Шәһри Казан

Җир маеның үз җае

Искәргән булсагыз, нефтькә мөнәсәбәтле рәвештә, Сабир Чопуроглу исемле рәссамның исеме шаулап алды. 2006 ел. Германиядә узган II Халыкара күргәзмә-бәйге вакытында «Каспий симфониясе» дип аталган картинасы белән беренчелекне яулап, һәммәсен шаккатырган иде ул, чөнки рәссам өчен гайре табигый материал - нефть белән ясаган була ул эшен. Югыйсә, дан-шөһрәт эзләп түгел, ә...

Буяу урынына - нефть
«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һәм «Главнефтегазстройсервис» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләгән Николай Дикасов та хезмәттәшләренә җир маеның кодрәтен бөтенләй уйламаган яктан ачып сала. Нефтьне буяу урынына тота ул да. Рәссамның бер эше бүгенге көндә «Татнефть» музеенда саклана. Ни кызганыч, нефть ярдәмендә тулы бер серия эшләгән рәссам аны исән чагында үз куллары белән тапшыра гына алмаган. Күргәзмәдән күргәзмәгә йөргән эшләре исә кара алтынның турыдан-туры сынлы сәнгатькә үтеп керүенең генә түгел, ә чикләнмәгән мөмкинлекнең бер дәлиле булып тора. Рәссамның эшләрен быел да Нефтьчеләр көне уңаеннан узган олы күргәзмәгә килүчеләр исләре китеп: «Чыннан да нефтьме соң бу?» - дип кабат‑кабат карады. Нефть инде нефть!!!

Ә нефть тармагында эшләүчеләр арасында чыннан да талантлар бихисап. Тамашачы хозурына быел да 130га якын останың эше тәкъдим ителгән иде. Шуларны караганнан соң, ирексездән: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, әдип ул...» - диясең, бөек шагыйребезне куәтләп. Илшат Сәлимов («МехСервиз-НПО» ҖЧҖ), Дина Казакова («Лениногорскнефть» идарәсенең торак-коммуналь цехы), Сергей Волдавин («Татнефть» ААҖнең инженерлык үзәге), Юлия Закирова («ТатАвтоматизация» ҖЧҖ), Светлана Полякова («Елховнефть»), Рамиль Ризванов («Электро-Энергосервис» ҖЧҖ, Җәлил) кебек кылкаләм осталарының картиналарын караганнан соң, аларның нефть тармагында эшләүләрен дә бер мәлгә онытып җибәрәсең хәтта. Уемчылыкта да Николай Карасёв («ЛениногорскРемСервис») һәм Вадим Иманбаев («Татнефть-Нефтехим» идарә итүче компания» ААҖ) дәрәҗәсенә җитәр өчен «ах-ух» килү генә түгел, шактый тир түгәргә туры киләчәге көн кебек ачык. Ике кулыңа бер эш дисәң дә, тоткан агачның холык-фигылен өйрәнү, эш коралларын сайлаудан алып, дөнья кадәр операциянең җаен алып, мөгезеннән эләктерәсе бар. Агач сайлау, киптерү, йөге‑йөге белән йомычка түгү кебекләрен әйтеп тә тормыйм. Безгә аның ул ягы күренми дә. Кулланма-гамәли сәнгать остасы - 20 елдан артык токарь булып эшләгән Николай Карасёв - үзенең панноларын; 36 ел кулыннан өтергесе, ышкысы, пычкысы төшмәгән Вадим Иманбаев кечкенә сыннарын, чыннан да, җырлап кына эшли, теләсә нинди материалны ала да кирәкмәгән урыннарын уеп кына төшерә кебек. Асылында ул шулай да, әмма бу җиңеллек, чисталык артында биниһая тырышлык, осталык ятканын бер Ходай белә.

Генерал боерыгы катгый була
Вадим Иманбаевка армиядә хезмәт иткәндә үк агачның юан башыннан үзенә күтәрергә туры килә, чөнки полк рәссамы итеп билгеләнә. Булса да үзеннән, булмаса да. Тәвәккәлләп Трептов паркындагы (Германия) Совет сугышчысы һәйкәленең кечерәйтелгән вариантын гипстан эшләргә тотына. Ул бизәгән ашханәне һәм өч метрлы шул сынны күргәч, генерал, «кичектергесез рәвештә» туган ягына кайтып килү өчен, ял бирергә боера яраннарына. Матурлык тудыручы рәссамның исемен частьнең Мактау китабына керттерергә дә онытмыйлар.

- Минем бу сәләтем, мөгаен, каннан килә торгандыр. Мәктәпне тәмамлагач, Бирск (Башкортстан) шәһәрендәге сәнгать училищесын сайлавым да нигезсез түгел иде. Ни дисәң дә, бабам - тимерче, әтием бизәүче рәссам иделәр бит. Училищедан соң ук, «бу булдырачак» дип, Мәскәүгә курсларга җибәрделәр. Ул бик ярап куйды. Шул дәверләрдән бирле мин уйган, ясаган әйберләрнең барысын бергә җыйсаң, үзләре бернчә вагон булыр иде инде, - ди Вадим Иманбаев.

Оста яшәгән йорт та дәлилләп тора моны. Үзе бер музейны хәтерләтә ул. Андагы бөтен әйбер: дивар сәгатьләре, ишекләр, шкафлар, панноларның барысында да булдыклы йорт хуҗасының кул җылысын тоярга була. Түбән Камада яшәп иҗат итүче бу останы хәзер Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә яхшы беләләр. 2003 елдан Татарстан Һөнәрчелек палатасы әгъзасы буларак, Ижевск, Ульяновск, Свердловск, Төмән, Томск кебек шәһәрләрдә узган Сабан туйларында да катнашып килә. Юк‑юк та таныш‑белеш арасыннан: «Ничек туймыйсың инде син бу агач эшеннән?» - дип сорап куючысы да табыла икән.

- Сез нәрсә? - ди ул андыйларга. - Эшкә һәр көнне бәйрәмгә барган кебек чыгып китәм!

Солдатлы уйныйсың киләме?
Бөгелмә механика заводының икенче коррозиядән саклану цехы начальнигы Виктор Калинкин ясаган кургаш солдатларны күргән һәрбер ир‑егет үзенең сугышлы уйнаган малай чагын искә төшерми калмыйдыр. Рәт‑рәт итеп тезеп куйган солдатларның кыяфәте ник берсе берсен кабатласын. Ул йөз чалымнары дисеңме, сакал‑мыек дисеңме, гәүдә тотышларымы - һәркайсы үзенә бер, кабатланмас.
- Кечкенә чакта ук нинди генә китап укысам да, бар да күз алдына килеп баса иде. Шуларны сурәткә төшерә йә булмаса пластилиннан әвәли торган булдым. Баштарак йорт терлекләре, кыргый хайваннар ясап мавыктым. 6‑7 нче сыйныфларда укыганда тарих белән кызыксынып киттем. 1912 елгы сугыш, Наполеон армиясе солдатлары, IX‑XIV гасыр рыцарьлары, витязьлар бер‑бер артлы күңелгә уела барды. Ясаган һәр әйбердә тарихи төгәллек булырга тиеш дип саныйм. Шуңа да еш кына махсус әдәбият эзләп, китапханәләргә йөрим. Үзең эзләгән чорны, вакыйгаларны чагылдырган иллюстрацияләр булса, күңел тагы да үсеп китә. Бер детален тотып алсаң да, кош тоткандай сөенеп, чираттагы сынны ясый башлыйсың. Шуннан китә инде, - ди ул.



Виктор Калинкинның ювелирларча башкарылган кургаш солдатларның саны 100 дә генә дә бетми торгандыр. Әле бүләк ителгәннәрен дә искәрсәң (кызганыч, автор моны үзе дә тәгаен генә әйтә алмый), шактый саллы сан килеп чыгар иде. Ә иң кызыгы: Калинкинның «армия»се әле бүгенге көндә дә арта тора.

Битсез курчаклар
Сәнгать дөньяны җанландыра, күңелгә канат куя, дигән борынгы акыл иясе Платон. Бу фикерне иҗат белән яшәгән һәркем куәтли алыр иде. Шул исәптән поролоннан бик килешле, йомшак курчаклар ясаучы «ТАНЕКО» ачык акционерлык җәмгыятенең торак-коммуналь хуҗалыгы вахтеры Ольга Сарыпова да. Аның курчаклары кулга гына түгел, ә күңелгә дә ятышлы булып килеп чыга. Дөрес «ТАНЕКО» да курчак ясаучы бер ул гына түгел-түгелен. Бу яктан проект-смета эшләре буенча инженер Ольга Маркушина да кимен куймый. Аның чүпрәк курчакларын олысы-кечесе кызыксынып күзәтә. «Ни өчен курчакның бите ясалмаган?» - курчакчыга бирелгән иң беренче сорау, гадәттә, әнә шулай була.

- Рәсәйдә элек-электән курчакларның бите ясалмый торган булган. Шулай булганда аңа явыз көчләр кереп яшеренә алмый, дип санаганнар. Ягъни бала өчен бу уенчык куркыныч тудырмый, бары тик шатлык-сөенечләр генә китерергә сәләтле дигән юрау бар, - дип аңлата ул моны.

Карый китсәң, нинди генә материал кулланмыйлар да, ниләр генә ясамый нефть тармагында эшләүче осталар. Гап‑гади газета кәгазе дә, тиен акчалар да, агач та һәм башкасы да икенче гомер кичерә оста кулында. Бу очракта, әлбәттә инде, Вадим Иманбаев, Николай Карасёв, Рөстәм Гаязов («ТатАСУ» ААҖ), Виктор Калинкин (БМЗ), Елена Русинова («Прикамнефть» идарәсенең санаторий-профилакторие), Наталья Галимова кебек («Татнефтегазпереработка») дистәләгән осталарны күз уңында тотабыз. Алар өчен күргәзмәләр нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтү урыны гына түгел, илһам чыганагы, идеяләр фабрикасы да әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: