Шәһри Казан

«Изрәп ләззәт аласым килә»...

Илдар ӘХМӘТОВ тамашачыны халыкчанлыгы белән яраттырды. «Хисләргә бирелә идем мин» дип башланган җырчылык юлында шуңа да гел уңышлар гына елмаеп торды кебек. Һәрбер җыры үз тыңлаучысын тапты, гадилеге белән тамашачыны якынайта килде. Илдар үзенең альбомы белән дә, беренче куелган концерты белән дә мактана алыр иде. Мактанмый гына. Аның белән күрешеп...

- Мин бүгенге сәхнә эшчәнлегемнән канәгать, - ди Илдар, әңгәмәне башлап. - Иҗат өлкәсендә - үзем теләгән тармакта урынымны таптым, яратып эшлим. Аннан, нәселебездә бөтенесе дә һәвәскәр җырчылар булган гаиләдән бер мин генә профессиональ белем алдым. Бертуганнарым җыр юлына кереп китмәде. Абыем - нефтьче, апам - укытучы.
- Ә сине җыр сәнгате үзенә ничек тартты?
- Мәктәптә математика, химия, биология кебек фәннәр минем өчен җан газабына әверелә иде. «Дүрт»легә укырга тырышсам да, әлеге фәннәрдән «өч»ле ияртеп кайткан чаклар да булмады түгел. Шуңа мәктәптә чакта ук җиңелрәк, әлеге төгәл фәннәрдән ераграк тармак эзләдем. Тавышым ярдәмгә килде дисәм дә була.
- Тукай районы Боерган авылында калган балачак хатирәләре «дүрт»ле, «биш»ле белән генә бәйле түгелдер инде?
- Әллә нинди зур этлекләр эшләмәдек кебек үзе. Шул клубка чыгар алдыннан күрше бакчаларына алмага керә идек инде. Кеше бакчасының алмасы үзеңнекенә караганда тәмлерәк була бит ул... Шуны кереп алып чыгабыз да капка төбенә өелгән бүрәнәләр өстенә менеп утырып, кызлар белән үртәшә-үртәшә ашыйбыз. Эләккәләгән чаклар да, өстебезгә чиләге белән салкын су койганнары да булды... Ә болай эшләп үстек. Ул вакытта авылда печән проблемасы бар иде - Кама елгасының утрауларына көймә белән чыгып, печән хәстәрли идек. Аның файдасына караганда зыяны күбрәк булгандыр инде...
- Булачак җырчының авыр балачагы...
- Юк инде, балачак һәркемнеке матур була торгандыр. Эшләп үстек, әмма балачак бәхетле булды, Аллага шөкер. Аннан Әлмәткә музыка училищесына укырга кердем, аны тәмамлауга Казанга консерваториягә юл тоттым.
- Казанга башка сәбәп алып килгән ич сине?
- Әйе инде. 2005 елда мин «Барс Рекордс» компаниясе оештырган кастингка катнашырга Чистай шәһәренә барган идем. Җырладым, анкета тутырдым да кайтып киттем. Ә анда телефон номерлары да калдырырга кирәк иде. Мин дә кәрәзле телефон, авылныкын, Әлмәттәге тулай торак вахтасының номерларын калдырдым. Кайтуыма кәрәзле телефонымны югалттым, авылны Чаллы шәһәренә куштылар да, андагы номер да үзгәрде... Беркөнне тулай торактан чыгып барганда, вахтага - телефонга чакырмасыннармы. Бу Казаннан, шундый-шундый компания, сезнең белән килешү төзибез, диләр. Ә мин училищены тәмамлап йөри идем инде. Казанга килүгә, «Барс Рекордс»ка эшкә урнаштым һәм шул ук елны консерваториягә - Эдуард Туманский классына академик вокал буенча укырга кердем.
- Академик вокал белән эстраданы шулай бер җепкә тезеп буламы ул?
- Ә нишлим соң? Казанда беркемем юк, яшәргә акча кирәк. Миңа консерваториядәге укуым бик ошый иде, аеруча Зилә Сөнгатуллинага зур рәхмәтле мин. Ул консерваториядә миңа һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләрен биреп килде. Ә театраль рольләр башкару минем өчен һаман да хыял булып кала бирә. Баш рольләр минеке түгел түгелен, әмма икенчел рольләрдә мин рәхәтләнеп уйнар идем. Әгәр тәкъдимнәр булса, мин шул юнәлештә калган да булыр идем. Ә тәкъдимнәр булмады.
- Эстрадада үз урыныңны тиз таптым дип саныйсыңмы соң?
- Эстрадада кем көчлерәк, кем әрсезрәк - шул әйбәтрәк яши. Миндә исә әлеге сыйфатлар бар, әмма алар үз дәрәҗәсендә көчле түгел. Акрынлап күтәрелдем. Мине гади, аралашырга җиңел дип бәялиләр. Сертотмас үрдәк тә түгелмен.
- Сәнгатькә нинди бәя бирер идең?
- Безнең сәнгать түбәнгә тәгәри. Кайвакытта концерт оештыручы администраторлардан да, бу эштән китәсе килә, бөтен нәрсә бер төсле, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Алар да шушы сүзне әйткәч инде... Мин дә кайвакыт шундый халәт тоям - консерваториядә укыган чакта театраль рольләр башкару искә төшә. Анда уйный идем дә, башкарып чыккач, эчтә ниндидер ләззәтләнеп бушанып бетү тойгысы туа иде. Шул халәттән берара изрәп йөрисең. Җыр сәхнәсендә исә чыгып җырлыйсың, ә менә йөрәктәгесен әйтеп бетереп булмый, тойгыларыңны тулаем бирә алмыйсың димме... Һәм башка чыгып җырлыйсы килми. Менә шул вакытта икеләнеп тә каласың - дөрес бараммы соң мин? Балалар укытырга да барыр идем. Шул ук опера сәнгате юнәлешендә, әмма бит татар опера сәнгатенең киләчәге юк - балаларны юкка өметләндерәсе дә килми.
- Аңлавымча, эстрада ул синең «тәлинкәң» түгел?
- Юк, ул минем «тәлинкә». Әмма нидер үзгәртергә кирәк. Һәм ул иң беренче чиратта үз иҗатымнан башланырга тиеш.
- Гаиләле булу тарихыңны да ишетеп китик инде.
- 2009 елда, күрше авылга баргач, туйда булачак хәләл җефетемне очраттым. Башта дуслар булып йөрдек. Аннан берзаман «что-то не то» икәнен тоеп алмыйммы! Яннан җибәрәсе, аерылышып торасы килми дигәндәй... Вакыт җиткәндер, дидем инде.
- Абау, Илдар, кайда монда романтика?
- Миндә ул бөтенләй юк. Алай тезләнеп, чәчәк тотып, чык миңа кияүгә дия торган кеше түгел мин. Хатыным Ландышка очрашып йөргәндә чәчәк биргәнем дә булмады. Өйләнешкәч, концертта бирелгән букетны алып кайткан идем берчак. Анысын да мә, әниеңә бир, дип, малайга тоттырдым.
- Син сәхнә кешесе. Бер якта - кураж, бәйрәм, күңел ачулар, икенче якта - гаилә, хатын, бала дигәндәй... Үлчәүдәге кайсы як авыррак булып чыга?
- Күңел ачып утырганда да эчке сәгать суга башлый - җитте, өйгә кайтырга кирәк. Малай да тота. Ул бит өйдән чыгып киткәндә үк, кайчан кайтасың, дип кала, аннан телефонга шалтырата башлый: «Кайтасыңмы әле, бүген уйныйбызмы без?» Миңа гаилә ягы кадерлерәк. Гаиләдә кызыграк та, тынычрак та. Әле менә Исламга ноябрь аенда йә энекәш, йә сеңелкәш алып кайтырга җыенабыз. Кем булачагын махсус белешмәдек - сәламәт булса, шул җитә.
- Үзеңә ниләр телисең, дигән кабатланмас сорау белән әңгәмәне тәмамласак...
- Мин бик үзгәрүчән кеше - хәзер әйткән фикерем биш минуттан үзгәреп тә куярга мөмкин. Шуңа әллә нинди грандиоз планнар кормыйм да - ничек була, шулай була. Үз кәлиямнән әкрен-әкрен генә алга тәгәрәп барсам, шул җитә. Әле ул кәлия генә табылмаган...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: