ташырга тиеш, төштән соң - тагын иллене. Тиз генә коенып килерлек ярты сәгать вакыт кала. Эш бетсә, бер өем тутыккан кадак турылатып утырам - бетмәс-төкәнмәс «даң-доң». Мин хәзер дә бакчада эшләүдән ләззәт алам - канга гына түгел, тәнгә дә хезмәттән ләззәт алу дигән нәрсә сеңеп кала икән ул! Әтинең бер генә теләген үтәмәдем - музыка мәктәбен тәмамлый алмадым. Мин һәр нәрсәне күңелгә якын ала торган бала идем, ә укытучы кулыңны линейка белән төйгәндә, музыка белән шөгыльләнәсе килми...
- Әниегез янына ял көннәрендә тәмле ашлар ашарга йөрисездер әле - ир кеше гомер буе бәби булып кала ич ул?
- Әйе, мин әле һаман бала. Әни миңа шалтырата да: «Һаман эштәме, улым-бәбекәччәем, ашамагансыңдыр да әле», - дип жәлләп тә ала. Ял көннәрендә исә яраткан алма бәлешен ашарга әни янына кереп чыккалыйм анысы... Камыры юка гына, алмасы күп бәлеш, беләсезме, ничек тәмле?! Әни хәзер бик пешеренми инде, ә элек аның кулинарлык сәләтеннән тулы куәткә файдалана идек - бәлеш, чәк-чәк, гөбәдия, сап-сары токмачлы аш... Өебез мәктәп янәшәсендә генә булгач, әбәткә өйгә чабам. Анда мине беренче, икенче, өченче аш көтеп тора. ...Әни тәрәзәдән карап тора икән, мин аңа кул болгыйм да биш бармагымны да өскә күтәрәм. Өйгә сулуым кабып килеп керүгә, әни: «Биш»леме?» - дип сорый. Юк, димен, биш «5»ле! Аннан, беләсезме, мин кечкенә вакыттан һәр көнне керәчтәй ак күлмәк кенә кия идем. Шул ак күлмәктән йөрү гомер буе озата килде, башка төсле күлмәктә мин үземне уңайсыз хис итәм. Ак күлмәк, ап-ак җәймәдә йоклау әнидән күчкән.
«Ба-бах» - гомерлек
- Ир кеше үзенә яр итеп әнисенә охшаган хатын-кыз сайлый, диләр?

- Хатыным минем - университеттагы төркемдәшем. Аны күрүгә, күкрәк читлегендә «ба-бах» булды - мин бер күрүдә гашыйк булдым! Була бит ул шулай - кешене күрүгә үк, аның үзеңнең кеше булуын аңлыйсың. Ольга кабул итү имтиханына паспортын онытып калдырган иде, әнисе аңа паспортын имтихан бетәргә унбиш минут кала китереп җиткерде. Ул 15 минутта инша язып, укырга керде. 5 ел дәвамында очрашып йөрдек тә 1985 елда өйләнештек. Менә күптән түгел көмеш туйны билгеләп уздык - күрәсезме, алтын балдак өстеннән көмешен дә кидерделәр?
- Гашыйк булу белән мәхәббәт икесе ике нәрсә. Хатын-кыз нинди булса яраттыра ала?
- Минем фикеремчә, хатын-кызның ватаны ире кайда - шунда булырга тиеш. Хатын-кызлар бит алар ирләргә караганда күбрәк хисләр белән яши, һәрхәлдә, элек шулай иде. Хәзер генә ул акчага табыну барлыкка килде. Без Ольга белән танышканда, ул 176 см озынлыкта, минем озынлык 166 см иде. Хатын-кыз үзеннән тәбәнәк иргә ир итеп карамый да ул. Мин ике ел турникта шөгыльләнеп, Ольганы ике сантиметрга узганчы үстем. Үз-үземә дәлилләдем - мин бу хатын-кызны карата алам.
- Сугышларның да башында хатын-кыз тора диюләре хак алайса?
- Ир-атны хатын-кызның йөрәген яулап алу дигән стимул яшәтә. Хатын-кыз максатка этәрүче көч. Ирләргә исә табигатьтәге кебек - көтүдән аерылып чыгарга кирәк. Бәлки, монда йолдызнамәмнең арыслан булуы да үз эшен эшлидер. Әмма ир-ат үзенең иң-иң икәнен дәлилләргә тиеш.
- Ә теге Сез әйткән «ба-бах» үтмиме?
- «Ба-бах» үтми, үзгәрә. Һәр мәхәббәт яраткан кешең синең бер кисәгеңә әверелгәнче үзгәреш кичерә. Ә менә ул яшьлек кайнарлыгы үзгәреш кичермәсә, күчеш булмаса, кешеләр бергә яши алмый башлый. Аршин хәрефләре белән язып куеп, мәктәптә үк балаларга өйрәтергә кирәк: гаилә ул - тулаем компромисс. Мин генә дигән нәрсә анда була алмый. Әлбәттә, хатын-кыз баштан ук юл куючы роленә күчкән гаиләләр бар. Әмма дөресе - ике кеше дә юл кую. Һәр гаилә төрле сынаулар аша уза, критик этаплар була, кырык яшь дәвере проблемасы да бар - аларны үткәреп җибәрә белү зарур.
Татарлар мәхәббәт аңлата белми
- Кызыгыз Каринаның шундый йомшак, нечкә күңелле булуы тәрбиядән киләме, геннанмы?

- Аның тәрбиясе - күбрәк әнисеннән, геннан да бардыр - мин нечкә күңелле. Әмма мин кырыс әти булдым, бәлки, кыз балага йомшаграк та булырга кирәктер. Без бит әти-әниләрне кабатлыйбыз. Әти шундый иде - башкалар белән бик җылы мөгамәләдә булса да, гаилә эчендә йомшаклыгын күрсәтеп, яратуын белдергәне булмады. Мин дә шул ук - хисләр белдерүдә саран. Ул менталитеттан да килә анысы - татарларда хисләр белдереп, матур сүзләр әйтеп яшәгән ирләр бик сирәк. Ник шулай карыйсыз миңа - 5 минут саен яратам дип әйтүче татар ирләре дә бармы әллә?
- Ә нигә хет бала-багалмага әйтмәскә ди?
- Миңа хисләрне белдерү гаиләдә җиңел түгел. Милли сыйфатым дип акланам. Мин күп эшләдем, бала белән хатын шөгыльләнде. Карина юрфак һәм журфак белеме алды. Без әле балаларыбыздан үзебез булдырмаганнарны таләп итәбез - кызым музыка мәктәбен дә тәмамлады. Хәзер инде эшли, күптән түгел кияүгә чыкты. Кызым миңа: «Әти, мин үз кешемне таптым», - диде. Ә хатын-кыз өчен ул иң мөһиме.
- Ә Сезгә - быел 50 яшьлек юбилеен каршы алачак ир уртасы өчен бәхет нидән гыйбарәт?
- Ир кешегә иң мөһиме - тормышта үз урыныңны булдыру. Яраткан эше булса, яраткан хатын-кызы белән яшәсә генә ир кеше бәхетле була ала.
- Моның өстенә Сезнең табигать белән дуслыгыгызны да беләм әле мин...
- Җәяү йөрү турында әйтәсезме? Йөри алмыйм шул әлегә - футболда аякны җәрәхәтләдем дә, рәткә керәсе бар. Шул инде ул карт башың белән футбол уйнап йөрсәң... Ә табигать белән дуслыкка килсәк, минем Аккош күлендә яраткан агачым бар. Андагы каенлыкта зур каен агачы ул. Мин шуны кочаклап кабатларга яратам: «Каен, каен, бөтен каралыкны ал да миңа агын гына калдыр». Сезгә сер итеп кенә әйтәм - булыша...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: