Шәһри Казан

ИСЛАМ СӘНГАТЕНЕҢ җанына үтеп кергән рәссам

ЮНЕСКО каршындагы Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык, Россиянең атказанган рәссамы, дөньякүләм танылган каллиграф Владимир Александрович Попов бу арада КФУдан кайтып керми дисәк тә, хата булмас. Чөнки Россия шәрык белгечләренең VIII съезды кысаларына туры китереп, берьюлы ике мәйданда (элеккеге ТДГПУның төп бинасында - 80, ә...

Кызыклы шәхес белән очрашу кайда гына, нинди шартларда гына узмасын, һәрвакыт олы вакыйга буларак кабул ителә. Бу нәкъ шул очрак. Гомеренең ярты гасыр өлешен иҗатка багышлап, скульптурадан кала, рәссам кулы ятардай бөтен өлкәләрдә эшләгән Владимир Александровичның бүген дә яшьләргә биргесез дәрт-дәрман белән янып йөрүенә сокланмый мөмкин түгел. Заман белән бер аяктан атлаучы рәссамның берьюлы өч - рус, инглиз, гарәп телендә эшләүче үз сайты булу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Бу - бер яктан аралашу даирәсен, географияне киңәйтсә, икенче яктан сынлы сәнгать белән кызыксынучыларның рәссамның күпьеллык иҗатын мәрҗән кебек бер җепкә тезеп карау мөмкинлеге бар дигән сүз. Тагын шунысы игътибарга лаек: Владимир Александрович, эшне интернетка йөкләү белән генә чикләнмичә, шәхси күргәзмәләре белән үзе дә илләр гизде, соңгы елларда Яңа Зеландиядә, Мароккода, Төркиядә һ.б. дәүләтләрдә халыкара күргәзмәләр оештырды. Гарәп графикасы белән виртуозларча эш итүче рәссамның әлеге алфавитны нибары 70 яшендә генә үзләштерә башлавы үзе бер могҗиза бит. 2000 елда Иранда узган Коръән һәм каллиграфия форумында куелган экспозициядә катнашып, дөньяның 17 мәшһүр каллиграфы арасында көмеш медальгә лаек булганнан бирле шәрык дөньясына юллары ачык аның. 2006да Ливан, Сүрия, Мисыр дәүләтләренең 7 шәһәрендә шәхси күргәзмәләре узып, озак та үтми тагын дөньяның 24 иленнән чакыру ала. Бу юлы әлегә бөтенесенә бармаса да, булган кадәресендә «Каллиграфия тынычлык хакына» дигән шигарь астында үз сүзен үтемле итеп җиткерә килә рәссам. 18 яшеннән сугышка китеп, Владикавказны, Кубаньны, Кырым, Украина һәм Көнбатыш Пруссияне азат итүдә катнашып, контузияләр ала-ала Берлингача барып җиткән солдат әле бүген дә тынычлык хакына көрәшен әнә шул рәвешле дәвам итә. «Без бу җирдә барыбыз да кардәшләр. Шулай булгач, нигә сугышырга, кан коярга?! Тынычлыкта, татулыкта бергә-бергә аңлашып яшәүгә ни җитә», - очрашулар вакытында һәрчак әнә шуңа басым ясый килә ул. «Биредә күпмедер дәрәҗәдә шулай килеп тә чыкты: бөтен диннәр дә бер күк астында. Чөнки экспозициядә минем элеккеге елларда эшләгән 5 архитектура пейзажым - чиркәүләр, монастырьлар да урын алды, - ди рәссам, «Берләшү»нең үзенчәлеген ассызыклап.
* * *
Күргәзмә Сәнгать бүлегендә генә түгел, ә чын-чынлап бөтен университет, шәһәр күләмендәге зур вакыйгага әверелде. Сәнгать бүлеге мөдире, профессор Зилия Мохтар кызы Яугильдина әлеге күргәзмәнең студентларда зур кызыксыну уятуын һәм соңгы вакытта һәркемнең телендә гел әлеге очрашу гына булуын билгеләп үтте. Бүлектә эшләп килүче «Ренессанс» әдәбият һәм сәнгать салонының эше яңа уку елында нәкъ менә шундый күргәзмә белән башланып китүен яхшыга юрады, шул ук вакытта, рәссамга хөрмәт күрсәтеп, әлеге салонның Мактаулы әгъзасы булуы хакындагы Диплом тапшырды, зур түземсезлек белән мастер-класска көтеп калуларын җиткерде Зилия ханым. Дөресен генә әйткәндә, Владимир Александрович күңеле белән инде студентлар арасында: «Кайчан әйтәләр - шунда барам. Чөнки аларның уку программасында каллиграфия юк. Университетка баруым сәнгатькә яңа яктан якын килү мөмкинлеген күрсәтеп, күңелләрдә йокымсырап яткан хисләрне уятып җибәрде булса кирәк. Каллиграфияне эшләү технологиясе, аның мөмкинлекләре, үземнең эш алымнарым турында сөйләгәндә дә, чыннан да кызыксынуның очраклы гына түгеллеген тойдым», - ди рәссам үзе дә.
Миңа калса, интрига, кызыксыну рәссамның үзен күргәнче үк башлангандыр кебек. Чөнки әлеге күргәзмә уңаеннан тәкъдим ителгән аннотация үзе үк булачак вакыйганың, киләчәк шәхеснең олпатлыгына басым ясый иде. Цивилизацияләр диалогы өлкәсендә дөньякүләм танылу алган атаклы галимнәрнең берсе - Ливан университеты профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы, Ливан-Россия йорты президенты, Россия Мәгариф академиясе академигы, Россия Табигый фәннәр академиясе профессоры Сухейль Фәррах чыгышы урнаштырылган анда. Әлеге гаҗәеп шәхеснең иҗади эшләрендәге кайбер оригиналь, үзенә генә хас якларын, күр, ничек калку итеп бирә галим. «Ул - тынычлык һәм бәхет илчесе», «Россия байлыгы», «Илаһи балкыш», «Рухи көч» - озак еллар дәвамында В.А.Поповның Казанда, Мәскәүдә, һәм Россиянең башка шәһәрләрендә, Иран, Ливан, Сүрия, Мисыр, Төркия, Марокко һәм Иордания кебек көнчыгыш илләрендә узган күргәзмәләрендә булучылар аңа менә шундый канатлы сүзләр яудырдылар. Без шунысын да яхшы беләбез: рәссамның гаҗәеп дәрәҗәдә осталыгы һәм бу дөньяның иң «көчле» саналган затлары тарафыннан хисапсыз күләмдә бирелгән дан-дәрәҗә билгеләре булырга мөмкин, иллә мәгәр аның иҗаты төрле милләттән, төрле диндә һәм төрле һөнәрдәге гап-гади кешеләрнең йөрәгендә тирәнтен яклау тапмаса, әлеге сәнгать үзенең беренчел бурычын үтәүдән, ягъни безнең бу катлаулы һәм каршылыклы дөньябызны мәхәббәт һәм рухи матурлык белән баетудан туктый.
Моннан элек, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ислам белгече Г.Р.Балтанова да, В.Попов турында язганда, аның көнбатыш белән шәрыкны берләштерә алган Рерих, Гумилев кебек шәхесләр белән янәшә куярлык Евразия күләмендәге фигура булып үсеп килүен ассызыклаган иде. Гомумән, В.Поповның каллиграфияләрен өйрәнгән тикшерүчеләр аның, әлеге юнәлешнең нигезләрен камил итеп өйрәнеп кенә калмыйча, каллиграфияне яңа техник һәм интеллектуаль баскычка, ниндидер галәми биеклеккә күтәрүен билгеләп узалар. Әлеге очрашуда чыгыш ясаган һәркем авторның эшләренә соклануын яшермәде. Кичәне алып барган сәнгать белгече, Халыкара антиквариат институты директоры Михаил Константинович Яо да, лингвистика галиме, Россиянең шәрыкны өйрәнүчеләр җәмгыятенең вице-президенты Кирилл Владимирович Бабаев та саллы бәяләрен бирделәр рәссамның хезмәтенә. «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһировны шулай ук В.Поповның таланты, эшләренең колачлылыгы, фикер тирәнлеге һәм исламны шул дәрәҗәдә аңлавы таң калдырды. Чыннан да, рәссамның эшләре белән танышкач, Энгель Ризак улы әйтмешли, «бу талантны тибрәткән бишек кайда да, әлеге «Талант» дип аталган ифрат көчле елганың чишмә башы кайда икән?» дип уйланмый чараң юк.
* * *
Менә шундый вакыйгалар өермәсендә яши В.Попов соңгы көннәрдә. Әлбәттә, үзенә «җил-яңгыр» тидермичә, күргәзмә белән бәйле бөтен оештыру эшләрен баштанаяк үз өстенә алган сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы мөдире, доцент, Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы Расыйх Фарук улы Сәлаховка бик рәхмәтле автор.
Ә күргәзмәләре чын мәгънәсендә берсенең үкчәсенә икенчесе басып килә тора. Әле бу юлы да эшләренең бер шәкеле Киров районындагы 4 нче гимназия-интернатыннан килде. КФУдан соң да «Берләшү» туп-туры сынчы Илдар Хановның Аракчинодагы Галәм әхрамындагы «Хан-Солтан» галереясына китәчәк. Рәссамның Халыклар Дуслыгы йортында узасы шәхси күргәзмәсенең дә вакыты алдан ук тәгаенләнгән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: