Шәһри Казан

Җир сулышы күктә

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Виталий СКОБЕЕВның чираттагы күргәзмәсе дә моңа кадәр булган «Мин теләгән яр» (2006), «Ерактагы якын» (2008) кебек үк рухи теманы дәвам итте. Күргәзмәне карагач, үзең дә, хисләргә бирелеп, мифик образларны сурәтләгәндә кулланылучы серле тамгалар саклана торган сарайның ачкычы бардыр бу рәссамда, дип куясың. Никадәр риваятьнең хикмәтен ачып...

- Виталий Валерьевич, җир белән күкне бербөтен иткән әлеге күргәзмәгез белән ни әйтергә теләдегез икән?
- Мәңгелек турында уйлану бу. Хисләр ташкынында, бетмәс-төкәнмәс тоелган алыш-биреш заманында рухи кыйммәтләр бик мөһим. Чөнки матди дөнья белән генә яшәмибез. Моны бигрәк тә хәзерге байлыкка, хакимлеккә табыну чорында кешеләргә гел искәртеп торырга кирәк. Матди кыйммәтләргә караганда күпкә мөһимрәк булган рухи кыйммәтләр дә бар - шуны онытмасак иде. Минем тема да, күргәзмәмнең концепциясе дә шуннан туды. Рәссам буларак тормыштагы бурычым да нәкъ менә кешеләргә рухи кыйммәтләр турында исләренә төшереп тору, аларга ниндидер юнәлеш бирү, маяк күрсәтү һәм камиллеккә омтылырга чакыру дип уйлыйм. Минем бар иҗатым ул моңа кадәр булган эшләремнең мантыйкый дәвамы. Бөтен эшләрем дә мәңгелек кыйммәтләр хакында. Алга таба да әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкмен.
- Үзегез дә искәрәсездер, мондый темага бик сирәкләр алына...
- Барысы да рәссамның үзеннән тора. Бу аның дөньяны ничек итеп кабул итүенә бәйле. Без бит туганда ук ни өчендер туабыз. Хәзер күпләр үз-үзенә: «Кеше ни өчен яши?» - дигән сорауны бирә. Күпләр моны агач утырту, йорт салу, ул үстерү дип аңлый. Чынлыкта исә кешенең Җирдәге бурычы югарырак. Иң мөһим максат: үз-үзеңне рухи яктан үстерү. Һәр рәссам, шагыйрь, иҗатчы үзе яшәгән җәмгыятьтә хисап тотарга тиеш. Бу минем җәмәгатьчелек алдында иҗади хисап тотуым. Риваятьләргә килсәк, алар гасырлар төпкеленнән килгән бер якты хәбәр, авазга тиң. Алар чын мәгънәсендә халык җәүһәрләре. Һәр халык кабырчыктагы энҗе бөртеге сыман бөртекләп җыйган, кадерләп туплаган, саклаган аларны. Төптән уйласаң, дөнья ул табигате белән бербөтен. Риваятьләрдә дә ул шулай чагылыш таба. Төрлесе төрле риваятьләрдә булсалар да, аларның кайтавазы уртак. Дөнья яратылуы хакындагысын аласыңмы яки Тормыш агачы турындагысынмы. Борынгы риваятьләрне өйрәнү белән беррәттән, мин бик күп эзотерик әдәбият укыдым. Хәзерге вакытта Л.Секлитова, Стрельниковлар, миңа калса, бу юнәлештә бик киң күләмдәге белемгә ия. Әлеге күргәзмә шул гакыл байлыгына якынаю юлы.
- Әтиегез ТРның халык рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган рәссамы Валерий Николаевич сезнең фикерләр белән килешәме, хис-тойгыларыгызны уртаклашамы?
- Һәрвакытта да түгел. Өлкән буын белән яшьләр бер фикердә булмаска да мөмкин. Чөнки ул инде үз дигәнен тапкан. Ә мин әле эзләнәм, нәрсәгәдер барам гына. Шуңа да монда ниндидер тәңгәллек була алмый. Бөтен диалектика үсештә. Шулай булуына да карамастан, ягъни төрле телләрдә сөйләшсәк тә, нигездә, без бит барыбер җан, аның камилләшүе хакында гәп корабыз. Ул минем бөтен эзләнүләремне дә күрә, таный.
- Скобеевлар гаиләсе турында сүз барганда, инде улыгыз - өченче буын рәссам турында да сүз кузгатырга ярый торгандыр.
- Минем алда рәссам үстерү бурычы тормый. Улым үз юлын үзе сайлый. Ул дизайнер. Иң мөһиме басымчаклык ясап, нәрсәгәдер мәҗбүр итмәскә кирәк. Мине әти бервакытта да рәссам булырга үгетләмәде. Киресенчә, җае чыккан саен алдыма «Техника молодежи», «Наука и жизнь» кебек журналларны куя торган иде. Мөгаен, физик йә булмаса техник булып китүемне теләгәндер ул...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: