Шәһри Казан

ИРЛӘР – дефицит?!.

ТР буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәте үткәргән сораштыруларга күз салсаң, Татарстанда ирләр һәм хатын-кызлар саны үзгәрешсез кала килә: хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк. Мисалга, 2009 елда республикадагы халыкның 46,1 процентын ирләр тәшкил итсә, хатын-кызлар 53,9 процент булган. 2013тә исә бу сан аз гына үзгәреш кичергән: 46,2 процент - ирләр, 53,8 процент...

Мәсәлән, узган ел Казанда туган бәләкәчләрнең җенесеннән чыгып башка төрлерәк картина туа: 2013 елда малайлар 51,5 процент туган булса, кызлар нибары 48,5 процентны тәшкил итә.
Тик бездә бер кагыйдә барыбер үзгәрешсез яши бирә кебек - кияүгә чыгу-өйләнешү яшендә егетләр кызларга караганда күпкә азрак. Шуңа, «ирләр - дефицит» дигән проблема актуальлеген югалтмый кебек. Әллә ялгышаммы мин? Фикерләр төрлелеген, бәхәсне үз эченә сыйдырган «Бәхәс мәйданы»нда бүген әлеге темага Татарстанның халык артисты Резеда ТӨХВӘТУЛЛИНА белән «Яңа гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруы алып баручысы Илдар КЫЯМОВ сүз көрәштерә.
- Билгеле рус җырында да «потому что на десять девчонок по статистике - девять ребят» дип җырлана. Теләсә нинди елның статистикасының үз туксаны булыр анысы, әмма хатын-кыз тумыштан көндәшлеккә дучар бугай ул...
Резеда Төхвәтуллина: - Әлбәттә, кызлар күп туа икән, бу инде үзеннән-үзе, хатын-кыз көндәшлеккә дучар була дигән сүз. «Бездә кызлар күбрәк туа - моның хикмәте нәрсәдә соң?» - сорауның җавабы шунда яшеренгән. Нигә алайса Төркия, Мисырда малайлар күбрәк туа?
Илдар Кыямов: - Кызларның күбрәк тууы сөенечле хәл аның: тарихта, ирләр күбрәк туа башлау - сугышка, дигән хорафат яшәп килә. Димәк, бездә сугыш булмаячак! Ә хатын-кыз көндәшлеккә дучар була дигән нәрсә белән төптән килешмим - табигатьнең һәр механизмы бик төгәл һәм камил. Ул барыбер бөтен нәрсәне тигезли. Мисалга, минем туган авылым Чирмешән районының Кара Чишмә авылы тарихына гына күз салыйк: 1830 елда бездә 11 кыз, 6 егет туган. 1861 елда - 31 егет, 20 кыз булса, 1916 елда - 34 егет, 28 кыз. Сан уйнаклап алган алуын, әмма баланс сакланган бит!
- Ирләр бүген - дефицит, дигән тәгълимат белән килешәсезме соң?
И.К.: - Килешмим! Кабатлап үтәм - табигатьнең аның һәр механизмы камил. Әлбәттә, кызын кияүгә бирергә теләгән әниләрдән: «Кызым уңган-булган, белеме бар, эшли, машина йөртә, әмма юньле-башлы кияү генә юк», - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әмма уңган-булган, бар яктан килгән буйдак егетләрнең әниләреннән дә охшаш фикер яңгырый - юньле-башлы кызлар юк. Мәсьәләнең аның менә бу ягы да бар бит!
Р.Т.: - Ирләр дефицит ук түгелдер, әмма алар арасында эчкечеләр, «зәңгәр»ләр, наркоманнар күп. Алар белән ничек тормыш кормак кирәк тә аларга нинди ышаныч белән карарга ди...
- Парсызлыкны дисбаланс булган еллар китереп чыгарамы соң, әллә кешеләрнең аерым холык-сыйфатларымы?
Р.Т.: - Бу, әлбәттә, һәркемнең үзенең шәхси бәхет эше. Бәхетең бар икән, әллә нинди дисбаланс вакыты-чоры да сиңа каршы төшә алмый. Керәм дигән бәхет теш сындырып булса да керә, диләрме әле?!
И.К.: - Дисбаланс сүзе монда гомумән туры килмидер, бары кемнеңдер шәхси карашлары гына үз эшен башкара. Мин, шәхсән, гаилә тормышыннан мәхрүм кешеләрне бәхетледер дип әйтә алмыйм. Алар - җаваплылыктан, бурычтан качучы кешеләр. Ул бит өйләнү -сөйләнү генә түгел: кемнедер хатынлыкка аласың икән, син аны ышыклап яшәтергә бурычлы, гаиләң-балаларың алдында җаваплы кеше буласың. 2005 елда миңа Финляндиядә булырга туры килгән иде. Шунда мех кибетләре тотучы бик эшлекле татар кызлары белән очрашырга туры килде. Хелсеньки уртасында 5 бүлмәле фатирда яши үзләре, булдырмаган бер эшләрен дә таба алмассың, ә ирләре юк! Инде Европада да парсызлык галәмәте киңәя башлады - аның сәбәбе бер генә: холык. Гаиләле кеше шаяртып үткәреп җибәрергә, кирәк җирдә тел тешләргә дә, кайнарлана башлау белән суына белергә дә өйрәнә ул. Нәрсәнедер корбан итмичә генә бәхетле гаилә тормышы төзи алмыйсың. Ә гаилә кора алмаучылар алар - комфортының бугазына баса алмаучылар.
- Парлы булу бәхетме, әллә бәхет төшенчәсе парлы булу-булмауга бөтенләй бәйле түгелме?
Р.Т.: - Әлбәттә, парлы булу - бәхет. Әмма бәхет төшенчәсен парлы-парсыз булуга гына да кайтарып калдыру дөрес булмас, бәхет ул - киңкырлы төшенчә.
И.К.: - Минем дә кайвакыт, их, әнә теге кеше бәхетле - берьялгызы булгач, рәхәтләнеп иҗат итә, дип уйлап куйган чакларым була. Әмма бу мизгеллек кенә уйлар. Парлы, никахлы булу кирәк! Гомер иткәндә теләсә ничек яшәп буладыр анысы, әмма соңгы көнеңдә кем синең авызыңа бер кашык су салыр соң?! Аның әнә шунысын онытмау зарур бит. Өзелгән чагыңда сиңа хезмәттәшең дә, дустың да йөгереп килмәячәк, тормыш иптәшең, балаларың яныңда булачак. Яныңда булырга язсын!..
- Ирләрне хәзер көчсезлектә гаеплиләр - көчле хатын-кызлар заманы килде, дияргә яратабыз. Монда гаеп көчсез була белмәүче хатын-кыздамы, әллә ирлек сыйфатларын җуя баручы «көчле җенес» вәкилләрендәме?
И.К.: - Икесендә дә! Ирне ир иткән дә, җир иткән дә - хатын. Ир кешенең эчеп йөрүендә дә хатын-кыз гаепле! Димәк, ул аны өйдә игәп кенә тора, гаиләдә тынычлык юк. Хатын-кыз бит ул зирәк психолог була белергә тиеш. Көен таба белсәң, ир-ат хатыны өчен җанын да бирергә риза ул. Әмма бу ирләргә ташлама каралган дигән сүз түгел - ул хатынын кадерләп, иркәләп-назлап яшәтә белергә тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Хатын эшләп, ир-ат өйдә утыру - бәхетсезлекнең башы.
Р.Т.: - Көчлелек ул - геннар, тәрбия, нәселле булу. Көчле кеше үзенә тиң итеп бары тик үзе шикеллеләрне генә пар итә ала. Үз парыңны - үз тиңеңне тапсаң гына гаилә булып яши аласың. Көчлеләр көчлеләргә генә тиң була!
- Нинди ирләрне Сез ир дип атамас идегез?
Р.Т.: - Мескеннәрне! Хатын-кыз алдында зар елап мескенләнеп утырган, ата ялкауларны ничек ир заты дип атап була? Алар бит әле, гамәлдә бер эш кырып күрсәтмәсәләр дә, мактанып та утыра белә!
И.К.: - Бу сорауга җавапны хатын-кыз гына бирергә тиештер. Әмма мин бер генә нәрсәне анык беләм: ир-ат, хатын-кызга караганда, бер баш өстен кеше! Сез бит аның кабыргасыннан гына яратылган затлар. Әле анысы да кәкре кабыргадан! Аны турайтырга да тырышма, диелгән әле. Ирләрнең кадерен белергә кирәк - хатын-кызга ихтыяр көче өеп бирелгән бит ул...
- Гаиләләрнең тулылыгы, хисләрнең тугрылыгы өчен кем күбрәк җавап тотарга тиеш дип уйлыйсыз - хатын-кызмы, ир-атмы?
Р.Т.: - Хатын-кызлар табигать буенча тугрырак алар, бу очракта ирләр җавап тота дип беләм.
И.К.: - Икесе дә тотарга тиеш! Гаилә тормышы икең дә җигелеп тартсаң гына келтердәп бара ул. Өйдәге гармонияне саклаганда гына, хисләр суынмый, кызыксыну кимеми дип беләм.
- Сез бүгенге халәтегездән канәгатьме, әллә мөнәсәбәтләр ягыннан ни дә булса үзгәртер идегезме?
Р.Т.: - Күңел халәте дип... Минем ялгыз буласым килми! Бүгенгесе көндә мин эзләнүдә, мөнәсәбәтләр нисбәтеннән, тормышыма үзгәрешләр кертер идем.
И.К.: - Канәгать, Аллага шөкер, хатыным, ике улым бар. Алар икесе дә сау-сәламәт! Шуның өчен генә дә намазга басып, шөкер итә белергә кирәк! Балаларыңның сау-сәламәт булуы зур бүләк - авыру балалар үстерүчеләр дә бар бит. Ходайның һәр биргәнен рәхмәтле булып кабул итә белергә кирәк. Икенче ягы - гаилә буларак яшәгәндә, аның тулы бер фән, сәнгать икәнен онытмаска кирәк. Кем әйтмешли, гаилә булып яшәүнең беренче 40 елы гына авыр инде аның, аннан җайлашасың... 80-90 яшьтә аерылышкан кешеләр дә байтак: мәхәббәт бит ул - үтә, суына, тоныклана торган хис. Психологик суынуга китереп җиткермәс өчен, мөнәсәбәтләр ягыннан гомер буена эшлисе дә эшлисе...
- Үз парын таба алмаучы, гаилә тергезергә теләүчеләргә ниләр теләр идегез?
Р.Т.: Хатын-кызларга ир кирәк дип кенә бөтен горурлыкларын югалтып, ирләргә табынып, ирләрдән культ ясап йөрмәүләрен теләр идем. Ирләргә исә: рәхәт, җиңел тормыш эзләп, альфонс кыяфәтендә матур, әмма буш сүз сөйләп, хатын-кыздан хатын-кызга йөрмәүләрен телим. Чиләгенә күрә капкачы барыбер табыла ул!
И.К.: - Бар ул син эзләгән кеше, бәлки, яныңда гынадыр да дигәндәй - эзләнүдән туктамаска, өметне өзмәскә кирәк. Репродуктив яшьтән чыкканчы, бала да алып кайтырга кирәк. Ике кешедән, ким дигәндә, бер кеше калырга тиеш. Гаиләле булу бәхет ул - шуны белсеннәр. Көндәлек утырып аралашыр, сине көтәр кешең булу - зур кадер, дәрәҗә ул. Кайвакыт әйткәләшеп алырга да кеше кирәк - тулы канлы гаилә тормышы ансыз да булмый, шуның белән кызык та.
- Ә бәхет нәрсә ул?
Р.Т.: - Бәхет ул - 100 процент ирек. Мин монда эчке ирек турында сүз йөртәм. Эчке бәйсезлек булган, беркемнән бер нәрсә белән дә чикләнмәгән кеше генә бәхетле була ала. Әнә шундый эчке иреге, үз бәйсезлеге булган затлар - шундый гаиләләр генә бергә яши ала.
И.К.: - Мин бәхетне бәхетсезлекнең булмавы дип шәрехләр идем. Ян-ягыгызга карап, чагыштырып карагыз - бүгенге көнеңдә үзеңнең, балаларыңның сау-сәламәт булуы, гаиләле булуың бәхет түгелмени?! Сау-сәламәт икәнсең, сиңа инде зарланырга урын юк. Сәламәт икәнсең, елмаеп яшәмәслекме?! Бәхет ул шуларны аңлау дадыр әле...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: