Шәһри Казан

Искәндәр Мәһдиев: «Һәр җөмләсе артыннан әти тавышы ишетелә»

Күренекле язучы, Казан дәүләт университеты галиме, күпләрнең яраткан укытучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең безнең арадан китүенә 20 ел вакыт узды. Әгәр исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Америкадан кунакка кайткан улы, фәнни хезмәткәр Искәндәр Мәһдиев белән әтисе турында күңел түрендәге хатирәләрне барлыйбыз. - Искәндәр, сүзебезне «Әгәр бүген...

Күренекле язучы, Казан дәүләт университеты галиме, күпләрнең яраткан укытучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең безнең арадан китүенә 20 ел вакыт узды. Әгәр исән булса, аңа быел 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Америкадан кунакка кайткан улы, фәнни хезмәткәр Искәндәр Мәһдиев белән әтисе турында күңел түрендәге хатирәләрне барлыйбыз.
- Искәндәр, сүзебезне «Әгәр бүген Мөхәммәт Мәһдиев исән булса...» дип хыялланудан башлыйк әле.
- Минем ул хакта күп уйлаганым бар. Сүзләрем көфер сүз кебек яңгыраса да, әти миңа рәнҗеп ятмас... Әти вакытында үлеп китте. Бүгенге җәмгыятьтә ул яши алмас иде. Ул вакыттагы мин белгән күпме кешеләр юкка чык­ты. Әти түгел, мин дә аңламыйм бу дөньяны. Мин аны бик юксынам, сагынам... Ул башка дөнья кешесе иде, башка гомер кичергән, башка тәҗрибә туп­лаган...
- Мөхәммәт абый безгә, «Ачы тәҗрибә»нең икенче китабы булачак, дип әйтә торган иде. Ул ни хәлдә калды икән?
- Кулъязмалары калды. Аның белән апам Гәүһәр шөгыльләнә. Күп­тән түгел Татарстан китап нәшриятында «Сызып ак нур белән» исемле фәнни-публицистик мәкаләләрдән торган җыентыгы (төзүчесе Гәүһәр Хәсәнова) һәм «Татар про­засы» сериясендә повестьлар җыентыгы кабатлап чыгарылды.
- Әсәрләрен укыган кеше әхлак һәм патриотик тәрбия дә ала. Сезне ничек тәрбияләде?
- Әти гел университетта, аннары китапханәдә, архивларда булды, командировкаларда йөрде. Шул арада Язучылар берлегенә, Литфондка, нәшриятка да кереп чыгар иде. Кайвакыт мине дә ияртер иде. Әтинең иң зур игътибары миңа булды.
Аена ике-өч мәртәбә без гаиләбез белән кинога бара идек. Кечкенәдән үк әти безнең сөйләшүләребезне магнитофон тасмасына яздыра торган иде. Минем кызыклы сөйлә­шүләремне кайсыдыр бер журналда да бастырган иде ул. Үскәндә 41 квадрат метрлы фатирда яшәдек. Мин һәрвакыт «үз бүлмәм булсын иде» дип хыялландым. Шул фатирдан Төркиягә китеп бардым. Мин шунда булган вакытта, әтигә 112 квадрат метрлы фатир биргәннәр.
- Ә Төркиягә ничек китәргә булдың?
- Бервакыт ул чактагы мәгариф министры Васил Гайфуллин әти белән икебезне очратты да: «Безнең министрлык яшьләрне Төркиягә җибәрә. Нигә улың бармый?» - дип куйды. Мин шунда ук риза булдым. Анда барганчы, төрек телен өйрәнгән идем инде. Әти чит илгә китүемә каршы килмәде. Аның: «Ир кеше дөнья күрер­гә, чит телләр өйрәнергә, армиядә хезмәт итәргә тиеш», - дигән сүзләре бар иде.
- Әтиеңнең бу таләп­ләре үтәләме соң?
- Үти торганмындыр, дип уйлыйм. Берничә чит илне күрергә насыйп булды. Ипи-тозлык булса да, биш телдә сөйләшәм. Тагы берничәсендә укыйм. Берничә тапкыр хәрби хез­мәттә булдым, берничә тапкыр кулыма корал алып, командировкаларга бардым.
- Югыйсә, ул сине армиягә җибәрми калдыра алган да булыр иде...
- Әти кечкенәдән үк мине хәрби хезмәткә әзерләде. «Син минем кебек моряк булачаксың», - дип әйтер иде. Шуңа күрә балачакта да моряклар кебек салкын су белән юынып, әтинең флот кием­нәрен киеп йөри идем. Медицина комиссиясе үткәндә башта мине химчастька билгеләгәннәр иде - әни каршы төште. Чөнки үзе фәнни-тикшеренү институтында эшләгәндә күп зыян күргән ул. Аннары мине эчке гаскәрләргә билгеләделәр. Шул турыда әйткәч, әти миңа: «Алар - төрмә саклаучылар. Син анда хезмәт итмәячәксең», - диде. Дип­ломантына «Фронтовик­лар» китабын салып, хәрби комиссар янына китте, мине диңгез флотына җибәрүне хәл итеп тә кайтты. Шул чагында үзе теләп баласын өч елга армиягә җибәргәненә хәрби комиссар полковник Закиров та аптырап кала. Ул аңа мине Казанда бөтенләй калдырырга тәкъдим итә. Үзенә дә: «Ничә ел эшләп, мондый очракны күргәнем юк иде», - ди. Тик әтине барыбер күндерә алмый. Шулай итеп мине «экипажда» башта флотка түгел, ә ике ел хез­мәт итә торган диңгез пехотасына алдылар. «Экипажда» мондый хәл булды. Бер егет муенына бау бәйләп асылынырга торганда, мин аны тартып төшерергә өлгереп калдым. Аны флотка өч елга җибәрмәкчеләр икән. «Минем диңгез пехотасында хезмәт итәсем килә», - ди бу. Рөхсәт сорап, аның белән урыннарны алмаштык. Шулай итеп мине флот «учебкасына», ә биш айдан корабльгә җибәрделәр. Әти моңа бик шатланды.
- Искәндәр, синдә үҗәтлек җитәрлек. Мө­хәммәт абыйның тагын кайсы сыйфатлары күчкән үзеңә?
- Әти туры сүзле булса да, миңа караганда, саграк иде. Ул - студентлар арасында эшләгән кеше. Аңа теләсә ни сөйләү килешмәс тә иде. Ә минем үз аудиториям юк. Шуңа күрә үз фикеремне турыдан-туры әйтеп салам. Мин беркайчан да кеше сүзен кабатлап йөрмәдем. Бу сыйфатым да әтидән күчкән. Ир кешенең үзе туп­лаган тәҗрибәсе булырга тиеш. Әти иҗаты турында сөйләгәндә, «минем эш системасы юк», ди торган иде. Миндә дә шул система җитенкерәми.
- Әтиеңнең берәр әсәрен инглиз теленә тәрҗемә итәргә исәбең юкмы? Мөмкин булса, кайсын тәрҗемә итәр идең?
- Әлегә андый уйларым юк. Әтинең әсәрләре инглиз укучысына якын түгел, чөнки анда авыл тормышы. Аны тәрҗемә итү дә катлаулы. Мәсәлән, «Без - 41 нче ел балалары»н тәрҗемә итеп булыр иде, ә «Бәхилләшү»не мөмкин түгел.
Бүгенге көндә Мөхәммәт Мәһдиев исемен мәңгеләштерү турында да уйларга кирәк, югыйсә. Тик әлегә бу юнәлештә эшләгәннәре күренми.
Әти исән чагында да түрәләрдән үзе өчен берни соранып йөрмәде. Арча районы хакимияте аңа бер беседка төзеп биргән иде. Әти аны «Рес­торан Миләш» дип атады. Шунда дуслары белән очрашып сөйләшеп утыра иде. Бүген 85 еллыгы уңаеннан боз кузгалмас­мы икән дип, шәһәрнең башкарма комитетына топонимика комиссиясенә барган идем. Күренекле шәхесләрдән 70ләп кешенең исемлеген язып алып бардым. Шулар арасында әти белән дәү әти Гомәр Бәширов та бар. Дәү әти белән Кави Нәҗми - икесе генә Дәүләт премиясе лауреаты булган язучылар. Кави Нәҗми исемендәге урам бар. Ни өчендер Гомәр Бәширов күләгәдә калган. хәзер берәр юбилей булса, язучыларга машина ачкычлары тапшыралар. Дәү әти мәктәпкә барып, укучылар белән очрашып, аннан кызыл галстук бәйләп кайтканына да сөенә торган иде. Аңа шул галстук кадерле булды. Мин исә, Гомәр Бәширов белән Мөхәммәт Мәһдиев исеме мәңгеләштерелер, дип өметләнәм, чөнки һәр халык үзенең күренек­ле шәхесләрен онытмаска тиеш. Бу чит илләрдә дә шулай.
- Чит ил дигәннән, үзең Америкага ничек китәсе иттең?
- Әгәр моннан унбиш еллар элек «Син Америкада яшәячәксең» дисәләр, мин ышанмаган булыр идем. Без аэропортта Даниель исемле яшь кенә студент кыз белән таныштык. Ул Казанга татар һәм рус телләрен өйрәнергә килгән иде, киткәч тә шылтыратып торды. Хатыным Гүзәл үлеп киткәннән соң, ул: «Мин әнисен алмаштыра алмасам да, әйдә, кызыңны бергәләп тәрбиялик», - дип үзе тәкъдим ясады. 21 яшьлек кыз­ның шул сүзләрен ишетүгә, мин эреп төштем. 2004 елда өч яшьлек кызым Мәрьям белән Чикагога очтык. Лос-Анджелеста язылышып, башта Висконсинда, аннары Флоридада яши башладык, былтыр Юта штатына күчендек.
- Гаиләдә кайсы телдә сөйләшәсез?
- Мин Мәрьям белән татарча сөйләшәм. Аңа хәзер ундүртенче яшь. Даниель татарча белсә дә, сөйләшергә ояла. Без аның белән русча, ул исә кызыбыз белән инглизчә аралаша.
- Үзең ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин анда нәрсә генә эшләмәдем. Укыттым да, сатучы булып та эшләдем, йөк машинасын да йөрттем... Соңгы вакытта хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнергә туры килә. Җәйләр узганчы, Казанда яшәргә уйлап торам, боерган булса...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: