Шәһри Казан

«Калеб» биергә өйрәтә

Нәрсә ул татар халык биюе? Башка халыкларныкыннан ул кайсы ягы белән аерыла? Нинди тарихи этаплар кичергән? Халык биюе заманча була аламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Калеб» иҗат берләшмәсе үткәргән «Бию юлы» дип аталган класс-концертында белеп булачак.

Проектның сценарий авторлары – ике шагыйрә – Луиза Янсуар белән Йолдыз Миңнуллина.
– Җыр һәм бию ансамбле мине «Хәзинә» дигән проектка сценарий эшләргә чакырган иде. Нәкъ менә шул проект вакытында мин Алсу Мәгъсүмҗанованы очраттым. Ул анда Ак тәпи образын башкарды. Алсу минем күңелемә шулкадәр якын булып калды, без аны «Калеб»нең башка проектларына да җәлеп итә башладык. Дәүләт ансамбле фольклор материалларына нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәрләрен күрсәтәсе килү теләге быел туды. Беренче тапкыр аны татар яшьләре форумы вакытында үткәреп карадык. Ул бик зур кызыксыну уятты. Күргән кеше: «казанлыларга да күрсәтегез әле», – дип сорады. Без, шуны истә тотып, проектны кабатларга булдык, – ди Луиза Янсуар. 

Аның сүзләренчә, сценарий төзегәндә, иң кыены тән хәтерен сүзгә күчерү булган.
– Без барлык хәрәкәтләрне тәфсилләп кәгазьгә күчереп, режиссерыбыз Лилия Әхмәтовага текстны күрсәткән идек, «Абау, бигрәк күңелсез, ничек кызык итеп куярга инде аны», – димәсенме, – дип елмая шагыйрә.

Татар яшьләре көнендә куелган чараны Алсу Мәгъсүмҗанова белән Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров алып барган булса, бу юлы биюче кызга ярдәмгә Камал театры актеры Алмаз Гәрәев киләчәк. «Калеб» активистлары үз проектларына төрле иҗат әһелләрен җәлеп итү яклы.
– Төп басым бию аша рухны өйрәнүгә корылган булачак. Бию ул– физик хәрәкәт, тән хәрәкәте. Аң алдаса да, безне тән алдамый. Минемчә, милләтнең рухы, холкы, яшәү рәвеше дә бию аша чагылыш таба, – ди Йолдыз Миңнуллина. 

Тамашачы да сәхнәдә барган вакыйгаларны гына карап калмый, кичәдә үзе дә катнаша. Класс-концерт вакытында Самара татарларының данлыклы «Ярмәк вагы» бию алымнарын да үзләштереп булачак.

– Бу – йөзьеллык тарихы булган бию. Мин аны кайчандыр үзем башкардым. Ләкин барыбер самаралылар кебек эләктереп кала алмадым. Остазым Наил абыйга шулай дигәч, ул: «без кечкенә чактан ук, киртәгә тотынып, шул тыпырдауны өйрәнә идек», – диде. Гомумән, татар халык биюенең төрләре бик күп, – ди Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Класс-концерт 8 октябрь көнне 19.00 сәгатьтә Кариев театрында булачак. Билет бәясен дә, артистларга юл чыгымнарын каплау өчен генә дип, 200 сум итеп куйганнар. Шунысы мөһим, әлеге проект башка кабатланмаска да мөмкин, чөнки әлегә Кариев театры белән аның дәвамлы булуы хакында сөйләшү булмаган. Үзенчәлекле кичәне күрми калмагыз.

Максим ШАРЫГИН фотосы

Реклама
Теги: "Калеб"
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: