Шәһри Казан

Иске Казанга кайту

Казан айлап түгел, көнләп үзгәрә. Нәрсәдер төзелә, нәрсәдер тарихта калганнар рәтенә күчә. Моннан бер биш-ун елдан соң шәһәрнең бүгенге күренеше дә хәтерләрдә, фотосурәтләрдә, чор тудырган матур әдәбият әсәрләрендә генә калыр инде.

Реклама

Язучы Рафаэль ага Мостафин да үткәннәр турында истәлек булдыру ихтыяҗы зурлыгын билгеләп үткән иде. «Иске биналар җимерелә, бормалы юллар һәм тыкрыклар үзгәртелә, заманча яңа архитектура биналары төзелә. Шәһәр, элекке кабыгын салмый гына, иске тышчасыннан арына. Әлеге хәлдә нидер камилләшә, ә нәрсәдер кайтарып алмаслык булып юкка чыга», - дип язган әдип.
Хәзер күпләрнең кулында фотоаппарат. Мизгелне тотып калырга, бүгенге көнне тарихта сакларга ашыгабыз. Йөз ел элек алай булмаган. Шулай да шәһәрнең йөзе бер гасыр элек нинди булуын төрле чыганаклардан эзләп табу мөмкинлеге бар. Архивта казынырга, эзләнергә яратмаучыларга да яңадан-яңа уңайлыклар уйлап табып кына торалар. Мәсәлән, төбәкне өйрәнүче-филокартист Абдулла Дубин, Казанның тарихи күренешләрен барлап, «Иске Казан һәм аның тирә-ягы» дигән альбом бастырып чыгарган. Җыентыкта барысына да урын табылган - урам күренешләре, биналар, шәһәр кешеләре, открыткалар, афишалар... Тагын Рафаэль Мостафин сүзләре белән әйткәндә, «әлеге альбомда тәкъдим ителгән открыткаларда, чык тамчысында чагылучы кояш нурлары шикелле, катлаулы рус һәм татар йогынтысын берләштергән Казан шәһәренең үзенчәлекле архитектурасы чагыла». Сурәтләргә татарча, русча һәм инглизчә аңлатма да бирелгән. Мондый четерекле эшне башкарып чыгу өчен, Казанны җаның-тәнең белән яратырга кирәктер!
Казан белән бергә, без дә үзгәрәбез. Эзләребез шул фотосурәт-открыткаларда, иске Казан сәхифәләре арасында кала. Абдулла Дубин безгә еллар узгач хәтерне яңарту, тарихны «тотып карау» мөмкинлеге тудырган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: