Шәһри Казан

Изге эш башкару – үзе бәхет

Чит җирләрдән килеп татар илен үз иткән төрек егете Фатих Кутлу үзенең иҗат җимешләре белән әледән-әле куандырып яши. Төркиядә яшәүче милләттәшләрен ул иң элек Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре белән таныштырса, быел аның тәрҗемәсендә «Җомга көн кич белән...» дигән китап дөнья күрде. Фатих әфәнде, редакциябезгә килеп, тагын бер яңалыгы...

Реклама

- Фатих әфәнде, Сез, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, башкалабызда яшәргә калдыгыз. Татар әдәбияты белән танышып баруыгызны да беләбез. Тәрҗемә эше катлаулы булуга карамастан, аңа тотынырга нәрсә этәрде?
- Мин татар әдәбиятын һәм мәдәниятен бик яратам. Тәрҗемә ул - үзе бер иҗат. Мин аны изге эш дип саныйм. Татар әдәбияты белән төрек халкын да таныштырасым килде. Дөнья әдәбияты классигы булырдай язу­чылары да бар татарның. Шуларның берсе дип Аяз Гыйләҗевне атар идем. Аның «Өч аршын җир» повестеннан соң, 2008 елның 7 мартында - җомга көнендә «Җомга көн кич белән...» әсәренә тотынган идем. Биш елдан соң, 2013 елның 15 февралендә ул җомга көнне басылып та чыкты. Катлаулы булуга карамастан, мин аны бик яратып тәрҗемә иттем. Миңа Бибинурның язмышы зур тәэсир ясады. Бу әсәрне дә Төркиядә яратачакларына ышанам. Биредә дә аны сатуга куйсалар, Универсиадага килгән кунакларга бүләк тә булыр иде.
- Сезне ике ил арасында мәдәни күпер салучы да дияргә була. Татар әдәбияты аша безнең гореф-гадәтләр, мәдәниятебез белән таныштырасыз. Төр­киядә китап уку белән кызыксыналармы?
- «Өч аршын җир»не Ч.Айтматовның «Гасырга тиң көн» әсәреннән дә югарырак бәяләделәр. Әлеге әсәрнең тәрҗемәсе узган ел, Ауразия Язучылар берлегенең төрки телләрдән төрек­чәгә иң яхшы тәрҗемә әсәре буларак, җиңү яулады. «Өч аршын җир»не олысы-кечесе укырга өлгерде. Төркия Мәгариф министрлыгының балаларга мәҗбүри укырга тиешле йөз китабы бар. Алар арасына фәкыйрегез тәр­җемә иткән Ә.Еникинең «Әйтел­мәгән васыять» һәм «Матурлык» хикәяләре дә кергән.
- Соңгы вакытта тагын ике китап бастырырга өл­гергәнсез...
- Узган ел Төркиядә ун татар авторының хикәясеннән торган (үземнең тәрҗемәдә) журнал чыккан иде. Аларга тагын ике хикәя өстәп, китап итеп тә бастырдым. 2010 елда Рабит Батулла миңа бер китабын бүләк иткәндә: «Алып батыр маҗаралары»н укы әле син», - дигән иде. Укыгач, сөенеп үзенә шалтыратсам: «Син бәхетле кеше», - дип куйды Рабит абый. Аннары аны тәрҗемә итәргә рөхсәт сорадым. Шуннан соң ял көннәрендә дә өйдә бикләнеп, иптәшләр белән дә күрешмичә тәрҗемә иттем. Минем аны Рабит абый Батулланың 75 яшьлек юбилеена бик өлгертәсем килде һәм минем бу хыялым чынга да ашты, Аллага шөкер! Мин аны 1 апрель көнне Камал сәхнәсеннән әдипнең кулына тапшырырга телим. Аяз абыйга исән чагында әсәрләрен тәрҗемә итеп тапшыру насыйп булмады. Төркиядә дә Батулланың китабын яратачакларына шигем юк. «Алып батыр маҗаралары»н тәрҗемә итү, чыннан да, бәхет булды минем өчен. Җырдагыча, мин Ходаема рәхмәтлемен. Бер ай эчендә өч китапның Төр­киядә басылып чыгуы минем өчен олы шатлык булды.
- Ничек уйлыйсыз, ки­ләчәктә Сезнең эшне дәвам итүчеләр булырмы икән?
- Әдәбият дөньясына тагын тәрҗемәчеләр килер. Шул илдә яшәп, халыкның телен җаныңа сеңдергәндә генә тәрҗемә сыйфатлы килеп чыга.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: