Шәһри Казан

Кадерләрен белмәдек

Күренекле композитор һәм опера җырчысы Сара Садыйкова белән татарлардан беренче профессиональ режиссер һәм театр артисты, Мәскәүдә Муса Җәлил белән татар театр студиясен һәм театрын оештырган Газиз Айдарскийның тормышы Йосыф - Зөләйха, Таһир -Зөһрә, Ләйлә - Мәҗнүннәрнекенә охшаган. Нәрсәсе беләнме? Чык бөртегедәй саф мәхәббәтләре белән.

Театр кавыштырган бит аларны. Газиз белән Сараның бер-берсенә язган хатлары моңа дәлил. Алар үзләре сайлаган сәнгатькә, камиллеккә ахыргача турылыклы булып калган. Берсе - утыз биш яшьтә туберкулездан вафат булса, икенчесе - бүтән кияүгә чыкмыйча, гомер буе Газизенә тугры булып яшәгән.
Бүген кайберәүләр бу ике асыл затны белеп бетерми. Сәйдәш белән Сара Садыйкованы Софья Гобәйдуллина белән чагыштырып карарга да кирәкми. Бары Газиз Айдарский, Сара Садыйкова кебек талантларны үз вакытында күрергә, аларга дөрес бәя бирә белергә кирәк. Сара апа белән Газиз Айдарскийның нәсел тамырлары Яшел Үзән (элекке Төньяк Норлат) төбәгендәге Айдар авылына барып тоташкан. Газизнең Вәлитов фамилиясе, туган авылы хөрмәтенә, Айдарский псевдонимына әйләнгән. Сара Садыйкованың әтисе Гариф та Айдар авылыннан булган. Бу төбәктә күренекле якташларын онытмыйлар. Күгеш мәктәбендә Газиз Айдарскийның музее эшләп килә. Ул Буа-Апас төбәгендәге Тутай авылыннан Бибигайшәгә өйләнгән. Шуңа күрә, Сара Тутайда үскән. Анда Сара Садыйкова музее да бар.
Узган гасырның 60 нчы еллары башында Казан пединститутының ишеге төбендә ничектер Сара апаның кызы - күренекле балерина Әлфия Айдарская белән очрашуыбыз хәтеремә уелып калган. Ул әнисенең сәнгать тарихында хаклы бәя алырга тиешлеге турында борчылып сөйләгән иде.
Кайчандыр күз өстендә каш булган, Казан һәм Мәскәү сәхнәләрендә баш рольләрне башкарган Сара Садыйкованың онытыла барган исемен халыкка кире кайтаруда Казандагы «Спартак» комбинатында эшләүчеләрнең өлеше зур булды. Алар үзләренең Бауман урамындагы клубында «ат кебек» эшләүче Сараның тырышлыгын күреп алдылар да, клубка сыймый башлаган үзешчән артистларны җәйге ял паркларында, бакчаларда концерт күрсәтергә өнди башладылар. Халыкның зур икәнлеге шунда күренде. Илленче еллар азагында ук паркларга халык сыймый башлады. Халыкның күңеле уянды. Бюрократлар да йоклап ятмады. Алар кушуы белән, тулай тораклар янындагы җырлы биюләрдә катнашучыларны милиция белән куып тараттыралар иде.
Бу чорда Газиз Айдарскийны әллә ни искә дә алмыйлар иде. Аның хакында 2012 елны драматург һәм театр белгече Юныс Сафиуллин «Газиз Айдарский» дигән китап әзерләп бастырды. Шундый ук эчтәлектәге рус телендәге китап та дөнья күрде. Зур тырышлык белән чыгарылган бу хезмәт, ниһаять, Газиз Айдарский белән аның хатыны Сара Садыйкованың бөеклеген тану ул. Кызганыч, татарлар үзләренең бөек шәхесләренең кадерен соңга калып кына беләләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: