Шәһри Казан

Каләмле галәм - 2

Керфекләрең синең яшьле чакта ЗӨЛФӘТ Керфекләрең синең яшьле чакта, Яшьле чакта көнең, төнең, таңың, - Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин, Юатмакчы булып... бар дөньяны! Бер җылы сүз, бәлки, җитәр иде... Юатуга җаның мохтаҗ чакта, - Мин, кешелек җанын юатыйк, дип, Лаф органмын, тинтәк, һәрбер чатта, Керфекләрең синең яшьле чакта... Ут якканмын...

Керфекләрең синең яшьле чакта
ЗӨЛФӘТ
Керфекләрең синең яшьле чакта,
Яшьле чакта көнең, төнең, таңың, -
Мәйданнарда шигырь сөйләдем мин,
Юатмакчы булып... бар дөньяны!
Бер җылы сүз, бәлки, җитәр иде...
Юатуга җаның мохтаҗ чакта, -
Мин, кешелек җанын юатыйк, дип,
Лаф органмын, тинтәк, һәрбер чатта,
Керфекләрең синең яшьле чакта...
Ут якканмын галәм җылытам дип,
Керфекләрең синең яшьле чакта, -
Ялгыз гына син туңгансың янда,
Тәрәзләре бозлы төнге йорттай...
1975

Реклама

Мөдәррис. Мөдәррис абый. Мөдәррис әкә. Мудрый. Әгъләм... Якын дусты Зөлфәт заманында аңа багышлап мондый эпиграмма язган иде:
Тынды тәнкыйть... Тик бер исем исән,
Тик бер исем калды истә:
- Мөдәррис!
- Мөдәрриснең!!
- Мөдәррискә!!!
- Мөдәррисне!!!!
- Мөдәрристән!!!!!

Инде Зөлфәт тә юк арабызда, Мөдәррис Әгъләмов та. Исән чакларында аларга ничек кенә дәшсәк тә, аларны ничек кенә атап йөртсәк тә, әлеге ике дус, ике ахир күңел түрләребезгә олуг шагыйрьләр булып кереп калды. Бу елның 13 октябрендә Татарстанның халык шагыйре, республиканың Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Мөдәррис Зөфәр улы Әгъләметдиновка 66 яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса...
1992 елның март ахырларында, Язучыларның Г.Тукай исемен йөрткән клубында ниндидер уңай белән барган бер җыелыш вакытында, Мөдәррис әкә алдан әзерләгән тугыз соравыма җәһәт кенә язма җавап биргән иде. Кайбер җаваплардагы фикерләр бүген дә актуальлеген югалтмаган. Әлеге әңгәмә - сезнең хозурыгызда.

«Империячел сәясәт беркайчан да талантны танымады...»
- Мөдәррис абый, әйтик, син Татарстанның Президенты ди. Җөмһүрият халкынын тук вә бәхетле яшәве өчен иң әүвәл Син нәрсә эшләр идең?
- Беренчедән, мин беркайчан да Татарстанның Президенты булмаячакмын, чөнки минем үзем алынган кирәкле, мөһим эшем бар. Икенчедән, мин хәзергә үзебезнең Президентыбызның кылган гамәлләреннән разый. Киләчәктә дә шулай булса иде, Ходаем!
- Ничек уйлыйсың, шагыйрә хатын белән яшәү җиңелме, әллә шигырь-поэма язумы?
- Миңа бу фани дөньялыкта төрле кешеләр белән аралашып яшәргә туры килде. Әгәр дә инде бергә-бергә ярдәмләшеп яшәргә туры килгәне шагыйрә икән, ул бит әле беренче укучы, беренче тыңлаучы да.
Кайбер шигырь-поэмалар бик җиңел языла, кайберләре бик авыр... Шагыйрә хатын (Нәҗибә Сафина. - Л.Л.) белән яшәү дә шулай, ул язганда, яшәү бик җиңел, ул яза алмый интеккәндә, миңа да җиңел түгел.
- Күптән түгел генә чит илдә Синең миллионер кардәшең вафат булды дип гөман кылыйк. Үзенең барлык байлыгын ул Сиңа васыять иткән, имеш. Ләкин бер шарт белән: син шул чит илдә яшәргә тиеш!
- Аллага шөкер, миңа үз туфрагымда халкыма файдалы булып яшәп, файдалы кеше булып үләргә язган икән! Шаяруларны читкә куеп әйтсәм:
Без барабыз еллар, чорлар аша,
Яңгыратып һәммә тарафны.
Иле белән кеше мәртәбәле,
Иле белән кеше канатлы...

- «Шигырьне Мөдәррис көн-төннең теләсә кайсы вакытында, теләсә кайда яза ала», - дигән сүзләр йөри. Монда бераз гына булса да хаклык бармы?
- Бар. Чөнки, дөнья кага-суга йөртә торгач, төрле шартларда эшләргә күнектем. Вакыты белән кәгазь-каләмсез дә эшлим: күңелдән генә язам. Соңыннан кайсыдыр матбугатта бастырырга кирәк булганда гына ак кәгазьгә күчерәм. Әлбәттә, бу минем мактанырлык сәләтем түгел, дөнья мине шул көнгә калдырды. Миннән соңгыларга мондый «бәхет» язмасын иде.
- Ниндидер могҗиза нәтиҗәсендә, Син Тукай белән очраштың ди. Хәл-әхвәл алышканнан соң, әңгәмәгез ни хакында барыр иде дип уйлыйсың?
- Мәктәпләр-мәдрәсәләр турында. Һәм мин, акланырга бер кәлимә сүз дә таба алмыйча, башымны иеп торыр идем. Әгәр дә чынлап торып очрашсакмы? Йөрәгем ярылыр иде...
- Синең улың Идел исемле. Ни өчен нәкъ менә - Идел?
- Чөнки аңа әтисе Идел исеме кушкан. Ул бу исемне бик тә яраткан булгандыр.
- Үзеңдә нинди кимчелекләр бар дип уйлыйсың?
- Иң зур кимчелегем - яши белмәү, үземә кирәген ала белмәү.
- Үз исем-фамилияңне йөрткән урам, мәдәният йорты, гәзит-журналханә булуын теләр идеңме?
- Хәзергә ул кайгым юк әле. Дәүләтчелегебез тернәкләнеп аякка басса, миннән соң үзләре карарлар...
- Мөдәррис абый, хәзерге көндә Сине борчыган мәсьәлә нәрсә?
- Империячел сәясәт беркайчан да талантны танымады. Безнең Татарстан - талант. Талант ул - байлык. Әнә шул байлыкны ычкындырырга теләмиләр. Әмма, ышанам, танырга мәҗбүр булачаклар!


Юлда
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН
(1989 елда Кукмара районының
Татар Толлысы авылында туган.)
Күрәзәче карчык әйтте миңа:
Йөрәгеңдә күрәм кара ярчык.
Газинур Морат

Юк, түзмичә түгел, арып түгел,
Болай гына күккә карадым!
Аллам! Сине онытмыйча гына
Күзләр баккан якка барамын.

Яфрак-яфрак көннәр коелалар,
Әүвәл - иңгә, аннан - иңемнән.
Аллам! Барыр сукмагым тармы соң? -
Һаман олы юлга чигенәм.

Җаным урын тапмый тәндә, бәгърем
Гүя пычак белән кырылган...
Аллам! Берәр нәрсәм каламыни? -
Барган саен артка борылам.

Әүвәл - чәчкә, аннан - чәчләремнән
Тамчы-тамчы булып көз тама.
Аллам! Барыйм әле, барыйм, яме,
Күзләремне генә каплама...
(Яшь язучылар иҗаты тупланган «Ак юл» дигән җыентыктан.)

Туган көннәр - октябрьдә, котлап алыйк, әйдә, бергә!
17 (1939) - Әхмәт САТТАР, шагыйрь.
17 (1945) - Роза ТУФЕТУЛОВА, прозаик.
18 (1947) - Юныс САФИУЛЛИН, драматург.
19 (1941) - Рәүф ИГЪЛАМОВ, театр белгече, тәнкыйтьче.
20 (1956) - Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА, прозаик.
22 (1960) - Мирһади РАЗОВ, шагыйрь.

«Көн кадагы»
Газета сүзе ил гизәр.
Татар халык мәкале
10 октябрьдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев җитәкчелегендәге бер төркем язучылар - Мөдәррис Вәлиев, Фарсель Зыятдинов, Фәйрүзә Мөслимова, Дания Гайнетдинова, Йолдыз Шәрәпова һәм Нәкыйп Каштанов Спас районының Көек авылында һәм Болгарда булып, күренекле язучы, әкиятче, шагыйрь, җәлилче Абдулла Алиш (1909-1944) рухын яд итүгә багышланган очрашуларда катнашты. Болгарда узган тантаналы әдәби-музыкаль кичәдә әлеге каләм әһелләренең барысы да, шул исәптән А. Алиш исемендәге премиянең быелгы лауреаты, шагыйрь, прозаик, табиб Нәкыйп Каштан һәм Алишның кан кардәшләре - журналист Азат Сөнкишев белән Гайшә Сөнкишева да чыгыш ясады. Кунакларны Спас муниципаль район хакимияте башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаев шәхсән үзе каршы алды һәм озатып йөрде.
* * *
Ут күршеләр - Татарстан белән Башкортстан китап нәшриятлары инде менә ничәмә-ничә еллар бергә дустанә һәм иҗади мөнәсәбәттә яши: алар, үзара килешеп, үз республикаларында иҗат итүче күренекле әдипләрнең җыентыкларын, алмашып, китап итеп чыгаруны күркәм бер гадәткә әйләндерделәр. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында безнең тамашачыларга «Әстәгъфирулла», «Кызлар килде авылга», «Ничек кияүгә чыгарга?» исемле спектакльләр аша таныш булган башкорт драматургы Наил Гаетбаевның «Комедияләр» китабы (кереш сүз авторы - Д. Салихов) дөнья күрде. Тиздән Башкортстан китап нәшриятында танылган татар драматургы Данил Салиховның да китабы басылып чыгачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: