Шәһри Казан

«...Изм»нар алар өчен түгел

«Татарстан Республикасы ял көне рәссамнары» төбәк иҗтимагый хәрәкәте чагыштырмача яшь. Эшчәнлеген 2009 елда гына башласа да, биредә инде күзгә күренерлек матур традицияләр яшәп килә. Ел ахырында иҗади хисап тоту - шуларның берсе. Быел аларның инде өченче тапкыр җыелулары. «Галәмдәге матурлыкны арттырыйк!» - 24 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында ачылган өченче күргәзмәләрен...

«Татарстан Республикасы ял көне рәссамнары» төбәк иҗтимагый хәрәкәте чагыштырмача яшь. Эшчәнлеген 2009 елда гына башласа да, биредә инде күзгә күренерлек матур традицияләр яшәп килә. Ел ахырында иҗади хисап тоту - шуларның берсе. Быел аларның инде өченче тапкыр җыелулары. «Галәмдәге матурлыкны арттырыйк!» - 24 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында ачылган өченче күргәзмәләрен алар нәкъ менә шулай атады.
Быелгы иҗат мәйданында кырыкка якын эш күрсәтә алар. Кемгәдер бәлкем тыйнаграк, җыйнаграк күргәзмә булып күренергә дә мөмкин, әмма эш анда түгел. Ачылышта чыгыш ясаган авторларның ихласлыгы, аларның янып торган күзләре җиде кат күкләргә күтәрде ул күргәзмәне. Иң мөһиме дә шунда: алар, җаннарына ял бирә торган шөгыль белән бергә, үзләре кебек үк күңелләре матурлыктан мөлдерәмә тулып торган ихлас дуслар да тапкан. Халыклар дуслыгы йортында күргәзмәләр эшчәнлеге өчен җаваплы Рәсим Мәһдиевнең дә күргәзмәләрне чагыштыру мөмкинлеге зур. Алар ай саен алышынып тора биредә. Ул да «ял көне рәссамнары»ның көтеп алынган кунак булуларын ассызыклый һәм бу тату клубның киләчәктә тагын да үсәчәгенә өмет баглый.
Профессионал булмаган рәссамнарны берләштергән әлеге клубта кемне генә очратмыйсың: хисапчы да, юрист та, табиб та, төзүче дә, химик та бар алар арасында. «Безнең клубның төп кагыйдәсе - бернинди кагыйдә белән дә санлашмау. Биредә безне бер сыйфат - теләсә кайсы эшкә иҗади карашлы булуыбыз берләштерә. Осталык бәлкем җитеп тә бетмидер, әмма безнең башкаларга җиткерәсе килгән хис-тойгыларыбыз чиктән ашкан», - ди клубны җитәкләүче химия фәннәре кандидаты Светлана Шәвәлиева.
Чыннан да, хисләрне дә, төсләрне дә бернинди «изм» кысалары белән чикләмичә генә иҗат итә алар. Күргәзмә комитеты - выставком дигән нәрсә дә ят алар өчен. Ел буе эшләнгән эшләрнең ничәсен яки кайсысын күргәзмәгә тәкъдим итәргә кирәклеген дә «ял көне рәссамы» үзе хәл итә. Иң мөһиме - алар яшәгән әйләнә-тирә мохит көннән-көн матурлана, җете буяларга байый бара. «Элек үзебез өчен генә ясый идек сыман. Үз эшеңне күргәзмәләрдә күрсәтә алу мөмкинлеге - бөтенләй башка нәрсә. Күңел халәтең, хисләрең белән уртаклашу җанга рәхәтлек бирә», - диләр алар. Биредә һәркем үз казанында гына кайный икән дигән фикер калырга тиеш түгел. Осталык күзгә күренеп арта бара. Чөнки ял көннәрендә алар белән осталык дәресләрен профессиональ рәссамнар, танылу алган кулланма-гамәли сәнгать осталары үткәрә. Ни кызганыч, моңа кадәр ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясының бер ярдәмче бүлмәсендә эшләп килгән клубның бүгенге көндә төпләнеп эшләрдәй урыны юк. «Зур Идел» күргәзмәсе алдыннан китәргә мәҗбүр булдылар. Хуҗаларның таләбе шундый иде. Хәзер әнә, бу атнада - монда, икенчесендә - тегендә дигәндәй, чегән тормышында яшәүләре - бөтен кирәк-яраклары үзләре белән.
Быел әле Арт-галереяга да бойкот ясамакчылар икән. «Башка елларда коммерциясез оешма буларак ташлама ясыйлар, кеше башына түзәрлек күләмдә түләү чыга иде. Соңгы ике елда аренданы күтәрделәр, бернинди дә ташлама юк. Былтыр 7000 сум өстән чыкты. Нигә соң әле без әрәмтамакларны ашатырга тиеш?» - дигән фикердә алар. Нишлисең, безнең татарга һәрвакыт әнә шулай юрганыңа карап аякны сузарга өйрәтүчеләр табылып тора.
PS. Күргәзмә 20 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: